Алабуга нуры

Алабугалыларга мөһим карар кабул итәргә кирәк

Алабуга халкына 1нче октябрьдән дә соңга калмыйча Пенсия фондына социаль хезмәтләр җыелмасын алыр өчен тиешле гариза язарга киңәш ителә.

Бу киләчәктә бушлай дару һәм башка социаль гарантияләр, шул исәптән шифаханә-курорт дәвалануы алу, шулай ук дәвалану урынына шәһәр яны тимер юлы һәм шәһәрара транспортында бушлай бару һәм кире кайту өчен кирәк. Алабуга районында хәзер социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия булган 6367 кеше яши. Аларның 3815е акча файдасына сайлау ясаган, бу 59,9 процент тәшкил итә. Бушлай тулы күләмдә социаль хезмәтләр җыелмасыннан яки җыелманың дару өлешен алудан баш тарткан гражданнар кирәкле даруларны бушлай ала алмаячаклар һәм аларга даруларны мөстәкыйль рәвештә сатып алырга кирәк булачак. Бу гаилә бюджеты өчен авыр йөккә әйләнә. Әгәр элегрәк акчалата компенсация файдасына сайлау ясалган булса, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын кире кайтарыр өчен, Пенсия фондына тиешле гариза язарга кирәк. Хәзерге көндә социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында ташлама (шул ук исәптән ташламалы дарулар) алучыларга Пенсия фондына тиешле гариза язу кирәкми.
«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законы нигезендә поликлиника түләүсез өстәмә дарулар белән тәэмин итә.
Өстәмә дару белән тәэмин ителү хокукына ия затлар:
1. Федераль льготниклар:
— Бөек ватан сугышы инвалидлары
— Бөек ватан сугышында катнашучылар
— хәрби хәрәкәтләр ветераннары
— блокадачылар
— вафат булган Бөек ватан сугышы ветераннарының, катнашучыларының һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары
— I-III группа инвалидлары
— чернобыльчеләр
— концлагерь тоткыннары
2. Региональ льготниклар:
— 3 яшькә кадәрге балалар
Түбәндә санап кителгән авырулары булган пациентлар:
— онкология
— СПИД, ВИЧ-инфекция
— нурланыш авыруы
— туберкулез
— бронхиаль астма
— миокард инфаркты (беренче алты ай)
— инсулинга бәйле булмаган диабет
— шикәр авыруы
— глаукома, катаракта
— психик авырулар
— эпилепсия,
— хроник обструктив бронхит
— системалы хроник авыр тире авырулары
— ревматиоид артрит.
3. Күп финанс чыгымнары таләп итүче авырулар:
— онкогематология
— таркау склероз
— муковисцидоз
— гемофилия
— органнар трансплантациясе
— гипофизар нанизм.
4. Орфан авырулары (сирәк очрый торган).
Инвалидлыгы булган затларга дәүләт тарафыннан сайлау хокукы бирелгән: социаль хезмәтләр җыелмасы буенча ташламаны саклап калу яки аны акчалата эквивалентта алу. Күп кенә очракларда пациентлар даруларга каралган акчаларны кредит түләүгә яки балаларына һәм оныкларына ярдәм итүгә сарыф итә. Әмма шуны онытмаска кирәк, өзлегү яки авыруның җитди катлаулануы очракларында дәвалану өчен күпкә кыйммәтлерәк дарулар таләп ителә һәм акчалата компенсация гына җитми. Пациент сайлау алдында кала: кайдан акча алырга һәм гомумән, дәваланыргамы? Ташламадан баш тарткан очракта, аны ел дәвамында кире кайтарып булмый. Ел саен 1 октябрьгә кадәр шәһәр Пенсия фондына ташламадан баш тарту яисә ташламаны кире кайтару өчен тиешле гариза язарга мөмкин, әмма ул киләсе елның 1 гыйнварыннан гына гамәлгә керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан бер пациентның дәвалану бәясе елына якынча түбәндәгечә:
— онкологик авыруларны дәвалау — 2,7 миллион сумга кадәр;
— бронхиаль астманы — 32 мең сумга кадәр;
— шикәр авыруын — 62 мең 500 сумга кадәр.
Үзегез хәл итегез: акчалата компенсация — 889 сум 66 тиен, яки авыруны дәвалау бәясеме (рак — 2,7 миллион сумга кадәр, астма — 32 мең сумга кадәр, шикәр авыруы — елына 62,5 мең сумга кадәр). 
Җитди авыруларны (онкология, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит һәм башкалар) дәвалау өчен материаль чыгымнар, кагыйдә буларак, дистәләгән һәм йөзләгән мең сумнар белән исәпләнә. Онытмагыз, мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: