Алабуга нуры

Алабугада дүрт кеше талпаннан зыян күргән

12 марттан бирле Алабуга медикларына талпаннардан зыян күреп дүрт кеше мөрәҗәгать иткән инде. Бәхеткә, бөҗәкләрнең берсе дә энцефалитлы булмаган. Җылы яз талпаннарның иртә уянуына сәбәп булды.

Әйтергә кирәк, бүген гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы белгечләре тарафыннан шәһәрне талпаннардан интенсив эшкәртү алып барыла инде. Авыл территорияләре дә игътибардан читтә калмаячак.

Эшләр 8 апрельдә башланды. Хәзер зиратлар, Алабуга шәһәрчеге һәм шәһәр парклары эшкәртелде инде. Эшкәртүдән соң без нәтиҗәлелеккә контроль үткәрәбез. Әгәр дә ул вакытта талпаннар табылса, өстәмә чаралар күреләчәк. Барлык мәгълүмат Роспотребнадзорга тапшырылачак, – дип сөйләде эпидемиология бүлеге мөдире Ирина Даровских.

Талпаннардан комплекслы эшкәртү белән беррәттән, кимерүчеләрдән дә эшкәртү бара, алар шулай ук куркыныч авыруларны таратучылар булып тора. Дезинсекциягә гаризалар шәхси затлардан да кабул ителә.

Бүген үткәрелә торган җитди эшкә карамастан, талпаннар корбаны булмас өчен, саклык чаралары турында онытмаска кирәк.

Исегезгә төшерәбез, алар үз корбаннарын кешеләр һәм хайваннар үтеп йөри торган сукмак буйларында сагалый. Тырнаклары ярдәмендә кешенең аяк киеменә яки хайваннарның йонына тагылып, ябышу өчен җылы һәм уңайлы урын эзләп өскә таба үрмәли башлыйлар һәм, кагыйдә буларак, тире юка булган яки кием тәнгә сыланып тормаган җирләрдә тукталалар.

Талпаннарның активлыгы сезонында табигатькә чыккан вакытта, беренче чиратта, кием-салымның нинди булырга тиешлеген истә тотарга кирәк. Озын җиңле өс киеме, чалбар, оекбашлар һәм баш киеме кияргә кирәк, чалбар балагын оекбаш эченә кертеп җибәрергә. Киемгә эләккән паразитларны вакытында күреп алу өчен, ул ачык төстә булса яхшырак.

Урман бете шунда ук ябышмаска, берничә сәгать дәвамында кием бөрмәләрендә яки чәч арасында булырга мөмкин, шуңа күрә үз-үзегезне карап чыгу мөһим роль уйный. Тикшерү вакытында тәннең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итәргә кирәк.

Алдан ук талпаннардан махсус саклау чаралары куллану да артык булмас. Алар хәзер бик күп:

- репеллентлар – лосьон һәм аэрозоль формасында чыгарыла. Препаратны тәннең ачык участокларына һәм кием-салымга сиптерәләр;

- акарицидлар талпаннарга нерв-паралитик йогынты ясый. Эшкәртелгән участоклар белән элемтәдә паразит хәрәкәт итү сәләтен югалта һәм киемнән шуып төшә. Күп очракта аэрозоль формасында;

- катнаш препаратлар – репеллентлар һәм акарицидларның төп функцияләрен үз эченә ала, шуңа күрә талпаннарга каршы гына түгел, ә чебен-черки, озынборыннарга каршы да актив.

Кайбер үсемлекләрнең исе шулай ук паразитларны куркыта. Дача участогында бархатцылар, песи бөтнеге, яран яки лаванда утыртып, биредә талпан “эләктерү” ихтималын шактый киметергә була. Шулай ук розмарин, канәфер, лимонлы эвкалипт эфир майларын да кулланалар. Үзегезгә нинди ис күбрәк ошаса, шунысын сайлагыз. Әлеге майны һәр 1,5-2 сәгать саен сөртергә туры киләчәк.

Дүрт аяклы дусларыбыз турында да онытырга ярамый. Аларны да талпанга каршы препаратлар белән эшкәртергә яки махсус муенчак сатып алырга кирәк.

Әгәр шулай да урман бете кадалса, аны кичекмәстән чыгарырга кирәк, чөнки ул энцефалит, туляремия, Лайм авыруы һәм башка бик күп авыруларны таратучы булып тора. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, моны үзегезгә дә эшләргә була, тик бөҗәкнең тәнгә кадалган өлешен өзмичә генә алырга тырышыгыз. Талпанны 10-15 минутка сулыш юлларын томалый торган теләсә нинди май белән сөртеп куярга була. Аннары пинцет белән эләктереп алып, марляга төрергә һәм сак кына, җиңел хәрәкәтләр белән як-якка борып алырга. Тешләгән урынын спирт, йод яки одеколон белән эшкәртергә, аннары, зарарланган тире (вак ярыклар, тырналган урыннар) аша авыру үтеп керүенә юл куймас өчен, кулларны сабын белән җентекләп юарга кирәк.

 

Талпан тешләгән очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?

“Алабуга үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе кабул итү бүлегенә (Нефтьчеләр проспекты, 57) – анда талпанны алып, тикшерүгә озатачаклар. 1-2 тәүлек дәвамында нәтиҗә әзер булачак. Әгәр дә ул уңай булса, хастаханә хезмәткәрләре сезне кабул итүгә чакыртачак. Моннан тыш, 21 көн дәвамында тән температурасын һәм гомуми халәтне күзәтегез. Баш авыртуы, хәлсезлек, температура күтәрелү кебек симптомнар барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр дә сез талпанны мөстәкыйль рәвештә чыгаргансыз икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, аны үзегез белән алыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: