Алабугалылар тоталь диктант язды
14 апрельдә КФУның Алабуга институтында берьюлы ике мәйданчыкта, өченче ел рәттән, алабугалылар Бөтенсоюз мәгариф чарасына кушылды.
“Тоталь диктант” акциясе теләге булган һәркемгә рус теленнән дөрес язу күнекмәләрен тикшерергә мөмкинлек бирә. Быел анда 149 кеше катнашты.
Чарада дөньяның 70 иленнән бер меңнән дә артык шәһәр вәкилләре, безнең республикада 4 меңнән артык кеше катнашты.
− Тоталь диктантны беренче тапкыр гына язуым түгел. Үземне тикшереп, белемемне камилләштерү өчен катнашам. Беренче мәртәбә язганнан соң, бар язу кагыйдәләрен кабатлау теләге туган иде, − ди Лариса Йосыпова.
Текстны ел саен кайсы да булса танылган язучы әзерли. Быел Гүзәл Яхина, “Зөләйха күзләрен ача” романының авторы, үзенең яңа, басмага әзерләнеп килүче “Балаларым минем” әсәреннән алган өзекне өч өлешкә бүлгән: “Иртә”, “Көн”, “Кич”. Беренчесе Мәскәү вакыты белән Ерак Көнчыгышта һәм Көнчыгыш Себердә иртәнге сәгать сигездән, икенчесе – Көнбатыш Себердә һәм Уралда сәгать унбердән, өченчесе – Россиянең Европа өлешендә сәгать икедән яңгырады.
− Диктантны шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары тиз тикшерә. Хатасыз эшләрдән “бишле”гә бара торганнарын бергәләп сайлыйбыз. Үткән елда безнең биш кеше “бик яхшы” билгесе алды, ике ел рәттән алар арасында университетның биология факультеты мөгаллиме Илзирә Гыйбадуллина бар иде, − ди диктантны әйтеп яздыручы Рәисә Әюбова.
Чит ил кешеләре өчен аерым мәйданчык оештырылган иде, алар диктант тексты буенча төзелгән 10 биремнән торган “TruD” тестын үтәде.
Нәтиҗәләр буенча, диктантны 3 кеше “бишле”гә, 22 кеше – “дүртле”гә, 32 кеше – “өчле”гә язган.
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.