Алабуга нуры

Алабуга районында иң алдынгы сыер савучы — «Яңа Юраш» агрофирмасында

Алабуга районы Иске Юраш авылында гомер итүче Фәридә Вәлиева бер баш сыердан 8 мең 665 килограмм сөт сауган.

Алдынгы сыер савучы белән якыннанрак танышу өчен, Иске Юраш авылына юл тоттык. Авылга килеп кергәч, матур йортларның берсенең капка төбенә килеп туктадык. Биредә тырыш хуҗалар гомер иткәне әллә кайдан күренеп тора. Вәлиевларның ишегалдында, йорт эчендә дә чисталык хөкем сөрә. Йорт тулы гөлләр.
Иң алдынгы сыер савучы Фәридә Вәлиева тумышы белән Иске Юраш авылыннан. Егерме елдан артык "Яңа Юраш"та хезмәт куя, шуның җиде-сигез елын сыер савучы булып эшли. Бүген ул районның алдынгы сыер савучысы. Фәридә ханым бер баш сыердан 8 мең 665 килограмм сөт сауган. Ул һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешә, бәйгеләрдә җиңә. Иң яхшы сыер савучы исемен дә беренче тапкыр гына яуламый.
Фәридә ханым сүзләренчә, аның хыялы — тәрбияче булып эшләү булган. Хыялын тормышка ашырырга теләп, ул Түбән Кама шәһәрендәге урта белем бирү йортына укырга керә. Әмма язмыш башкача хәл итә... Авылда тәрбияче кирәк булмау сәбәпле, фермага эшкә урнаша. Шушы авылның тырыш егетенә кияүгә чыгып, ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Иртәнге дүрттә эшкә китү өчен, аңа сәгать ничәдә торырга кирәклеген чамалау кыен түгел. Иртәнге өчтән торырга туры килә аңа. Күнегеп беттем инде, ял иткән көнне дә шул вакытта торам, ди ул. Бүгенге көндә Фәридә ханым йөзгә якын сыер сава. Кичке савымга алар көндезге өчкә киләләр. Сәгать кичке җидедә кайталар. Сыер савуга якынча 2-2,5 сәгать вакыт китә икән.
— Эшемне, сөтлебикәләремне яратам. Җитәкчебез, коллективыбыз яхшы, һәр кеше бер-берсенә ярдәм итәргә генә тора. Хезмәт хакын вакытында биреп баралар.
Бүген сөт саву процессы нигездә механикалаштырылган булса да, сыер саву барыбер авыр хезмәт булып кала. Ул зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, сыерның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк.
— Һәр сөтлебикәнең үз холкы бар. Аларга яратып исемнәр бирәм: Йолдыз, Кояшкай, Ромашка һәм башкалар. Яшь сыерларга «кызым» дип дәшәм. Алар мине тавыштан таный. Малкайлар үзләренә яхшы мөнәсәбәттә булганны аңлый, ярата. Сыер сауганда җырлыйм, нәрсә дә булса уйлап чыгарып, иҗат итәргә яратам.
Хатын-кызның бит әле өендә эше җитәрлек. Ашарга пешерү, өй җыештыру, мал карау, бакча эшләре дисеңме, гаилә учагын саклау. Фәридә ханым бу эшләрнең барысын да бар күңелен биреп башкара, һәркемне ачык йөз белән каршы ала.
— Эшләрнең барысын да күңел биреп башкарам. Тормыш иптәшемнән уңдым, куллары алтын. Нәрсә генә эшли башласа да, җиренә җиткерә. Ә туганнарга килгәндә, алар безнең бик күп. Бөтен бәйрәмнәрдә дә бергә җыелабыз, бөтенебез дә бер-беребез белән яхшы мөгаләмәдә, дус.
Фәридә ханымның әнисе дә лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып, ә әтисе механизатор булып эшләгән.
— Укыган вакытта шәһәрдә яшәп калу теләге юк идеме соң? — дип сорыйм аннан.
— Шәһәрдә булганда, авылымны шулкадәр сагына идем. Авыл җирендәге киң йортыңны, бакчаңны шәһәрдәге фатирга алыштырырлык түгел инде ул, шуңа күрә андый уй башыма да кереп карамады, — дип сүзен йомгаклады Фәридә ханым.
Шулай итеп, эш яраткан кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Бүгенге көндә Фәридә Вәлиева эше белән куанып, киләчәккә матур планнар корып гомер итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: