Алабугада кыр эшләренә әзерлек
Басу-кырлар әлегә ак кар юрганы астында. Озак та үтмәс, авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып кыр эшләренә дә керешер. Районыбыз хезмәтчәннәре язгы чәчүгә ничек әзерләнә, орлык һәм ашламалар җитәрлекме? Бу һәм башка сорауларга РФ авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга районара бүлеге җитәкчесе Люция Габдуллина җавап бирде.
- Быел язгы культуралар 35846 гектар җирдә чәчеләчәк. Иминият фондын исәпкә алганда, орлыклар 8160 тонна кирәк булачак. Район амбарларында орлыклар кирәкле күләмнән 10 процентка артыграк салынган һәм тикшерелгән. "Привольное" җәмгыятен исәпкә алмаганда (бүгенге көндә бу хуҗалыкта орлык запасы инвесторлар ярдәмендә тулылана), орлык материалы барлык хуҗалыкларда да җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Без инде чәчү алдыннан орлыкларны тикшерү эшләрен башладык. Беренчеләрдән булып тикшерү өчен материалны безгә "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Морт", "Восход", "Сапфир" хуҗалыклары һәм "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе" китерде. Тишелеп чыгу сыйфатлары белән бергә орлыклар төрле авырулар белән зарарланган булуга тикшерелә. Моннан тыш аларны зарарсызландыру буенча да киңәшләр бирелә.
- Орлыкларның сыйфаты турында тулырак әйтә алмассызмы?
- Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләре буенча орлыкларның тулаем тишелеп чыгу күләме 12 проценттан да ким булмаска тиеш. Безнең районда бу сан 18 процент тәшкил итә, тик "Морт", "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Восход" хуҗалыкларында һәм "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе»ндә ул 10 проценттан артмый. Шул ук вакытта "Приозерное", "Сапфир" һәм тагын берничә хуҗалыкка тишелеп чыгуның югары дәрәҗәсенә ия орлыклар сатып алу турында уйланырга вакыт.
- Быелгы чәчү эшләренә булган планнар төзелдеме инде? Аның турында тулырак сөйләсәгез иде.
- План буенча сабан культуралары чәчеләчәк басуларда дым каплату эшләре 3-5 көн эчендә, ә иртә җитешә торган культураларны чәчү 10-12 көндә төгәлләнергә тиеш.
- Минераль ашламалар җитәрлек әзерләндеме?
- Быелгы язда ике мең тоннага якын ашлама кирәк булачак. Таләп ителгәннең яртысы инде бар. "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Нократ таңнары" хуҗалыклары актив рәвештә ашламаны үз средстволарына алып кайта. "Нократ таңнары"нда минераль ашлама запасы бер гектар чәчүлек җиргә 34 килограмм туры килә. Бу - таләп ителгәннең яртысыннан күбрәк дигән сүз.
Розалия Нуриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланганТатарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.4200
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.11600
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.10500
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.10500
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.10100
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.9600
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.9500
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.8900
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.8700
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.8600
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.8500
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.8500
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.8400
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.7900
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.7700
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.6000
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.5200
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.4400
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.4300
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.4200
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.3800
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.3400
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2100
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.900
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика