Алабуга нуры

Алабуга шәһәрендәге бер йортта күршеләр сугышы

Берничә ай элек редакциябезгә Тукай урамы, 40 йортта яшәүче Бикмөхәммәтовлар гаиләсе мәрәҗәгать иткән иде.

Алар өске катта яшәүче күршеләре белән уртак тел таба алмауларына зарланды. Хатын-кыз даими рәвештә аларның фатирын суга батыра, кычкыртып музыка тыңлый, кунаклары тавыш чыгара. Әлеге вакыт эчендә Бикмөхәммәтовлар кая гына мөрәҗәгать итми, ләкин нәтиҗәсе булмый. Өстәвенә Тимергали Садретдин улы белән Людмила Александровна күрү буенча инвалидлар. Алар үз мәнфәгатьләрен яклый алмый гына түгел, хәтта чираттагы «су басуны» да бары тик тавыш буенча гына билгели ала. Су җыелып калмасын өчен, фатирларындагы тарттырылган түшәмдәге яктырткычлар инде сүтеп алынган.

— Кая гына мөрәҗәгать итмәдек, ләкин бернинди дә файда юк. Суд карары буенча безнең бу мәсьәләне башкарма комитет хәл итәргә тиеш иде. Әмма алар ярдәм итә алмады, участковыйның да әңгәмәләре нәтиҗә китермәде, — дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты Бикмөхәммәтовлар. 
— Күршебез янына шешәдәшләре килә, алар шау-шу куптара, музыканы кычкыртып тыңлый, ызгыша. Бу көндез генә түгел, төнлә дә була. Соңгы тапкыр әлеге хәл узган ялларда булды. Күрше хатын чираттагы тапкыр әти-әниемнең фатирын суга батырды. Мин аңа суны ябуын сорап мендем, ләкин нәтиҗәдә ул миңа йодрык белән ташланды, — ди кызлары Альбина.

Бу хәлләргә түзә алмагач, үз торакларын сату турындагы уйлар килә башлый үзләренә. Ләкин әлеге фатирда алар 37 ел яшиләр инде. Гаилә пары фатирда бик яхшы ориентлаша, бөтен подъезд күрү буенча инвалидлар өчен уңайлы мохиткә яраклаштырылган.
— Күршебезгә бу фатир мәрхүм иреннән мирас булып калган. Ул элек мондый түгел иде, гаиләсенә кайгы килгәч эчә башлады, — ди Бикмөхәммәтовлар.
Сүз уңаеннан, хатын-кызның мондый рәвештә тормыш алып баруы әлеге подъездда яшәүче башкаларга да комачаулый икән. Бикмөхәммәтовларга хәбәрче килүен ишетеп, бу хәл турында сөйләр өчен тиз арада җыелганнар. Күптән түгел монда фатир сатып алган бер хатын-кыз күченүе турында бик нык үкенүен белдерде, чөнки керү ишеген даими шапылдатып ябу һәм ызгышулар аңа ял итәргә ирек бирми.

— Беркем дә безнең подъездны җыештырырга теләми бит. Элек мин үзем җыештырдым, әмма даими пычраклык бөтен теләгемне юкка чыгарды, − дип өстәде икенче хатын-кыз.
Өченче күршеләре дә күрү буенча инвалид, мондый хәлләр берәүгә дә шатлык китерми, дип шәрехләде. Даими стресс хәлендә яшәргә туры килә, ди ул.
— Күптән түгел генә фатирларыбызда тараканнар барлыкка килде. Өметебез сүнде, нәрсә эшләргә белмибез, — ди яшәүчеләр.

Шау-шулы күршеләр проблемасы белән бик күпләр очраша. Әгәр мәсьәләне тыныч кына хәл итеп булса, бик яхшы. Тукай урамындагы 40 йортта яшәүчеләргә нишләргә соң? Бу сорау белән без белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Белгечләр киңәше

РФ Юристлар ассоциациясе әгъзасы, юрист Равил Салихов:
— Шау-шулы күршеләр проблемасы күптән бар, шуңа күрә алар белән көрәш методлары норматив-хокукый актларда чагылыш тапкан. Кешеләрнең шау-шулы эшчәнлеген чикләү максатларында "Тынлык турында«гы Федераль Закон кабул ителгән. 
Күрсәтелгән законнан тыш, өске катта яшәүче күршеләр даими рәвештә тавыш чыгарган очракта, түбәндәге закон нормалары ярдәм итәчәк: РФ Торак кодексының 35 маддәсендә язылганча, мондый күршеләрне суд карары нигезендә фатирдан чыгарырга мөмкин. Ләкин әлеге норма буенча фатирда яшәүчеләрне генә чыгарып була, фатир хуҗасын тораксыз калдырырга ярамый. Гомумән алганда, бу маддә торак урыныннан максатчан файдаланмауны күрсәтә. РФ Гражданнар кодексының 293 маддәсе фатирның шау-шулы хуҗасыннан арынырга ярдәм итә. Әмма моның өчен җитди сәбәпләр кирәк. Өстәвенә, бу хокуктан ялгыз гына файдаланып булмый. Бу эштә йортта (подъездда) яшәүчеләрнең күбесе катнашырга тиеш.
Шау-шулы күршеләр өстеннән гаризаны участковыйга шәхсән барып яки почта аркылы тапшырырга мөмкин. Иң яхшысы күмәк мөрәҗәгать итү. Булган хәлләрне гаризада тәфсилләп тасвирларга, ике нөсхәдә бастырып, кабул итү турында тамга куеп, икенчесен үзеңә калдырырга кирәк.
Тикшерү органнары (полиция, участоковый, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе) тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча бернинди дә ярдәм булмаган очракта, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була. Гариза ирекле рәвештә төзелә, иң мөһиме булган барлык мәгълүматларны беркетергә, алар исәбендә тикшерү органнарына шалтырату вакыты, кабул итү турында тамга булган язмача мөрәҗәгатьнең икенче нөсхәсе.
Әгәр шау-шулы күршеләр белән көрәштә полиция дә ярдәм итә алмаса, судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу чара нәтиҗә китерсен өчен, кулыгызда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
— полиция яисә участковыйда теркәлгән берничә мөрәҗәгать;
— тавыш үлчәмнәре, видео һәм аудио язмалар;
— шаһит булган күршеләрдән күрсәтмә.

Надежда Назарова, Алабуга эчке эшләр бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча инспекторы:
— 10 ай эчендә Алабугада гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыгын бозган өчен ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.8 маддәсе буенча йөздән артык беркетмә төзелгән. Аның буенча:
— төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозучы гражданнарга — кисәтү яки биш йөз сумнан алып бер мең сумга кадәр, вазифаи затларга — биш мең сумнан алып ун мең сумга кадәр, юридик затларга — егерме мең сумнан илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына.
— шул ук гамәлләр ел дәвамында кабат кылынган очракта, гражданнарга бер мең ярым сумнан ике мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — унбиш мең сумнан егерме мең сумга кадәр, юридик затларга — алтмыш мең сумнан алып җитмеш мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына.
Шуңа күрә, әгәр күршеләрегез төнлә (эш көннәрендә сәгать 22.00дән 6.00гә кадәр, ә ял көннәрендә һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә — сәгать 22.00дән 9.00гә кадәр) тавышланса, полиция хезмәткәрләрен чакыртыгыз, аларга административ беркетмә төзеләчәк.

Рузилә Казанцева-Әхмәтшина, психолог:
— Иң башта, хәлләренә керәм. Кеше шау-шу шартларында яши һәм ял итә аламы? 
Гамәлләре комачаулаган «тынгысыз» күршеләргә моны ничек дөрес итеп җиткерергә? Барысы кешенең индивидуаль үзенчәлекләре һәм тавышның сезгә ни дәрәҗәдә тәэсир итүенә бәйле. Кайберәүләргә билгеле бер күләмдә тавыш булмаса, ял итү дә уңайлы түгел. Ләкин «нервларга тәэсир итә торган» ярсыткыч турында сөйләсәк, бу мәсьәлә нәкъ менә стресска карата чыдамлылык, зирәклек һәм үз фикереңне җиткерә белүдә чагыла. Конфликтны хәл итүнең кыска юлы — ике тарафның да килешүе. Күршеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен түбәндәге адымнарны башкарырга мөмкин:
— барып сөйләшергә, тик җәнҗал куптармаска. Бәлки күршеләрегез тавыш ишетелгәнен белмидер, һәм шуңа күрә сезгә бернинди дә зыян китермим дип саныйлардыр. Әгәр сез кычкыра башласагыз, берничек тә килешеп булмаячак;
— әгәр берни дә барып чыкмаса — гафу үтенмәсәләр һәм шау-шуны бетерергә сүз бирмәсәләр, күршеләр сезнен мөрәҗәгатьне үти аламы-юкмы икәнен ачыклагыз. Мәсәлән, әгәр алар фатирда ремонт эшләрен алып барса, ярты юлда туктата алмыйлар бит. Бу очракта билгеле бер вакыттан соң тавышланмауларын сорагыз;
— әгәр күршеләр сезгә комачау иткәннәрен аңлый, ләкин тавыш чыгармау мөмкинлеге булып, моны эшләми икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәҗрибәмә таянып әйткәндә, бу нәтиҗә бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: