Алабуга нуры

Алабугада «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» республика иҗтимагый-гуманитар проектының 2 этабын тәкъдир итү булды

Проектның 2 этабында хатын-кызларның сугыш елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы тарихын өйрәнү бурычы куелган.

Җиңү бәйрәме алдыннан, 7 майда Алабуга Үзәк район китапханәсендә тагын бер зур чара булды. Анда Алабуга шәһәр Советы депутаты Чулпан Сафина, Хәтер музее директоры Роза Ибраһимова, шәһәр Мәдәният сарае директоры Елена Морозова, филология фәннәре кандидаты, рус һәм чит телләр кафедрасы доценты Рәхим Гайсин, «Чулман» әдәби-музыкаль иҗат төркеме әгъзалары, Алабугадагы «Мәрхәмәт-Милосердие» җәмгыяте җитәкчесе Лариса Зарипова, китапханәчеләр, тарих укытучылары һәм башкалар катнашты.
Очрашуны алып баручы — «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешма җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова әйтүенчә, әлеге республика проекты буенча байтак эшләр башкарылган инде. Беренче этапта Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар турында презентацияләр ясалган. Республиканың 39 районыннан аларның саны 177 исәпләнә, шулардан алабугалы хатын-кызлар — бишәү.
Алабуга районының «Мәрхәмәт-Милосердие» җәмгыяте җитәкчесе Чулпан Сафина сүзен сугыш чоры хатын-кызлары турында мәгълүмат җыюны ничек оештыруларыннан башлады. Бу эшне районыбыз китапханәчеләре хәзер дә дәвам итә. Шәһәрдәге Үзәк китапханәнең рәсми сайтында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел. Тыл хезмәтчәннәре» дип аталган сәхифә урнаштырылган. Анда 26 хезмәтчән хакында язылган. Район буенча хатын-кыз тыл хезмәтчәннәре исемлегендә 77 кеше теркәлгән.
Проектның 2 этабында хатын-кызларның сугыш елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы тарихын өйрәнү бурычы куелган. АМР райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина тәкъдиме белән, шәһәр-районда Бөек Ватан сугышы вакытында хезмәт фронтында көрәшүче хатын-кызларыбыз турында аларның үзләреннән ишетеп белгәннәр турында язмалар район газеталары битләрендә дөнья күрде.
Рәхим Гайсин — бик күп шигырь һәм җырлар авторы, Николай Лобачевский һәм Велимир Хлебников исемендәге халыкара шигъри фестивальләрдә даими катнашып килә. 2020 елдан ул — Алабугадагы «Лира» әдәби-музыкаль берләшмәне җитәкли. Алабугалыларның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шигырьләр антологиясенә аның да сугыш темасына язылган әсәрләре кергән. Әйтеп үтелгән проект кысаларында Рәхим Мөхәммәт улы тыл хезмәтчәне Анна Аникина турында, аның тормышы хакында ничек публицистик-нәфис очерк язуын сөйләде (Очерк «Новая Кама» газетасында басылып чыкты).
Җирле шагыйрә, «Чулман» иҗатчысы Хашия Төхбәтуллина икенче бер тыл хезмәтчәне — Кәшифә Шәйхуллинаның язмышын бәян итте. Өченче язма герое Миңнесаимә Җиһаншина турында шул ук берләшмәдән Зөлфия Примакова сөйләде. Ике язма да "Алабуга нуры"ның 7 май санында басылды.


Чарада катнашучылар безнең шәһәрдә гомер итүче фидакарь хатын-кызларның язмышын тын да алмый тыңлады. Алар кичергәннәр — авыр, әмма ул — җиңүгә юл. Бөек Җиңүнең ничек яуланганын үзләреннән ишетеп, белеп каласы иде.
Алга таба сугыш хезмәтчәннәренә генә түгел, сугыш чоры балаларына да игътибар биреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: