Алабуга нуры

Алабуга хатын-кыз җитәкчеләренең яраткан шөгыльләре

Бу хатын-кызлар карьера һәм гаиләне уңышлы берләштерә, шул ук вакытта яраткан шөгыльләре өчен дә вакыт таба. Алабуга хатын-кыз җитәкчеләренең көтелмәгән хоббилары – безнең язмада.

Алабуга районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина:

– Бүлмә гөлләре, яшелчә үстерү белән кызыксынам. Тәрәзә төбендә помидор үсентеләрем бар инде. Хәзер генә ул төрледән-төрле сортлар бар, элек алай түгел иде. Әти белән әнинең Сочидан шифаханәдән кайтканда “үгез йөрәге” (“бычье сердце”) дигән сортлы помидор алып кайтканнары хәтеремдә. Соңыннан нәкъ менә аны үстерә башладык. Уңыш зур була, якыннарыма кәрзинләп бүләк итәм. Җир белән эшләгәндә, баш ял итә. Җир бөтен тискәре хис-кичерешләрне үзенә ала кебек, бушанып, җиңеләеп каласың. Гел кеше арасында, халык күз алдында булган кешегә җир, мунча кебек үк, хәл алырга, көчләрне торгызырга ярдәм итә. Утын да кисә алам, мунча да ягам, урманга барып, каен себеркеләре әзерлим. Җиләк-җимеш, гөмбә җыярга яратам. Чүпрәле камырдан пироглар пешерәм. Минем девиз: Бары тик үз-үзеңә өметлән”. Хуҗалык буенча мин эшли алмаган эш юк. Кечкенә чагымнан истә калган: мәктәптән кайткан вакытта, өйдә гел пирог исләре чыккан була иде. Әти-әниләр бик тырыш булды, эшләргә өйрәтте. Әлбәттә, барысына да вакыт җитми, әмма хуҗалык буенча эш, бигрәк тә үз йортыңда, теләсә кайсы сезонда табыла. Әйтик, кышын юлларны кардан чистартам. Физик эш тә кебек, шулай да ял итәсең. Моңа өстәмә эш дип карамыйм, минем өчен бу рәхәт.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова:

Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки мавыгуым һәм эшем тыгыз бәйләнгән. Кечкенәдән җырчы булырга хыялландым һәм, әлбәттә инде, музыкага һәм сәнгатькә булган мәхәббәтем һөнәремә – мәдәният өлкәсенә алып килде һәм минем язмышым булды. Һәр хатын-кыз кебек үк, матурлыкны яратам. Сәнгать, вокал, музыка белән генә түгел, мода белән дә мавыгам. Мәдәният авангардта булырга тиеш дип саныйм. Мәдәният үзенчәлекле төсмер бирә, һәм без, мәдәният хезмәткәрләре, “трендта” булырга һәм башкаларга да үрнәк бирергә тиеш. Концертларга йөрергә яратам, әмма эш күп булу сәбәпле, моның өчен вакыт аз кала. Кечкенә генә бер минус та бар – концертны мәдәният хезмәткәре күзлегеннән карыйм, ягъни бәялим. Һөнәри эшчәнлегем аркасында мин аны гади тамашачы күзлегеннән карый алмыйм. Һәр концертның ниндидер җитешсезлекләрен яки, киресенчә, уңай моментларын аерып анализлыйм. Моннан тыш, ашарга пешерергә яратам. Бервакыт миннән яраткан кухнягыз нинди, дип сораганнар иде, әлбәттә, әнинеке, шулай ук япон кухнясы дип җавап бирдем, чөнки миңа диңгез продуктлары бик ошый. Әнием бик яхшы әзерли. Кайчагында гадәти булмаган ризык әзерләргә вакыт җитми, шуңа күрә тиз һәм тәмле дә итеп пешерүне өстен күрәм.

Әлфирә Әкбәрова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры:

Буш вакытым бик аз була. Әмма квалификацияне югалтмас өчен, мин балаларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү белән шөгыльләнәм – аларны инглиз теленә өйрәтәм. Алабугада полилингваль мәктәп ачыла, аның турында мин 1990 елдан бирле хыялланган идем, һәм балаларга бу мәктәптә белем алу өчен телне өйрәнергә ярдәм итә алуыма бик шатмын. Һәр кеше кимендә өч тел белергә тиеш дип саныйм. 1984 елда мин Чаллы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли башладым, немец теле дә укыта идем. Инглиз телен камил беләм дип, ышанып әйтә алам, чөнки аның өстендә эшлим. Тик авыл мәктәбеннән соң чит телләрне өйрәнү җиңел бирелмәде. Медицина институтына укырга кергән вакытым да булды. Әмма беренче курста аллергия булуы ачыкланды, шуңа күрә медицина белән саубуллашырга туры килде. Чит телләр факультетына укырга керергә карар кылдым. Кыенлыкларны җиңәргә күнеккәнмен. Моннан тыш, хәзерге вакытта үзлегемнән кытай телен өйрәнәм. Бик катлаулы тел, әмма аны сөйләшү дәрәҗәсендә генә булса да өйрәнәсем килә. Әмма төп мавыгуым – хоккей. Мин “Ак Барс” җанатары. Бу минем яраткан командам, барлык хоккейчыларның исемнәрен беләм. “Ак барс” уйнаганда, уенны йә телевизордан, йә “Татнефть Арена”да карыйм. 6 һәм 8 мартта Түбән Камада “Нефтехимик” командасы белән уен булачак, һәм мин анда барачакмын, чөнки кызым 8 мартка хоккейга билетлар бүләк итте. Мавыгу көтмәгәндә барлыкка килде. Лениногорскида яшәгән вакытта, өйгә кайтканда гел боз сарае яныннан үтә идем. Шунда кереп, ничек уйнауларын да карый торган булдым. Хоккей кортында тынычланам, арыганлыгым да кул белән алып ташлагандай юк була. Уенны караудан алынган хис-тойгыларны сүз белән генә аңлатып булмый.

Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Елена Глинская:

Ике ел элек алмаз мозаикасы белән мавыга башладым. Кемдер аны алмаз чигү яки рәсем сәнгате дип атый. Асылда, бу кечкенә акрил стразалар, алар пинцет ярдәмендә өслеге җилем белән капланган киндергә (холст) ябыштырыла. Мондый җыелмаларны мин интернетта заказ биреп алам, арзанрак чыга. Бер җыелманың уртача бәясе, картинаның күләменә карап, 400 сумнан 1000 сумга кадәр тәшкил итә. Бер караганда, бу чигү кебек үк, ләкин башкаруда күпкә тизрәк. Минем беренче эшем зур булмаган икона иде. Аны бер сәгать эчендә башкардым. Бик ошады. Хәзер зуррак күләмле эшләргә тотындым. Иң зурларының берсе – 60ка 90 сантиметр зурлыгында Павлин. Аңа бер ай вакыт китте. Калганнары – 40ка 50. Хәзер эшли торган картинам – индеецлар белән бүреләр. Ни өчен нәкъ менә бүре? Күптән түгел ишеткәнемчә, бүре яман күздән саклый дип санала икән. Бу эш белән инде өч атна шөгыльләнәм, тиздән тәмамлармын дип уйлыйм. Ә гомумән, миңа күбрәк пейзажлар ошый. Башта сабырлыгым җитмәс дип уйладым, әмма бу бик тынычландыра икән. Аннан да бигрәк, шулкадәр мавыктыра, аерыла да алмыйча эшлисең. Вакыт аз, әлбәттә, кичләрен, кайчагында төнгә кадәр утырам. Хәзер минем хыялым – алмаз мозаикасы жанрында гаилә портретын ясау.

 

Алабуга муниципаль районының “Алабуга яңалыклар хезмәте” автоном учреждениесе директоры Людмила Губянова:

– Кул белән ни дә булса эшләргә – тегәргә, бәйләргә, үрергә, чигәргә яратам. Элек, буш вакыт күбрәк булганда, мех яки тукымадан йомшак уенчыклар тегә идем. Минем коллекциядә уенчык мәче, сыер бар. Бик күп өлгеләр сакланган. Хәзер материал кытлыгы да юк. Элек ясалма мехны иске бүрек яки туннан ала идек. Хәзер барысы да мулдан, әмма ... буш вакыт җитми. Мин кул эшләре буенча төрле түгәрәкләргә йөрдем. Бервакыт яшүсмерләр клубына килеп эләктем һәм мәктәптән соң шунда килеп, кул эшләре белән шөгыльләнә идем. Мәсәлән, бер көнне – рәсем ясау, икенче көнне – макраме (үреп эшләү) яки чигү һәм башкалар. Билгеле, хезмәт дәресләре буенча гел бишле билгеләре алдым. Өйдә тегү машинасы юк иде – барысын да клубта тектем. Әлегәчә моның белән мавыгам. Әйберләр текмим, әлбәттә, әмма күпләр көнләшерлек рюкзаклар теккәнем бар. Бервакыт джинс тукымадан рюкзак тегәргә хәл иткәнемне хәтерлим. Мәктәпкә барыр алдыннан төне буе йокламадым, әмма иртән дәресләргә яңа рюкзак белән киттем һәм үз эшемнән бик канәгать калдым. Бәйли дә беләм, әмма бу күп вакытны ала. Минем шунда ук соңгы нәтиҗәне күрәсем килә, сабырлыгым җитми. Уенчыкларымны, нигездә, туганнарымның балаларына бүләк итәм. Элек курчакларга кием-салым тегә идем – тулы бер гардероб. Әле дә киендереп тора торган бер курчагым саклана. Кайчагында аңа карыйм да, курчагым һава торышы буенча киенмәгән бит, дип уйлап, тун яки пәлтә кидертеп куям. Машина йөрү хыялы да бар иде әле. Ул, әлбәттә, тормышка ашты, дөрес, шунда ук түгел. Сеңелем белән бергә, машина йөртү хокукы алып, руль артына утырырга һәм шәһәр буйлап йөрергә хыялланганыбызны хәтерлим. Агымдагы елның февраль аенда машина йөртү стажыма җиде ел тулды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: