Алабуга нуры

Алабугада су объектлары буенча рейдлар дәвам итә

Су коену сезоны башланганнан бирле республикада 40ка якын кеше су корбаны булган.

Татарстанда урнашкан эссе һава торышының кире ягы — батып үлүчеләр санының артуы.
Су коену сезоны башланганнан бирле (2020 елның 1 июненнән — Автор иск.) республикада 40ка якын кеше су корбаны булган. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында Татарстан акваторияләрендә 21 кеше батып үлгән. Соңгы очракларның берсе 14 июльдә Яр Чаллыда була. Коену өчен җиһазландырылмаган урында, ә нәкъ менә элеккеге «Маяк» көймә станциясе янында 17 яшьлек егет батып үлгән. Тик коткаручылар иң резонанслы фаҗига дип Питрәч районында булган хәлне атый, ул чакта Мишә елгасында 15 яшьлек яшүсмер һәм аны коткарырга тырышкан әтисе һәлак була. Су объектларында куркынычсызлык, Алабуга районындагы вәзгыять, шулай ук профилактика чаралары турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Федераль янгын сүндерү-коткару хезмәте идарәсенең 75нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы Евгений Шумилов сөйләде.
— Исәнмесез, Евгений Владимирович. Батып үлүчеләр белән хәл, чыннан да, шулкадәр җитдиме?
— Исәнмесез. Әйе, хәл бик җитди. Узган ялларда гына да 10 кеше батып үлде, шуларның 6сы — якшәмбе көнне. Вәзгыятьне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз шәхси контроленә алды.
— Сез ничек уйлыйсыз, фаҗигаләр саны кискен артуның сәбәбе нидә?
— Минемчә, барысы да һава торышы аркасында. Узган ел мондый эссе булмады. Кешеләр сулыкларда ял итүгә караганда дачаларга баруны өстен күрә иде.
— Алабуга районы да бу күңелсез статистикага кердеме?
— Алабуга районы буенча ел башыннан бирле 3 кеше батып үлде. Шуларның 2се — коену сезоны башыннан. 12 июньдә Алабуга муниципаль районының «Шинник-3» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте янында Каракүл күленнән 1985 елда туган ир-атның мәетен табып алдылар, ул җиһазландырылмаган урында, өстәвенә, исерек килеш коенган булган. 17 июньдә Яңа Анзирка янында Нократ елгасында батып үлгән 1962 елда туган ир-атның шулай ук исерек хәлдә булганлыгы ачыкланды, аның гәүдәсен 4 көн эзләделәр.
— Хәмер чыннан да мондый очракларда начар роль уйныймы?
— Әйе, статистика буенча, батып үлгән кешеләрнең 80 проценты алкоголь тәэсирендә булган. Хәер, Мишә елгасындагы очракны алсак, анда әтисе һәм улы аек була. Тик алар икенче тыюны бозган — тәүлекнең караңгы вакытында, кичке сәгать 10да су коенырга киткәннәр.
— Куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре нинди?
— Беренчесе — су объектларында ял иткән вакытта алкоголь кулланудан баш тарту. Икенчесе — балаларны контрольдә тотуны көчәйтү. Соңгы вакытта өлкәннәр озатуыннан башка йөрүче 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар бик күп күренә. Алар яңа причал территориясенә йөрергә гадәтләнде һәм гел шунда суга кереп китәргә, чумарга омтылалар. Проблемалы урыннарыбыз да бар — бу яр буе һәм причал арасындагы таш яр. Алабугалыларның анда дистәләрчә еллар буе йөреп ияләнгәннәрен аңлыйм. Әмма шуны аңларга кирәк, вакытлар үзгәрә, элек теплоходлар агымы зур түгел иде. Хәзер исә, әгәр теплоход килеп туктый икән, суга төрле зарарлы матдәләр, мәсәлән, ягулык-майлау материаллары, май эләгергә мөмкин. Ә бу антисанитария дигән сүз.
— Ә кешеләргә кайда ял итәргә соң?
— Безнең Кама елгасындагы территориябез бар, узган ел дебаркадер торган урында. Анда коткару посты оештырылган, кирәкле җиһазлар, аптечка бар, өйрәтелгән коткаручылар кизү тора. Анда кешеләр контроль астында ял итә ала.
— Ял итәргә ярый, ә коенырга?
— Татарстан әле чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыкмады. Әлегә республикада рәсми рәвештә нибары өч пляжда закон буенча коену рөхсәт ителә.
— Бездә профилактик юнәлештәге нинди чаралар уздырыла?
— Көн саен рейдлар уза, су объектларында куркынычсызлыкны тикшерү буенча өч патруль төркеме булдырылды. Рейд комиссиясе составына полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, башкарма комитет хезмәткәрләре керә. Без белешмәлекләр таратабыз һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәбез. Сүз уңаеннан, билгеләнмәгән урыннарда су кергән өчен штраф алырга мөмкин. «Коену тыела» аншлаглары урнаштырылган урыннарда коенган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган, бу очракта 1000 сумнан 1500 сумга кадәр штраф салу күздә тотыла.
— Ә авыл җирлекләрендә хәл ничек тора?
— Авыл җирлекләрендә дә сулыклар күп, алар шулай ук куркынычсыз түгел. Бу — Кама, Тойма, Криуша елгалары, күп кенә күлләр. Без авыл җирлекләре башлыклары белән анда аншлаглар урнаштыру кирәклеге турында сөйләшүләр алып барабыз. Һәр буа янына коткаручы китереп куеп булмый бит.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Без яңа причал җитәкчелеге белән элемтәгә кердек. Алар хәзер причалга үтеп керергә омтылып куркыныч вәзгыять тудыра торган яшүсмерләр белән хәлне шәрехләде.
Григорий Астахов, «Конт» ҖЧҖ причалы начальнигы:
«Без ике сак предприятиесе белән сөйләшүләр алып барабыз һәм тиздән территорияне саклауны оештырырга ниятлибез. Тик әлегә кайбер кыенлыклар бар — безгә сакчылар өчен көнкүреш бүлмәсе төзергә кирәк, ләкин бүгенге көндә биредә төнлә булу куркынычсыз түгел. Әмма бытовка барлыкка килүгә, тулы кыйммәтле сак та булачак. Ә хәзергә без яшүсмерләр белән үзебез сөйләшеп, хәлне аңлатырга тырышабыз, әмма алар тыңламый, әдәпсез сүзләр белән генә җавап бирә».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: