Алабуга нуры

Алабуга районы табигате байый: урманда боланнар булачак

Алабугадан берничә генә чакрымда Нократның матур ярында нәзакәтле хайваннар — боланнар урнашты. Тимгелле болан, затлы болан һәм нәфис боланнар — «Нократ яры» ау хуҗалыгында яши хәзер.

Биредә боланнарны 2020 елда үстерә башлаганнар. Урыннар корылып, азык хәстәрләнә, 160 затлы боланнан торган беренче партия декабрьдә Калининградтан кайтарыла. Ау хуҗалыгы җитәкчесе Гөлнира Пестерникова әйтүенә караганда, аларны озак көткәннәр — шторм хайваннарны диңгез аркылы чыгарырга ирек бирмәгән. Кыйммәтле йөкне күчерүгә хәрби кичү алынган. Әлбәттә, хайваннарга махсус игътибар күрсәтелгән, аларны ашатканнар, эчерткәннәр, илнең икенче почмагыннан алып кайтуга 5 көн вакыт киткән. Диңгез, шторм, йөк машинасында баруны кичергәннәр.
Боланнарның бер өлешен фермада асрыйлар, аннары аларны тере табигатькә чыгарачаклар. Алар үзләшсенгә, азык мәйданчыклары булдыралар. Быел безнең урманнарга 25 тимгелле болан җибәрергә уйлыйлар. 
— Аларны юк итү белән шөгыльләнмибез, аучыларны, кагыйдә буларак шулай аңлыйлар да. Фазаннарны иреккә җибәрдек, ел саен 500әр үрдәкне табигатькә чыгарабыз. Алып кына калмыйбыз. Эре хайваннар өчен туклану урыннары ясыйбыз һәм артуларын күзәтәбез, быел бездә кыр кәҗәләре күп, элек алар монда беркайчан да булмады. Бүгенгә ау хуҗалыгында зур боланнарның саны 479, алардан быел 50 болан баласы туды, бер өлешен утарга куябыз, калганнарын, үскәч, табигатькә җибәрәчәкбез. Бик матур булганга, аларның баш санын меңгә хәтле арттырырга исәп.
Киләчәктә бу хуҗалыкта туристлык кластерын үстерергә планлаштыралар — парк булдырырга ниятлиләр, анда килеп, боланнарны табигый шартларда күрергә мөмкин булачак.
Хәзер боланнар кышкы утарларда тәрбияләнә. Биредә карантин зонасы. Нәсел көтүче ана боланнар һәм бәләкәйләре дә бар монда. Хайваннар көтүләре белән яши. Чакырылмаган кунакларны күрүгә, качалар. Мәһабәт сынлы олы боланнар утарның икенче ягына йөгерә. Бер генә көнлек нәниләр исә ышанычсыз тәүге адымнарын атлый. 
Җәйге урыннарының күләме зуррак. Анда боланнарның иреге чикләнмәгән диярлек. Эсседән качып торучы хайваннарны күрү өчен, безгә түземлек җыярга туры килде. Әйтергә кирәк, җирле климатны алар ярыйсы гына кичерә.
Ау хуҗалыгында хайваннарның төп төре — кабан.
— Соңгы берничә елда Россияне дуңгызларның африка чумасы дер селкетә, һәм без алга таба монда үзен уңайлы тоеп үрчергә мөмкин булган хайваннар төрен карый башладык. Ферма төзергә, анда боланнар үрчетергә, туристлыкны үстерергә булдык, бу хайваннар Татарстан, районыбыз табигатендә йөрсен. Барлык ниятләребезне тормышка ашырырбыз дип өметләнәм, — ди Гөлнира Пестерникова.
Мондый ферма булдыру аның балачактагы хыялын тормышка ашыру да булып тора. Бала чагында Гөлнира Наил кызы әбисе янына кайтырга яраткан, анда янәшәдә елга аккан, шунда кыргый кәҗәләр иртән су эчәргә килгән. 
— Балаларымның да, бирегә килүчеләрнең дә тере табигатьне күреп, аны тоюларын телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: