Алабуга нуры

Алабугада гомер итүче Гали Хәкимовның кулыннан килмәгән эше юк

Ул музыка уен кораллары, өстәл уеннары уйлап таба, сувенирлар, рәсем ясый, хикмәтле сүзләр (афоризмнар) язып, аларны китап итеп бастыра һәм башкалар. Барлык эшләрен санап та бетерерлек түгел.

Кулыннан эш килгән кеше нәрсә генә эшләми! Гали Хәкимов белән танышкач та, ул эшләгән төрле эшләнмәләрне күреп хәйран калдым. Аның өенә килеп керүгә үк, иҗат дөньясына чумасың. Әле йортының бер бүлмәсен остаханә дә иткән!
— Кечкенәдән үк кулдан төрле әйберләр эшләргә ярата идем. Беренче яки икенче сыйныфта укыганда, уяткыч сәгать ясадым. Кәлимулла абыйга карап, тал кәрҗиннәре ясарга өйрәндем. Аннары мичкә икмәк камырын кую өчен агач көрәк сынгач, аны эшләдем. Дүртенче сыйныфта — чана, җиденчедә чаңгы җитештердем, — дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
Күп тә үтмәде Гали абый үзе ясаган курайда өздереп уйнап җибәрде. Ә 1986 елда ул тынлы музыка коралы уйлап чыгара, анда авыз куышлыгы резонатор булып хезмәт итә, ә һава борын аша бирелә. Аны «сайран» дип атый ул («Сайрау» сүзеннән алынган). Һәр уен коралы традицион инструменттан аерыла, башкаруда әллә нинди үзенчәлекләр юк, әмма яңгырашы башкача.
Гали Хәкимовның тагын бер мавыгуы — хикмәтле сүзләр туплау. 24 яшендә ул беренче афоризмын язган. Бүгенге көндә инде алар шактый тупланган. 
— Шулай бервакыт нишләп әле аларны бастырмаска дип уйладым. Минем дустым, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Рәхим Гайсин идеяне хуплады. Ул башта аларны анализлады, киңәшләрен бирде. Шулай итеп, Алабуга типографиясендә нибары 100 данә тираж белән «Фразы» («Гыйбарәләр») исемле кечкенә китап дөнья күрде. Туристлар аны тиз арада сатып алып бетерде. Минемчә, кызыклы фикерләрнең башка килүен көтеп утырырга кирәкми, аларны үзеңә уйлап табарга кирәк. Хикмәтле сүзләр җыентыгын (мәкальләр җыентыгын да алырга була) бик игътибар белән укыйм да, үзем риза булмаган фикерне табам. Капма-каршы фикерне төгәл итеп формалаштырасы гына кала. Ун очракның өчесе уңышлы була. Тагын бер кызыклы ысул — теләсә нинди газетаны яки китапны алып, уйлап-нитеп тормыйча күз төшкән теләсә нинди өч сүзне язып алабыз. Һәм бу төшенчәләр арасында нинди бәйләнеш булырга мөмкин булуы турында уйлый башлыйбыз. Шулай итеп, хикмәтле сүзләр, гыйбарәләр барлыкка килә, — дип сөйләде Гали абый.
Соңыннан «Мең дә бер афоризм» исемле китабы чыга. Ул Алабугада 2009 елда 500 данә тираж белән бастырылган һәм шулай ук тиз арада сатылып беткән. Шулай итеп, берсе артыннан икенче китабы дөнья күрә.
Соңгы ике елларда ул типографиягә мөрәҗәгать итми, ә китапларын үзлектән чыгара. Бер генә китап түгел бит ул, ә күпме данә! Аның һәрберсенә күпме көч һәм сабырлык салынган.
2013 елда Татарстан хакимияте ТРның Дәүләт гимнының иң яхшы текстына конкурс игълан итә. Булырга тиешле конкрет критерийлар күрсәтелә: туган якның матурлыгын һәм байлыгын, халыклар дуслыгын, ветераннарга ихтирам һәм башкаларны чагылдырырга. Ике йөз автор арасында Алабугадан Гали Хәкимов та була. Өстәвенә, үзе аңа музыка да иҗат итә.
— Шедевр дип әйтмим, иң мөһиме — мин бу эшне башкарып чыга алдым. Күп кенә авторлар «Татарстан» сүзенә рифманы сайлавы авыр, дип зарланды, мин аларны бик күп таптым, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Гали абый тормыш иптәше белән күптән түгел генә алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Мәхәббәт җимешләре инде үзләре тормыш корып, балалар үстереп, әти-әниләрен шатландырып яшиләр.
— Тормыш иптәшем белән уртак кызыксынуларыбыз күп. Очрашып йөргән вакытта, мин китапханәдән афоризмнар китабын алдым һәм без эксперимент үткәреп карарга булдык: һәрберебез блокнотына үзенә ошаган хикмәтле сүзләр язды. Нәрсә дип әйтим, туры килгәннәре күп иде. Ярты гасыр узды, ә бу блокнотлар, бер-беребезгә язган хатлар әлегә кадәр саклана. Менә шулай 50 ел матур итеп гомер итәбез. Бер-беребезгә бер тапкыр да авыр сүз әйткән булмады, — ди ул.
Гали Хәкимов күңел биреп эшли һәм шуннан җанына рәхәтлек ала. Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә, ди ул. Аның кебек уңган һөнәр иясенә яшьләргә дә тиңләшергә урын бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: