Алабуга нуры

Алабугалыларны кисәтәләр

Коткаручылар су басуга каршы рейдлар белән йөри башлады. Октябрь, Яр буе, Шишкин урамнарында урнашкан йортларга аерым игътибар бирелә.

Үткән җомгада гына да Алабуга коткаручылары 60 йортта булды. Язгы ташуга каршы тору буенча киңәшләр биреп, алар су килүгә ничек әзерләнергә һәм су баскан очракта, ниләр эшләргә кирәген аңлаттылар.

Һичшиксез, аянычлы хәл турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк. Аннан соң барлык газ җиһазын ябарга, бүлмәне электр утыннан өзәргә, су белән тәэмин итүне бикләргә. Үз документларыңны кайгыртырга. Терлекләрне, йорт хайваннарын, мөмкин булганча, чарлакларга күчерергә. Шулай ук без бу йортларда торучыларга вакытлыча урнашу пунктларының кайда урнашуы хакында сөйләдек. Безнең районда андый урын “Яшь төзүче” лагерендә, – дип сөйләде 75нче янгын бүлеге башлыгы Евгений Шумилов.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча Гражданнар оборонасы Идарәсе башлыгы Николай Доронин шәһәр киңәшмәсендә сөйләгәнчә, район территориясендә язгы су ташуын кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү чараларының планы төзелгән. 2 апрельдә халыкка гадәттән тыш хәлләр  килеп чыгу куркынычы турында хәбәр итү системасы тикшереләчәк.

– Алабугада су баса торган урыннарда сиреналы-сөйләмә җиһазлар урнаштырылган, шуларның эшкә сәләтлелеге тикшерелә, хәбәр җиткерү максатында шулай ук махсус хезмәтләр – Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш эшләр министрлыгы автомобильләре дә файдаланылачак, – диде җитәкче.

Шунысын әйтергә кирәк, Алабуга районында 8 буа бар. Язгы ташуга әзерләнү уңаеннан, алдан суны киметү оештырылган, җаваплы кешеләр белән инструктаж уздырылган, күзәтчеләр билгеләнгән. Шәһәрнең гидротехник корылмалары (күперләр, суүткәрә һәм су агыза торган торбалар, табигый суларны агыза торган, яңгыр сулары канауларының торышы тикшерелгән. Шумиха инеше һәм Горький урамыннан Казан урамына кадәр су уздыра торган торбалар боздан азат һәм эрегән кар суын үткәрергә мөмкинлек бар.

– Шишкин урамында җитди хәл килеп туарга мөмкин. Элекке көймә станциясе урынындагы су уздыра торган торбага өлешчә кар тыгылган. Әлеге торбага килә торган табигый су юлы кардан чистартылганга, кар суларының Шишкин һәм Таулы урамнарындагы корылмаларны басып китү куркынычы бар. Көннәр җылытуга, чокыр һәм Мәйданнан аккан су бу урамнардагы йортларга керергә мөмкин. Шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләргә шуңа игътибар итәргә кирәк, Казан урамы, Нефтьчеләр проспекты, Мәскәү, Тойма, Шишкин урамнарына таба табигый су юллары кар һәм боз белән тулы. Сезнең йорт каршындагы канауларны беркем дә чистартмаячак, көч тә җитмәячәк, шуңа күрә һәр кеше үз йорты каршындагы тротуарны, су юлын ачарга тиеше, – диде Николай Доронин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: