Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры район газеталарына язылды
2023 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу дәвам итә.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры, АМР Җәмәгать Советы рәисе Әлфирә Әкбарова:
− Әнием һәрвакыт вакытлы матбугатны укып барды, күп газеталар алдыра иде. Кайта-кайта укып барды, үзе дә эссе, хикәяләр, шигырьләр язып җибәргәләде. Мин дә газета-журналлар алам, татарча чыга торган «Алабуга нуры»ндагы язмаларны да укыйм. «Новая Кама»га без быел Җәмәгать Советы аркылы мөгаллимнәребез турында язмалар бирә башладык. Пенсионерларыбыз безгә рәхмәт әйтә, рәхәтләнеп газетага язылалар, без дә аларга булышабыз. Мәсәлән, Җиңү көненә дә бүләккә район газетасын яздырган идек. Хәзер алар безгә бик рәхмәтле, чөнки хезмәттәшләре, дуслары турында язмаларны укып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев