Алабуга нуры

Алабуга районы авылларында җиләк җыючыларның осталары яши

Болыннарда, урман аланнарында кып-кызыл булып җир җиләге өлгерде. Хәзер авыл җирендә иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе – җиләк җыю вакыты бара.

Кемдер җиләкне үзе өчен җыйса, башкалар аны сатып, үзләренә мул табыш ала. Һәр авылның үз җиләк җыю осталары бар. Син җиләккә җыенган арада алар инде бөтен җиләкле урыннарны айкап кайткан була. Без дә күп еллар җир җиләге җыю белән шөгыльләнүчеләргә — Алабуга районының Дөм-Дөм авылы халкына үз сорауларыбызны бирдек. Ни өчен бу авыл дисезме? Чөнки монда җиләк җыючыларның осталары яши, ярышып, бер-берсен уздырып эшли алар. Шушы авылда гомер итүчеләр әйтүенчә, Дөм-Дөм авылы җиләк-җимешкә, гөмбәгә бик бай. Анда җиләк-җимешнең ниндие генә юк! Каен җиләге, җир җиләге, бөрлегән...


Ландыш Галеева кыз чагыннан ук җиләк җыю белән шөгыльләнә. Җиләкне сатар өчен түгел, ә үзләре өчен җыя алар. Әле ничек җыйганнарын белсәгез... Чистартып һәм бары тик эреләрен генә.
«Кыз чагында ук әти әби янына — Мамадыш районы Козгынчы авылына алып кайтып куя иде. Ике су чиләге (10нар литрлы) каен җиләге җыеп кайткан чаклар булды. Аннары әти Лубян якларына алып бара башлады. Чаллыдан кунакка кайткан ике туганым Фәридә белән икебезне дүрт чиләк белән (10нар литрлы) калдырып китә иде дә, кич белән килеп ала иде, телефоннар да юк иде ул вакытта».
Ландыш Хәйдәр кызы әйтүенчә, алар хәзер Шүрнәк башы дигән урыннан җиләк җыя. Аны иренең әтисе күрсәткән булган. Җиләккә бару вакыты төрлечә, әмма күбрәк иртәнге якта — сәгать 6дан, яки кич белән — 7ләрдән соң, караңгы төшкәнчегә кадәр йөриләр. 
«Җиләк быел бик күп, эреләр, кып-кызыллар, авызга керәм-керәм дип кенә торалар. Җыярга һәр сезонда 6-7 тапкыр барабыз. Кышлыкка кайнатма, как ясыйбыз, туңдыргычка куеп туңдырабыз, киптерәбез. Тортларга да куям, киптерелгән җиләкне чәйгә дә салырга яратабыз. Кышкы суык көннәрдә җиләк кайнатмасы белән рәхәтләнеп чәй эчсәң, үзеңне җәй көнендәге кебек хис итәсең, хуш исе бөтен өйгә тарала, ә туңдырылганын эретеп ашасаң, әле генә җыеп ашаган кебек була. Шуңа күрә витамин чыганагын кыш буена җитәрлек итеп, күбрәк җыеп калырга тырышабыз».

 

 


Шунысы да бар, җиләк җыйган вакытта төрле вакыйгаларга юлыгырга мөмкин. Күпләрдән елан очравы турында да ишетергә туры килә. 
«Әлбәттә, 35 ел буена җиләккә йөргәч, төрлесе булды. Бер тапкыр шулай кыргый чиягә баргач (аның компоты бакча чиясенекенә караганда бөтенләй үзгә тәмлерәк була), кара еланга юлыктык. Ул вакытта кияүгә чыккан идем инде, беренче балам белән авырлы чагым. Тау башынарак менеп, чия җыярга дип кулымны сузган идем, күз каршында гына кара елан пәйда булды. Куркудан чиләгем бер якка очты, үзем икенче якка егылдым. Ирем мине шунда ук хастаханәгә алып китте. Ходай саклагандыр инде, сәламәтлегемә зыян килмәде. Җиләккә барганда читтән генә кабан дуңгызларын да күрергә туры килде. Бервакыт улларым җиләк җыеп, мотоциклда кайткан вакытта, артларыннан ата кабан дуңгызы куган иде. Үземнең ерактан гына ана поши белән баласын күргән бар».

Ландыш Галеевадан җир җиләгеннән кайнатма рецепты
25 литрлы кәстрүлгә 10 литр чистартылган җиләк салабыз, аның өстенә 5 литр шикәр комы салып болгатабыз. Шул килеш икенче көнгә кадәр калдырабыз. Болай эшләгән вакытта җиләктән сок бүленеп чыга.
Икенче көнне утка куеп, даими болгата-болгата, кайнатып чыгарабыз да, сүндерәбез. Өстендәге күбеген җыеп алабыз. 25-30 минуттан соң тагын 5 минутка утка куеп торабыз да, аннары кәстрүлне уттан алып, аны тастымал белән каплап куябыз. Җиләк үз җылылыгында пешеп бетеп суынгач кына банкаларга тутырабыз. Болай эшләгәндә, җиләк көрән төскә керми, ә матур алсу төсен саклап кала.

Земфира Сафина шулай ук җир җиләге җыю белән кечкенә чактан ук мавыга. Әнисеннән күреп өйрәнгән ул.


«Җиләкне һәр елны җыябыз, бер дә калдырган юк. Сөбханалла, быел җир җиләге шулкадәр мул! Бер урыннан чиләгеңне тутырып җыеп та аласың. Җиләкне үзебезнең яклардан җыябыз, иртә белән үк, малларны озату белән чыгып китәбез. Җиләк-җимешне, шул исәптән җир җиләген дә мин кайнатмыйча туңдыргычта саклауны хуп күрәм. Шулай витаминнары яхшы саклана. Минем уйлавымча, кайнатма ясаганда, аның барлык файдалы үзенчәлекләре юкка чыга. Ә туңдырып куйгач, кыш уртасында алып эретәсең, хуш исе, татлы тәме яңа гына болыннан җыеп алган җиләкнеке кебек була. Җир җиләгенең файдасы турында күпләр ишетеп белә инде. Ул иммунитетны ныгыта, С витаминына бик бай. Шулай ук аппетитны, хәтерне яхшыртуы, матдәләр алмашын, кан басымын көйләве мәгълүм. Җиләк җыймаган җәй бушка узган җәй кебек бит ул. Табигать биргән бу файдалы сыйны вакытында җыеп калырга кирәк», — дип сөйләде Земфира Сафина.
Алабуга районы авылларында менә шундый тырыш, уңган кешеләр яши. Кайсы белән генә аралашсаң да, һәрберсе нәрсә беләндер мәшгуль. Ә җиләк җыючыларның күплеге! Табигать биргән байлыктан файдалана беләләр. Дөрес әйтәләр, җәйнең тәме җиләктә шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: