Алабуга нуры

Алабуга шәһәр прокуратурасы алабугалыларга су янында үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә

Җәен коену чоры башлануга, гражданнарның су керер өчен җайланмаган урыннарда ял итүе аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Өлкәннәрнең генә түгел, балигъ булмаганнарның да сәламәтлегенә зыян килү очраклары ешая.

Алабуга шәһәр прокуратурасы алабугалыларга су янында үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә.
Шәһәр прокурорының ярдәмчесе, 3 класслы юрист Семен Гришин хәбәр итүенчә, 2020 елның 30 сентябрендәге Россиянең ЭЭМ боерыгы белән Россия Федерациясендә пляжлардан файдалану кагыйдәләре расланган.
Әлеге кагыйдәләр РФ су объектларында коену өчен махсус җайландырылган урыннардан (алга таба — пляжлар) файдалану тәртибен (алга таба — кагыйдәләр) билгели. Милегендә яисә РФ законнары буенча башка берәр закон нигезендә, пляж җиһазландыру һәм эшләтү өчен җир өлеше булган юридик затлар, физик затлар, шәхси эшмәкәрләр (алга таба — пляж ияләре) һәм әлеге пляжларга йөрүчеләр өчен бу кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри.
Прокурор ярдәмчесе аңлатуынча, пляжлардан файдалануны оештыру Россия Федерациясенең су, җир, шәһәр төзелеше законнары, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген саклау турында РФ законнары таләпләрен үтәп башкарыла.
Пляж иясе су коену өчен бүлеп бирелгән акватория (алга таба — коену зонасы) чикләрен билгеләүне тәэмин итә. Балалар һәм йөзә белмәүче затлар коену зонасының махсус бүленгән өлешендә генә суга керә.
Пляжга йөрүчеләр түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:
- билгеләнгән урыннарда гына су коенырга;
- су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләре белән билгеләнгән таләпләрне үтәргә;
- пляж милеген һәм җиһазын бозуга юл куймаска;
- пляждагы вакыйгалар һәм су чыганакларындагы гадәттән тыш хәлләр турында кичектергесез хезмәтләргә, коткаручыларга хәбәр итәргә.
Пляжга йөрүчеләргә түбәндәгеләрне эшләү тыела:
- коену зонасын һәм пляж урынын пычрату һәм чүпләү;
- пляж җиһазын һәм коткару чараларын башка максатта куллану;
- коену рөхсәт ителми дигәнне аңлата торган кызыл (кара) әләм күтәрелгәндә, су коену;
- коену зонасы чикләрен күрсәтеп торган калкавычлардан ары йөзү;
- йөзү өчен билгеләнмәгән нәрсәләрдә (чараларда), шул исәптән, такта, бүрәнә кебек әйберләрдә йөзү.
- калкавычларны йолкып алу яисә батыру, коену зонасын билгели торган киртәләр урынын алыштыру, махсус җайланмаган корылмалардан суга сикерү;
- пляжга үзең белән, начар күрүче кешеләрнең этләреннән башка хайваннарны алып килү;
- шул максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда спорт уеннары; 
- суда коенучыларны чөю, суга чумып тотып алу белән бәйле гамәлләр;
- ялган хәвеф белдерүләр;
- йөзә белү-белмәүләренә карамастан, балаларны караучысыз калдыру.
Моннан тыш, шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганнарны һәм аларның ата-аналарын РФ законнарында каралган җаваплылык турында кисәтә.
Шулай итеп, җайланмаган урында су коену ачыкланган очракта, ТР ҖК 3.10 маддәсе нигезендә тәртип бозучыларны: гражданнарга бер мең сумнан бер мең биш йөз сумга кадәр; вазифаи затларга дүрт мең сумнан биш мең сумга кадәр; юридик затларга — кырык мең сумнан илле мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартулары мөмкин.
Закон белән шулай ук балигъ булмаган балаларны карау һәм тәрбияләү буенча бурычын үтәмәгән ата-ананы җавапка тарту каралган. РФ ҖК 5.35 маддәсенә яраклы рәвештә — кисәтү яисә йөз сумнан биш йөз сумга кадәр штраф.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: