Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада МХО өчен махсус хәйрия ярминкәсе эшли башлады

Кул эшләрен сатудан җыелган акча Украина җирендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак китәчәк.

«Барс» яшьләр үзәге һәм «Җиңүгә бергәләп» берләшмәсе волонтерларының уртак тырышлыгы белән бу башлангыч тормышка ашырылды.

— Бар кеше дә матди ярдәм күрсәтә алмый, шуңа күрә без шушы фикерне чынга ашырдык. Өлкән яшьтәгеләр бәйләгән оекбашлар, төрле яшелчәләр салып ябылган банкаларны алып килә. Сәләтле мәктәп укучылары үзләре теккән әйберләр китерде, сабын ясады. Бездә төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән, — ди Оксана Ермакова, «Җиңүгә бергәләп» хәрәкәте активисты.

Инженер-технологик лицейда укучылар — иң актив катнашучылардан, аларның мондый ярминкә үткәрү тәҗрибәсе бар инде. «Алабуга» ҖТП МИЗы заводларының берсендә лицей укучылары үзләре ясаган декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләрен сатып, 30 мең сумнан артык табыш алдылар.

— Җыелган акча хисабына без эш кораллары (бензин пычкысы, шөреп боргыч) сатып алдык һәм махсус хәрби операция урынына гуманитар ярдәм белән җибәрдек. Бу юлы да читтә калмыйбыз, безнең көрәшчеләргә булышырга телибез, — дип сөйләде Степан Золотов, лицей президенты, 10 «б» сыйныф укучысы. 

Алабуга осталары да тик тормый, алар кулы белән хуш исле шәмнәр, кечкенәләр өчен уенчыклар һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләп, хәйрия ярминкәсенә чыгарды. 

Ярминкә «Иллюзион» кинотеатрында уза, ул мартның 29ына кадәр көн саен иртәнге сәгать 10нан 18.00гә кадәр эшләячәк. Теләгән кеше үз эшләнмәләрен китерергә яисә биредә берәр әйбер сатып алырга мөмкин. Шул рәвешле, җиңүне якынайтып, һәркем үзеннән кечкенә генә булса да өлеш кертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев