Алабуга нуры

Алабугада "Чулман" берләшмәсенең юбилеена багышланган чараларт үтте

Бу атнада шәһәр мәдәният сараенда "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан зур чаралар комплексы оештырылды. Аның беренче өлеше кече залда гамәли конференция рәвешендә, олуг дата уңаеннан Казаннан махсус килгән шагыйрь һәм прозаик, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм телләрне үстерү секторы мөдире Галимҗан Гыйльманов катнашында уздырылды.

Иң әүвәл сүз алган мәдәният училищесы директоры Әлфира Әкбәрова тәкъдиме белән президиумга профессор Наип Лаисов, "Чулман" берләшмәсе җитәкчесе Насих Әхмәдуллин һәм Галимҗан Гыйльманов сайлангач, соңгысы - иҗат процессының нидән гыйбарәт булуы турында (аерым алганда үз иҗатының нечкәлекләре белән) һәм бәйрәмгә бәйле котлау сүзләре белән чыкты. Ул котлауларны мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, коллегасы Фоат Галимуллин һ.б.лар исеменнән ирештерде. Чыгыш ясаучыга соңыннан сораулар да күп бирелде. ТИҮ рәисе Рәфыйкъ Мәхмүдов:

  • Без - казаклар, башкортлар һ.б. кайберәүләр - төрки халыклар, алар белән телләребез дә бик якын. Тик, ни кызганыч, ике арада аралашулар бик аз. Бу уңайдан берәр нәрсә эшләнәме? - дип сорау бирде.

Галимҗан Гайльманов моңа җавап итеп:

  • Башта сүлпәнрәк иде. Хәзер интенсиврак аралашабыз. Башкортостаннан Казанга еш киләләр, без аларга барабыз. Ике республика президенты - ике Рөстәм - гомумән телефоннан да, очрашып та еш аралаша. Казахстан - мөстәкыйль дәүләт, алар белән аралашу күп нәрсә бирә, - диде.

"Чулман" берләшмәсе әгъзасы Фирдәвес Хуҗин:

  • Регионнарны эреләндерәчәкбез дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Әгәр бу чынга ашырылса, тырышлыкларның нәтиҗәсе юкка чыкмасмы? - дип чираттагы сорауны бирде.
  • Мин алай дип уйламыйм. Кемнәрнеңдер фикере ул әле аксиома түгел. Хәзерге катлаулы дөньяда алдагы ике елда ни буласын кем белгән. Аралашуларны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - дип җавап бирде кунак.

Рәис ага Кашаповның соравы танылган шагыйрь Фазыл Шәехкә бәйле иде:

  • Галимҗан әфәнде, белүебезчә, сезнең Ф.Шәехнең иҗат һәм тормыш юлын бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп язылган зур хезмәтегез бар. Киләчәктә аны бастырып чыгарырга уйламыйсызмы?
  • Әйе, минем зур шагыйрь Фазыл Шәех иҗатын ныклап өйрәнеп язган 90 битлек хезмәтем бар. Аны, мөмкинлек чыгып,брошюра итеп бастырганда яхшы булыр иде. Тик хәзерге кыйммәтчелек заманында бөтенесе акчага килеп терәлә.

Мәдәният училищесы директоры Әлфира Әкбәрова "Албастылар" әсәренең икенче китабын кайчан күрербез икән дип кызыксынды. Җаваптан күренгәнчә, ул инде әзер икән. Нәшриятта чират, ди. Чираты җиткәч, укучыга анысы да килеп ирешер, мөгаен, дип өметләнергә кала торгандыр.

Галимҗан Гыйльманов залдагыларга кайбер шигырьләрен дә укыды. Апрель ае - Тукайның туган һәм вафат булган (җөмләдән: быел аның арабыздан китүенә 100 ел) ае. Шуңа күрә авторның "Яз җитүгә Тукай кайтып төшә" шигыре аеруча актуаль яңгырады. Мәдәният училищесы студентлары чулманлыларның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәтте. Ә инде мөгаллимә Наилә Биҗанова Галимҗан Гыйльмановның бер шигырен тетрәнерлек итеп башкаргач, Казан кунагы тыелып кала алмады - чыгып, башкаручының иңнәреннән кысты.

Тантананың икенче өлеше мәдәният сараеның зур залында шыгрым тулы тамашачы белән концерт-кичә формасында үтте. "Чулман" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларын котларга күрше Яр Чаллыдан танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим һәм "Мәйдан" журналының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов чыкканнар иде. Алардан соң сәхнәдән тәбрикләү сүзләрен шәһәр хакимияте исеменнән социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Константин Макаров һәм казанлылар исеменнән Галимҗан Гыйльманов ирештерде.

Концерт номерлары күбрәк чулманлылар иҗат иткән шигырьләргә Владимир Мироваев, Илдус Сәлахов һ.б. кайбер җирле композиторлар язган көйләргә җыр булып яңгырады. Аларны башкаруда Диләрә Мироваева һәм Тәлгать Зарипов кебек җырчыларыбыз аеруча осталыкларын күрсәтте. Ә инде "Кама таңнары" бию ансамбленең югары профессиональ дәрәҗәдәге биюләре залда утыручы тамашачылардан кемне генә битараф калдырды икән.

Чулманлыларны котларга сәхнәгә мәдәният училищесы директоры Әлфира Әкбәрова, район китапханәләр челтәре җитәкчесе Гөлсинә Габдрахманова һәм мәгариф идарәсенең бүлек башлыгы Гөлфия Габделхакова да күтәрелде һәм һәркайсы үз коллективлары исеменнән әдәби берләшмәнең актив әгъзаларына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларга кадәр хакимият исеменнән Мактаулы грамоталар һәм акчалата премияләрне Константин Макаровның бирүен әйтеп китәргә кирәк. "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Насих Әхмәдуллин шундый олуг чараны оештыруда химаячелек ярдәме күрсәткән оешма-предприятие башлыкларын исемләп санап, аларга бөтен халык исеменнән рәхмәтләрен ирештерде.

Дүрт сәгатьтән артык дәвам итсә дә, бер тын эчендә узып киткәндәй тоелган юбилей тантанасының төп катнашучылары - "Чулман" әгъзалары һәм кунаклар - соңыннан истәлек өчен күмәк фотога төштеләр. Шуның белән искә алу чаралары югары ноктасында тәмамланды да. Киләчәктә дә чулманлыларга иҗат чишмәгез саекмасын иде дигән теләктә каласы килә.

Фирдәвес ХУҖИН,

ТР Язучылар берлеге әгъзасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: