Алабугада социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортны арендалы торак итеп үзгәрткәннәр
Дәүләт торак фондының (ГЖФ) "Социаль ипотека" программасы буенча төзелә торган 4-5/17 йорты арендалы торак булачак. Әлеге программа буенча фатир алуга чиратта торучы гаиләләргә бу яңалык аяз көндә яшен кебек тәэсир итте. Аларның кайберләре инде конкурста җиңеп, килешүгә кул куярга да җитешкән.
Вероника Харисова - ике бала анасы, бүгенге көндә яшь гаилә иренең әти-әниләре белән яши. Моннан берникадәр вакыт элек Харисовлар социаль ипотека программасына керү турында гариза язган, күптән түгел конкурста җиңеп, 15 февральдә килешүгә кул куйган, ә мартта аларга бер яклап килешүне өзү турында хат килгән.
- Без Казанга, ГЖФга шылтыраттык. Анда безгә янәшәдә төзелүче 4-5/16 йортына документларны тапшырырга куштылар. Бу төзелеп килүче йортта ике бүлмәле 16 фатир гына бар, ә нәкъ шундый фатир алуга инде 40 гаилә чиратта тора, - ди Вероника.
Аның сүзләренчә, һәр гаилә 200 меңнән алып миллион ярым сумга кадәр беренчел взнос керткән. Кайбер гаиләләргә моның өчен банктан кредит алырга туры килгән.
Чиратта торучы гаиләләр прокуратурага гариза язган, Татарстан һәм Рәсәй Президентларының электрон кабул итү ресурсына дәгъва юллаган. Шушы көннәрдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасында катнашучыларның берсенә җавап килгән. Фондның расланган планы буенча 4-5/17 йорты арендага бирү өчен төзелә, диелә бу хатта. Ә ГЖФның Чаллыдагы районара вәкиллеге җитәкчесенә программада катнашучылар белән фатирларны яңадан сайлау мәсьәләсен хәл итү бурычы йөкләнгән. Моның өчен документларны өр-яңадан җыярга кирәк.
25 гаилә конкурс аша үтеп беренчел взносны түләгән. Тик йортны "Алабуга" махсус икътисадый зонасы хезмәткәрләренә аренда торагы итеп тапшыру турындагы карар ике сәбәп аркасында кабул ителгән. Беренчедән, "Алабуга" резидентлары саны арту сәбәпле, мондагы оешмалар белгечләрне читтән китертергә һәм аларны торак белән тәэмин итәргә мәҗбүр. Икенчедән, "Социаль ипотека" программасында катнашучылар саны җитәрлек түгел. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Владимир Фролов төзелеш эшләренең барышы турында сөйләде һәм фатирның кемнәргә эләгәчәген аңлатты.
- Кызганычка, бездә "Социаль ипотека" программасында катнашучылар һәм аның шартларын җентекләп өйрәнүчеләр аз. Катнашучының чиратта өч ел торырга һәм акча түләп барырга тиешлеге программада әйтелгән. Вәзгыятьне тикшерә башлагач, еш кына кешенең бер взнос түләп фатир таләп итә башлавы аңлашыла, - диде ул.
4-5/16 һәм 4-5/17 йортлары янәшә торачак. Бүгенге көндә төзелеш урынында дүрт кран эшли, субайлар сугу дәвам итә. 16 нчы йорт быелның 1 сентябрендә тапшырылачак, ә 17 нче йорт куллануга киләсе елда тапшырылыр дип көтелә. Йортларның икесе дә 120 фатирга исәпләнгән, тик бу шәһәрдә бердәнбер төзелеш түгел. Шул ук дүртенче микрорайонда 4-1/19-20 йортын төзү эшләре бара.
- Ул нефть өлкәсендә эшләүчеләр өчен ГЖФ аша төзелә. Таләп ителгән очракта, без кешеләрне шунда күчерә алабыз. Әлеге мәсьәлә белән Дәүләт торак фонды шөгыльләнә. Фатирларга килгәндә, алар әле шәһәрдә җитәрлек төзеләчәк.
Шәһәрдә барлыкка килгән әлеге вәзгыять уңаеннан газета редакциясе Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә запрос җибәрде. Җавап бары тик берничә көннән генә киләчәк. Вакыйгаларның алга таба ничек дәвам итүен сез газетаның киләсе саннарында укый алырсыз.
Әминә ДӘМИНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачакБу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.1800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51500
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.8100
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.6900
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.6800
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.6100
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.6000
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.5200
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.5100
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.4800
-
2 март 2021 - 19:33Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.4800
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.4500
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4400
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.4400
-
2 март 2021 - 16:45Солы печеньесы Кичке чәйгә тәмле һәм тиз әзерләнә торган тәмлүшкә рецепты.4400
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.4200
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.3900
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.3800
-
2 март 2021 - 13:10Алабуганың яшь теннисчылары мактау пьедесталында Өстәл теннисы буенча «Ак яшен» ачык турниры Мамадышта үтте.3400
-
2 март 2021 - 07:30Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала.3300
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.3200
-
2 март 2021 - 09:35Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.3100
-
2 март 2021 - 10:34ТР Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.3100
-
2 март 2021 - 15:30Алабуганың Боз сарае бәйгедә катнашырга чакыра «Единая Россия» спорткомплексы бассейнда 10 шөгыльләнүгә абонемент бүләк итә.3000
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2900
-
2 март 2021 - 09:22Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.2900
-
2 март 2021 - 08:30Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.2800
-
2 март 2021 - 14:30«Түбән Кама» милли паркы үзенең юбилеена видеоконкурс игълан итте Анда теләгән һәркем катнаша ала.2800
-
3 март 2021 - 13:47Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр Җомгага кадәр җылы булачак.2800
-
2 март 2021 - 11:302 март — халыкара шырпы көне Кешенең тормышын утсыз күз алдына китерү дә кыен. Ул салкында җылыта, кайнар ризык әзерләргә булыша, яшәгән җиребезне матуррак һәм уңайлырак итә.2700
-
3 март 2021 - 09:39Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.2700
-
2 март 2021 - 16:10Яз көне россиялеләрне кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.2500
-
2 март 2021 - 13:18Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» катнашында плей-оффка открыткалар чыгуны анонслады Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.2300
-
3 март 2021 - 12:55Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.2300
-
2 март 2021 - 13:21Татарстанда коронавирус йоктырган 32 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.2200
-
3 март 2021 - 09:00Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.2100
-
3 март 2021 - 11:00Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.2100
-
3 март 2021 - 08:15Алабугалыларны Масленицаны билгеләп үтәргә чакыралар Халык күңел ачулары Ленин мәйданында узачак.1900
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.1800
-
3 март 2021 - 15:16Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.1800
-
3 март 2021 - 16:30Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша.1000
-
3 март 2021 - 16:55Алабуга спортчысы көрәш буенча Татарстан Беренчелегендә призер булды Ярыш нәтиҗәләре буенча 40 кг.га кадәр авырлык категориясендә Фазлыйов Данияр бронза медаль яулады.1000
-
3 март 2021 - 15:45Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.900
-
3 март 2021 - 16:00«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика