Алабугада Балаларны яклау көне үтте
Бу көнне малайлар һәм кызлар, аларның әти-әниләре рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, ярышты һәм бер-берсе белән аралашты. Күңелле музыка һәм балаларның шат тавышлары шәһәр урамнарына гына сыймады - алар төрле-төсле шарларга әверелеп күккә - кояш һәм кошлар янына ашкынды.
Бәйрәм шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында башланып китте. "Ползункилар ярышы"нда иң кечкенә алабугалылар катнашты. Әле үрмәләп кенә йөрүче сабыйларның бу ярышы "Универсиаданы каршылап" дип аталды. Универсиаданың ни нәрсә булуын белмәсәләр дә, кечкенәләр җан-фәрман тырышты. Иң өлкән спортчыга - 11, ә иң кечкенәсенә - Эмиль Родионовка - 7 ай. Кечкенә спортчыга бүләкне район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина тапшырды. Калган катнашучылар да бүләксез калмады: Зөлфия Сөнгатуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Константин Макаров балаларның әти-әниләренә призлар бирде.
Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта да бәйрәм авазлары тынып тормады. Монда балаларның иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концертын карарга мөмкин иде. Балалар баллы күчтәнәчләр фестивалендә һәм асфальтта ясалган рәсемнәр бәйгесендә катнашты. Иң яхшы рәссамнар баллы приз - попкорн алды.
"Арарат" ресторанының концерт мәйданчыгында мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Бирегә килүчеләр өчен мастер-класслар оештырылды. Өлкәннәр һәм балалар монда үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясый алды.
Универсаль спорт мәйданчыгында да алабугалылар күп җыелды бу көнне. Монда спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, полиция бүлеге һәм шәһәр хакимияте хезмәткәрләренең җыелма командасы белән укучылар командасы арасында мини-футбол буенча матч очрашуы узды, 2001-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча I ачык турнир үткәрелде.
"Барс" яшьләр үзәге үз уен мәйданчыкларын оештырган иде. Алар бу көнне бар булган осталыкларын күрсәтте: пляж волейболы һәм футбол уйнады, төрледән-төрле бәйгеләр оештырды. Ә шахмат һәм шашка такталары куелган өстәл янына якын да килеп булмады: уйнарга теләүчеләр шулкадәр күп иде. Бу мәйданчыкта уйларга яратучылардан тулы бер командалар төзелде, аларның җанатарлары исә уйнаучылардан да күбрәк булды.
Әле күптән түгел генә мәйданда урнаштырылган универсаль уен мәйданчыгында ваграк бала-чага мәш килде. Төрле-төсле күбәләкләрне хәтерләткән кызлар һәм малайлар таучыклардан шуды, атынгычларда атынды, тренажерларда мускул ныгытты, каршылыкларны җиңде һәм чыр-чу килеп мәйданчык тирәли йөгерде.
Балачак бәйрәмнәре шәһәрнең 4 нче микрорайонында һәм "Манхеттен" күңел ачу үзәге каршындагы мәйданчыкта гөрләде.
Кичке якта Шишкин буалары җирлегендә студентлар һава фонариклары җибәрде.
Алия СИРАЕВА
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе артаХәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.7700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!55500
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.10700
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.10700
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.10100
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.9800
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.9300
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.9200
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.8700
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.8700
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.8500
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.8500
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.8000
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.7900
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.7900
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.7700
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.7600
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.7100
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.6900
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.6400
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.6400
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.6100
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.6100
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.6000
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.5900
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.5400
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.5400
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.5300
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.5000
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.3700
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика