Алабуга нуры

Алабугадагы борынгы юллар

Алабуга районында машиналар мыжлап торган заманча юллардан читтә борынгы инженерлык корылмалары - инешләр һәм ерманаклар аша салынган таш күперләр, шулай ук аларны тоташтырып торучы табигый известьле таш түшәлгән юллар сакланып калган.

Ижауга илтүче заманча трассага якын урында Каринка елгасы аша салынган зур таш күпер шуларның берсе (рәсемдә).

Еш кына безгә бу юлларны алабугалыларның "Екатерина юллары" дип атавын ишетергә туры килә, әйтерсең лә, алар аша әби патша Екатерина I үзе йөргән. Еш кына аларны Себер тракты дип тә атыйлар. Болар нинди юллар, алар кайчан төзелгән һәм нинди әһәмияткә ия булган? Иске карталар, документлар һәм төбәккә кагылышлы материаллардан файдаланып, бүген без шуларны ачыкларга тырышырбыз.

Алабуганың үткәндә озак вакыт Вятка губернасына караган өяз шәһәре булуын истә тотып, без 1890 елда К.Лаврентьев тарафыннан төзелгән "Вятка губернасы тарихы" дип аталган география дәреслегенә нигезләнербез. Дәреслекнең 107 нче параграфында бирелгәнчә,"Вятка губернасы буйлап үтүче коры җир юлларының барысы почта, земство, һәм коммерциячел трактларга бүленә. Почта трактлары күптән, моннан 100 елдан артыграк вакыт элек, бу җирлекләр әле яхшы таныш булмаган, тирә-юньне урманнар каплап торган дәвердә үк салына".

Димәк, монда почта юллары 18 нче гасырда ук салынган булырга тиеш. Чыннан да, Алабуганы башка өяз шәһәрләре белән тоташтыручы олы юллар булганлыгын раслаучы документлар бар. Мәсәлән, 1805 елда титуллы советник Григорий Зельницкий тарафыннан төзелгән Вятка губернасы, Алабуга өязенең 6 нчы номерлы Махсус планында "Уржум шәһәреннән Алабугага илтүче олы юл" билгеләнгән.

Планда Лекареводан Алабуга ягына таба баручы юл участогы күрсәтелгән, ә ул җирле әһәмияттәге юлларга караганда сизелерлек киң бирелгән. Юлның зур булуы ассызыкланган икән, димәк, ул дәрәҗәсе ягыннан мөһимрәк һәм, һичшиксез, почта юлы булып торган. Әлеге план хәзергә иң борынгы документ буларак, Алабугага илтүче почта юлларының 18 нче гасырда ук булуын расларга, шунлыктан аларны" Екатерина юллары" дип атарга хокук бирә.

Вятка губернасының Алабуга өязе җирләре Планында (1855 ел) өяз шәһәре Сарапулга Почта тракты күрсәтелгән. Планда ул башка юллардан күзгә күренеп аерылып тора, һәм шул нигездә аңлашылганча, 1817 елда патша АлександрI Указы белән расланган почта юлларын төзү кагыйдәләренә туры китереп салынган. Юл салу өчен 30 сажень (60 метр чамасы) киңлегендә җир бирелгән. Шуның 8-10 сажене юл полосасы булса, ике яктан да канау (кювет) һәм табигый каен аллеялары өчен бишәр сажень урын калдырылган. Ике рәттән торган каен посадкалары кышкы чорда юлны кар-буран каплап китүдән саклап торган.

Ринур Бекмансуров, "Түбән Кама" милли паркы хезмәткәре

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: