Алабугада шимбә өмәсендә меңнән артык кеше катнашкан
Кайбер оешмалар үзләренә беркетелгән урыннарны бөтенләй җыештырмады.
Апрельнең беренче көненнән рәсми рәвештә шәһәр һәм районны ике айлык санитар чистарту башланды. Гадәттәгечә, урамнарны тәртипкә китерүгә хезмәт коллективлары җәлеп ителә.
1 апрельдә генә дә 78 куб метр чүп чыгарылган, бу эш атна башында да дәвам итте. Райбашкарма комитеты мәгълүматына караганда, шимбә өмәсендә меңнән артык кеше катнашкан.
− Без хезмәттәшләр белән бергәләп яз саен тирә-юньне чистартабыз, саф һавада рәхәтләнеп эшлибез, — ди Илсөяр Галиева.
Шулай да бар кешенең дә күңеле алай күтәренке түгел — кайбер оешмалар үзләренә беркетелгән урыннарны бөтенләй җыештырмады. Бу турыда шәһәр киңәшмәсендә райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр итте. Чүп бит анда үзеннән-үзе барлыкка килмәгән.
Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә тагын бер кат искәртәсе килә: урам һәм паркларда, гараж һәм бакчачылык ширкәтләрендә чүп-чар кешеләрнең җавапсызлыгы аркасында гына барлыкка килә. Бер-беребезгә һәм шәһәребезгә хөрмәт белән карыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев