Алабуга таксиенда гарәп әкияте
Туган Египетын, гаиләсен, эшен ташлап, Алабугага килеп урнашырга бары тик ахмак яки гашыйк кеше генә сәләтледер...
Алабугада пассажир ташучы таксистлар арасында үз клиентлары белән эчкерсез һәм күңелле әңгәмә кора алучылар бик сирәк очрый. Күпләре - үтә дә арыган яки артык җитди кешеләр.
Менә көннәрдән беркөнне миңа Әхмәт әл Шазли машинасына утырырга туры килде. Урыс телен инглиз теле белән катыштырып, әйтәсе килгән кайбер сүзләрен кул хәрәкәтләре белән аңлатып, киң сөйкемле елмаюы белән үзенә җәлеп итеп, тәгәрмәчләрнең бер көйгә ипле генә келтерәве тавышы астында таксист кызыклы гына әңгәмә башлады. Салонда гаять рәхәт бер мохит: әйтерсең, син таныш Алабуга урамнары буйлап түгел, әйтик, Кызыл диңгез яры буйлап отельгә барасың... Ике ел элек Әхмәт нәкъ шундый эш белән шөгыльләнгән. Таксида шофер булып эшләгәндә алабугалы Зарина белән танышкан да. Бик тә матур һәм акыллы Зарина аның белән кунакханәдән пляжга берничә тапкыр баруда Әхмәтне гашыйк итеп тә куйган (аралашу, әлбәттә, инглиз телендә барган).
Заринаның Египетта каникуллары тәмамланыр алдыннан Әхмәт озатып калыр һәм саубуллашыр өчен кунакханә ишеге төбендә аны көтеп төн уздырган. Аннан соң Интернет аша озакка сузылган хат язышулар дәвам иткән. Әхмәт урыс телен өйрәнгән. Күпмедер вакыттан соң, ниһаять, ул сөйгәне артыннан чит илгә юл тоткан.
Алар туйны Алабуга ЗАГСында билгеләп үтә. Әхмәт нинди дә булса эшкә (машина йөртүче булса да ярап тора) урнашу максатыннан бик озак документлар артыннан йөри. Ә ул үзе югары уку йорты дипломы буенча коммерсант). Алабугага килгәч, мондагы милли ризыкларны әзерләргә өйрәнә, ә кунакларын гарәп ашлары белән сыйлый.
Әмма гаилә тормышы кайчак син дигәнчә генә бармый шул. Тормыш мәшәкатьләре аркасындамы, һәркайсының үз менталитеты гаеплеме, араларында еш кына бәхәсләр туып, алар аерылышырга гариза бирә.
Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, рәсми аерылышу аларны тагын да ныграк якынайта: без аның белән ун минут сөйләшеп торган арада алар өч тапкыр хәбәрләшеп алды. Әхмәт Заринадан нинди дә булса сүз яки җөмләне ничек дөрес әйтергә кирәклеген сорап куйса, Зарина аның нәрсә белән шөгыльләнүен, кайчан очрашачакларын төпченде.
Туган җир һәркемне үзенә тарта шул инде. Сөйләшү барышында Әхмәт зурдан-зур Каһирәне чиста диңгез суларын бик сагынуын җиткерде. Шул ук вакытта ул Алабуганы үз итүен, бу шәһәр өчен нәрсә дә булса эшлисе килүен әйтте. Тик монда халык еш эчә дип зарланды ул. Әхмәт 30 яшькә җитүенә карамастан, безнең шәһәргә килгәнче хәмерне татып та карамаган булган. Кешеләр монда, үзләре яхшы, киң күңелле булсалар да, ни сәбәпледер һәрвакыт җитди, төмсә, сирәк елмаялар, ди ул аптырап.
Гарәп егете белән алабугалы Зарина арасындагы бу мәхәббәт тарихы озак вакыт баштан чыкмый йөрде. Безнең арада да мәхәббәт хакына илен, эшен, туган төбәген ташлап китүчеләр бардыр әле бәлки?
Налия Касыймова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйкБүген - Татарстан матбугаты көне.6600
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.15400
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.15300
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.11600
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.11600
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.11500
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.11300
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.11200
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.10600
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.10200
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.9900
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.9600
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.9300
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.9300
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.9300
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.9200
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8600
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.8600
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.8300
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8300
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.7500
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.6900
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.6800
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.6600
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.6300
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.6200
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.6100
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.5900
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.5800
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.5500
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.4900
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4500
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4400
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика