Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада «Сабантуй сылуы»н сайладылар

Мәдәният сараенда сайлап алу туры үтте. 

6 июнь көнне Алабуга мәдәният сараенда «Сабантуй сылуы» бәйгесенең сайлап алу туры үтте.

Һәр елны татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй алдыннан «Сабантуй сылуы» бәйгесе оештырыла. Быел да ул Мәдәният сараенда узды. Бәйгегә биш гүзәл кыз катнашырга теләк белдергән. Алар һәрберсе дә татар телендә камил сөйләшәләр, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклыйлар, җыр-биюгә дә осталар.

Бәйгенең беренче өлешендә кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта милли киемнәрдә сәхнәгә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Өченче этапта катнашучылар үзләре пешергән татар милли ризыкларын тәкъдим итте.

Беренче номерлы катнашучы Айсинә Хисәмованың үз чыгышын дога белән башлап җибәрүе жюри әгъзалары күңеленә аеруча хуш килде. Аның моңлы тавышы белән башкарылган җыры да күңелләргә үтеп керерлек иде. Айсинә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала.

— Беренче тапкыр бу бәйгедә үземне сынап карарга булдым. Бераз каушау хисе бар, билгеле. Бу бәйгегә чын татар кызының нинди булуын күрсәтү теләге белән килдем, — ди ул.

Алинә Сабирҗанова «1нче гимназия-Милли белем бирү үзәге»ндә белем ала. Ул сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, жюри әгъзаларына һәм килгән кунакларга татар телендә матур итеп дәртле җыр бүләк итте. Милли ризыгыбыз — бәлешне шулай яклау — бик күркәм күренеш булды.

«Чын татар кешесе булыр өчен нинди булырга кирәк?» — дигән сорау бирде кечкенә Айсинә, әнисе аңа: «моның өчен җиде могҗиза — җиде асылташ табарга кирәк» дип җавап кайтарды. Үсә төшкәч, Алинә бу җиде могҗизаны да тапкан. Әлбәттә, аның беренчесе — ул безнең туган телебез.

Алия Гыйльфанова — «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында укытучы булып эшли. Әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне һәм туган телне аңына сеңдереп үскән ул. Бәйгедә тамашачыларга чын татар биюен дә тәкъдим итте. Бар яктан да уңган, өлгер Алия мәктәптә укытудан тыш, Казан федераль университетында да белем ала. Бәйгегә милли ризык — татлы чәк-чәк алып килгән.

Кечкенәдән китапханәгә йөреп үскәнгә, Зилә Нурмөхәмәтова Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга кергән. Тумышы белән ул Әгерҗе ягыннан. Милли ризык бәйгесенә дә ул Әгерҗе якларында яратып пешерелә торган мич коймагын алып килгән иде.

— Татар кызларына хас булган матур сыйфатларны әниемнән, эшкә ныклыкны әтиемнән үрнәк итеп алам. Мәдәни, әдәби чараларны, татар спектакльләрен карарга, үзем дә катнашырга яратам, — ди Зилә.

Матур һәм мөлаем тавышлы Сөембикә Абдрахманова да мәдәният көллияте студенты. Биюгә дә бик оста. Сөйкемле Сөембикә үзенә исем кушылу тарихы хакында сөйләде.

Чара ахырында жюри әгъзасы Рәхимҗан Мөхәммәт улы Гайсин катнашучыларга рәхмәтен белдерде:

— Бирегә татарның иң матурлары, акыллылары, Сабантуйның иң сылу кызлары җыйналган. Һәр чыгыш миңа бик ошады. Татар милли ризыгына килгәндә, аларның һәрберсе югары бәяләнерлек.

Булганлыклары, кыюлыклары белән тамашачыларны таң калдырган кызларны без шәһәр Сабан туенда күрәчәкбез. Алабугада «Сабан туе сылуы 2022» исеменә кемнең ия булганы 12 июньдә Сабантуй бәйрәмендә билгеле булачак. Ул быел ипподромда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев