Алабуга нуры

Алабугалыларның казанышлары һәм проблемалары

Алабугага чираттагы эшлекле визиты белән ТР Дәүсоветы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова килеп китте.

Юбилей белән котлау
Сугыш һәм хезмәт ветераны Нина Левковец бу көнне үзенең 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләүләр кабул итте. Райбашкарма җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбаковоа белән бергә Татьяна Петровна аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды.
− Тормышымнан зарланмыйм, миңа барысы да булыша, онытмыйлар, − ди Нина Левковец.
Үзенең озак яшәү серен ачып бирүен үтенгәч, ул тыйнак кына:
− Ул юк. Беркемне дә кыерсытмый, яши бирәм, − дип жавап бирде.
Нина Васильевна ТАССРның Кама Тамагы районы Сөкәй авылында туган. 1929 елда аларның гаиләсе Казанга күчеп килгән. Сугыш вакытында, 1941-1945 еллардагодах, ул Казан елга техникумында укый, аны тәмамлагач, Вологдага җибәрелә. 1946 елда Казанга әйләнеп кайта. 1950-1969 елларда Коммуналь хуҗалык министрлыгында эшли һәм шул ук вакытта Казан финанс-икътисад институтында белем ала. 1969 елда кияүгә чыга һәм Алабугага күчеп килә. 7нче трестның 50нче төзү-монтаж идарәсендә өлкән икътисадчы, план бүлеге башлыгы була. 1982 елда пенсиягә чыга, әмма 2000 елга кадәр профилакториядә эшли.
Бүгенге көндә Нина Васильевнаның өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Туганнары аның өчен җанын бирергә әзер, аның кебек мәрхәмәтле кеше сирәк очрый, ди алар. Ул тормышны бик нык ярата! Бакчасында эшләүдән туктаганына әле бер генә ел, аңа кадәр бөтен гаиләне яшелчә белән тәэмин итеп торган.
Социаль проектлар фестивале
Татьяна Ларионова килгән көнне Мәдәният сараенда Социаль проектлар фестивале булып узды. Анда үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен кулланыла торган технологияләр тәкъдим ителде. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен күргәзмә һәм мастер-класслар оештырылды. Мәсәлән" "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге балалар церебраль параличы белән авыручылар өчен предметлар һәм җайланмалар күрсәтте. Татьяна Ларионова аларның әһәмиятле булуын, шуңа күрә аларны кайдан алырга кирәген белү өчен, адрес күрсәтелергә тиешлеген билгеләп үтте. Уд 26нчы балалар бакчасы әзерләгән күргәзмә янында тукталды. Бирегә күз органнары авырулы балалар йөри.
− Мине шунысы гаҗәпләндерә, гади генә кыстыргычларны да сез куйган максатка ирешүдә кулланасыз, − диде Татьяна Ларионова.
Моңа охшаш җиһаз үзенчәлекле балаларның сәламәтлеген торгызу өчен махсус чыгарыла, ләкин бәясе югары булганга, сатып алуы кыен. Мөгаллимнәргә аны үзләренә эшләргә генә кала.
13нче балалар бакчасы мөгаллимнәре дә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Бирегә акыл һәм физик үсеше бозылган балалар йөри.
− Барлык эшчәнлек төрләренә дә без уен кертәбез. Бүген без юл кагыйдәләрен өйрәнү, һөнәрләр турында, геометрик фигураларны күзаллауны формалаштыру, безнең эшебездә махсус урын алып торган санау һәм Монтессори материалы буенча автор әсбапларын тәкъдим итәбез, алар безнең балалар өчен аеруча файдалы, − дип сөйли укытучы-дефектолог Надежда Субботина.
Өстәмә белему чреждениеләре вәкилләре мастер-класслар үткәрде. Үз куллары белән уенчыклар, сувенирлар ясаучы балаларга Татьяна Ларионова да кушылды. Балаларның берсе - 14 яшьлек Ислам Зарипов фикерен уртаклашты:
− Мин мондый чараларда беренче тапкыр гына түгел. Бүген магнитчык ясарга өйрәндем, миңа бик ошады.
Абыйлы-энеле Саша һәм Паша Ищук Татьяна Ларионовага үзләре ясаган сувенирны бүләк итте.
Фестивальдә Балалар иҗат үзәге, картлар һәм инвалидларның интернат йорты, балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңа йорт" социаль приюты, Эстетик тәрбия үзәге, "Астра" реабилитация үзәге центр, экология-биология үзәге.
Халыкны кабул итү
Инвалидлар һәм сәламәлек мөмкинлеге чикләнгән балалар проблемалары буенча максатчан кабул итү ике сәгать буена барды. Сорауларның күпчелеге Социаль иминиятләштерү фонды эшчәнлегенә кагылышлы булды. Быелдан башлап, техник реабилитация чараларын бирү бурычын ул үз өстенә алды. Алдан язылуга 7 мөрәҗәгать булса да, чынлыкта алар күбрәк булып чыкты.. Алабугалылар социаль министрлык һәм республика ведомстволары җитәкчеләренә өчәр-дүртәр сорау бирде.
Төзекләндерүгә мохтаҗ
Татьяна Ларионова иң ахырда начар ишетүче һәм ишарә ярдәмендә сөйләшүче балаларның интернат йортына барды. Аның бинасы 1896 елда төзелгән һәм архитектура истәлеге булганга, капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Биредә республиканың 14 районыннан 57 бала укый, аларның яртысы - алабугалылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: