Алабуганың 1 нче гимназиясендә Гаилә бәйрәме узды
Хәзерге заманда һәр кешегә кайтып җылынырлык җылы учак, күңеленә дәва табардай тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көне буе дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.
Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Гаиләдә дус, тату, бердәм булып яшәү - ул үзе бәхет бит!
26 февральдә 1 нче гимназиянең актлар залында "Бердәм, тату гаилә - илгә, халкыма терәк" дип аталган Гаилә бәйрәме узды. Бу - кичә генә түгел, ә бәлки шәһәребездә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнүче шәхесләрне бергә туплаган "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары белән очрашу да иде.
Алабуга - элек-электән бик җанлы тормыш белән яшәгән. Күренекле кешеләрнең кылган эш-гамәлләре нәтиҗәсендә ул Чулман буеның мәдәни һәм мәгърифәт үзәге булып торган. Шуның нәтиҗәсе буларак, шәһәр тарихы язучылар, рәссамнар, музыкантлар исеме белән тыгыз бәйләнештә. Бәйрәм кичәсен гимназия директоры Лилия Сафиуллина ачып җибәрде. Әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Сүзне "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Насих Сөнгать улы Әхмәдуллин дәвам итте. Берләшмәнең тарихына тукталып, аның үсеше, киләчәге турында сөйләде, шигырьләрен укып, тамашачыда соклану хисләре уятты. Әлеге берләшмәнең күренекле шагыйрәләре - Фәридә Хәбибрахманова, Гөлзадә Әхтәмова, Лира Ибраһимова, Әлфия Гарипова үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды, тамашачыны хисләр дулкынына күмде. Владимир Мироваев, Ленар Әхмәдуллин, Альмира Әхмәдуллина, Айзилә Вахитоваларның моңлы тавышлары күңелләрне моңландырып, уйландырып, җилкендереп җибәрде.
Гаиләдә иң кадерле зат - әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, гадилек һәм уңганлыкны тагын кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса, тормышның яме, ашыбызның тәме булмас иде. Ә безнең әниләр барысына да өлгерә: эшен дә эшли, балалар да тәрбияли, хәләл җефетләрен дә игътибардан калдырмый, йорттагы эшләрне дә җитәкли. Шуның өстенә әле иҗат эше белән дә шөгыльләнәләр. Кичәдә Әнисә Һадиуллина гимназиянең ата-аналары исеменнән чыгыш ясады, үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды.
Бәйрәмнең тамашачыны иң җәлеп иткән өлеше - гимназия укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән сәхнәләштергән өзек булгандыр, мөгаен. Тамашачылар игътибарына З. Гайсинаның "Очрашу" дип аталган премьерасы тәкъдим ителде. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрне үз эченә алган, картлар йортындагы әбиләрнең күңел халәтләрен сурәтләгән бу күренеш бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр.
Шәмсия Фәсхиева, Гөлфия Шәйхетдинова, Алсу Мөбарәкҗанова, Айзилә Вахитова, Илсур Адиятуллин һәм Ренат Гайнуллинның чыгышын тамашачы бик җылы кабул итте.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләюзә Вәгыйзова тарафыннан әзерләнгән әлеге очрашу һәркемнең күңелендә матур, җылы хисләр уятты.
Зимфия ГАЙСИНА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачакБу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.1800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51800
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.8100
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.6900
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.6800
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.6100
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.6000
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.5200
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.5100
-
2 март 2021 - 19:33Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.4900
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.4800
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.4500
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4400
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.4400
-
2 март 2021 - 16:45Солы печеньесы Кичке чәйгә тәмле һәм тиз әзерләнә торган тәмлүшкә рецепты.4400
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.4200
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.3900
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.3800
-
2 март 2021 - 13:10Алабуганың яшь теннисчылары мактау пьедесталында Өстәл теннисы буенча «Ак яшен» ачык турниры Мамадышта үтте.3400
-
2 март 2021 - 07:30Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала.3300
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.3200
-
2 март 2021 - 09:35Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.3100
-
2 март 2021 - 10:34ТР Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.3100
-
2 март 2021 - 15:30Алабуганың Боз сарае бәйгедә катнашырга чакыра «Единая Россия» спорткомплексы бассейнда 10 шөгыльләнүгә абонемент бүләк итә.3000
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2900
-
2 март 2021 - 09:22Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.2900
-
3 март 2021 - 13:47Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр Җомгага кадәр җылы булачак.2900
-
2 март 2021 - 08:30Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.2800
-
2 март 2021 - 14:30«Түбән Кама» милли паркы үзенең юбилеена видеоконкурс игълан итте Анда теләгән һәркем катнаша ала.2800
-
2 март 2021 - 11:302 март — халыкара шырпы көне Кешенең тормышын утсыз күз алдына китерү дә кыен. Ул салкында җылыта, кайнар ризык әзерләргә булыша, яшәгән җиребезне матуррак һәм уңайлырак итә.2700
-
3 март 2021 - 09:39Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.2700
-
2 март 2021 - 16:10Яз көне россиялеләрне кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.2500
-
3 март 2021 - 12:55Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.2400
-
2 март 2021 - 13:18Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» катнашында плей-оффка открыткалар чыгуны анонслады Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.2300
-
2 март 2021 - 13:21Татарстанда коронавирус йоктырган 32 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.2200
-
3 март 2021 - 11:00Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.2200
-
3 март 2021 - 09:00Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.2100
-
3 март 2021 - 08:15Алабугалыларны Масленицаны билгеләп үтәргә чакыралар Халык күңел ачулары Ленин мәйданында узачак.1900
-
3 март 2021 - 15:16Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.1900
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.1800
-
3 март 2021 - 16:55Алабуга спортчысы көрәш буенча Татарстан Беренчелегендә призер булды Ярыш нәтиҗәләре буенча 40 кг.га кадәр авырлык категориясендә Фазлыйов Данияр бронза медаль яулады.1600
-
3 март 2021 - 16:30Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша.1200
-
3 март 2021 - 15:45Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.1000
-
3 март 2021 - 16:00«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла.1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика