Алабугалылар Балаларны яклау көне уңаеннан сораштыруда катнашты
1 — июнь газиз балаларыбызны яклау көне буларак кабул ителгән, тик аларны яклау бер көн белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бу хакта без алабугалыларның фикерен сораштык.
Гөлнара Сәлимова:
Балалар — безнең киләчәгебез, милләтебез горурлыгы. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре — ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан саклау — һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы. Соңгы елларда балалар саны артуы, балалар бакчаларында шау-гөр килеп торган бала тавышларын ишетү, әлбәттә, барыбызны да сөендерә. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, шөгыль тапсын өчен, бар мөмкинлек тә тудырылган. Шулай да, иң мөһиме: ятимнәр булмасын иде. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Балачак бит ул, мәшәкатьсез, күңелле чор. Шәһәребез балаларның шат тавышыннан һәрчак яңгырап торсын. Һәрбер баланың тормышында иң төп терәге — нык һәм яраткан гаиләсе булсын. Күңел түрендә йөрткән иң изге хыяллары тормышка ашсын өчен, көчебезне кызганмыйк. Балаларны яхшылыкка кечкенәдән өйрәтү кирәк. Шуны истән чыгармыйк!
Фәния Сибгатуллина:
Минем уйлавымча, елның һәр көне балалар көне булырга тиеш. Алар — безнең киләчәгебез. Нарасыйлар көзгедәге шәүләбез кебек. Без үзебезне ничек тотсак, алар да бездән шуны кабатлый. Шәхес тә тәрбиядән, зурларның мөнәсәбәтеннән, яратудан формалаша дип уйлыйм мин. Шуңа күрә һәр көн — ул балалар көне дип әйтсәк тә, бик дөрес булыр. Әйе, балаларга яклау кирәк. Беренчедән, аларны интернеттан якларга кирәк, чөнки ул — үсеп килүче буын өчен бик куркыныч дөнья. Икенчедән, балаларны урам йогынтысыннан яклау кирәк. Өченчедән, хәзерге чорда, холыклары формалашканда, үзләренең масатын табарга булышып, аларда җаваплылык хисе тәрбияләү турында да кайгыртсак иде. Балалар яклауга мохтаҗ, без аларны якларга тиеш.
Венера Динушева:
Баланы тәрбияләүдә иң мөһиме — аралашу. Ул проблемаларын чит-ят кешегә түгел, әти-әнисенә сөйләсен. Шул очракта, без аңа вакытында ярдәм итә алачакбыз.
Соңгы арада төрле сагыз модага керде. Мин улыма чит кешедән аларны алма дип кисәтәм. Мин аңа әйтәм: «Сиңа кемдер ниндидер конфет яки сагыз тәкъдим итә икән, рәхмәт әйт, ләкин алма, бик нык кыстасалар — ал, тик авызыңа каба күрмә, чөнки мин сиңа тәмле конфетны, үзең теләгәнчә алып бирә алам».
Мин һәрвакыт балам белән аралашам. Ул исә, үз мәшәкатъләре турында я миңа, я әтисенә сөйли.
Хәзерге заманда начар уйлы кешеләр күп, яман төркемнәргә керүен теләмим.
Улыма мәктәпкә керергә вакыт җитте. Мин аңа, яшьтәшләре белән яхшы мөгаләмәдә булыр өчен, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлатам.
Безнең гаиләбездә бал системасы. Мисал өчен, үзе уйнаганнан соң, уенчыкларын җыеп куйса, аңа 3 карточка бирелә. Әгәр 10 карточка җыйса, әтисе, я мин аңа ничәдер сум акча бирәбез. Әгәр инде, тәртипсезләнсә, без аның карточкаларын алабыз. Бу инде бала акчаның кадерен белеп үссен дигән максат белән эшләнә. Әлеге система белән ул тыңлаучан, тәртиплерәк була.
Сораштырды: Таңсылу Арсланова
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев