Алабуга нуры

Алар безнең тынычлыкны саклый

Эчке эшләр министрлыгы органнары хезмәткәрләре өчен кичә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Мәдәният сараенда концерт үткәрелде.

Бәйрәмгә килүчеләрне мәрмәр залда Алабуганың суворов хәрби училище курсантлары һәм тынлы оркестр каршы алды. 

Полиция хезмәткәрләре һәм ветераннарын район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина котлады:

– Хокук тәртибен яклаучылар һөнәре – илдә иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Без территорияләрнең җәлеп итүчәнлеге һәм кешеләр тормышы өчен иң төп шартларның берсе – иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч булуын яхшы аңлыйбыз, шул сәбәпле Эчке эшләр органнары эшчәнлегенә һәрвакыт зур игътибар бирелә. Нәкъ менә сезгә дәүләт гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, законлы мәнфәгатьләрен яклау ышанып тапшырылган. Район абруе, җәмгыятьтәге татулык һәм тынычлык сезнең компетенциягезгә, җаваплылык һәм принципиальлеккә бәйле.  Алабуга районы хокук яклаучылары үзләренең җаваплы миссиясен лаеклы үти, алабугалыларның тынычлыгын ышанычлы саклый һәм югары һөнәри осталык күрсәтеп, җинаятьчелеккә, коррупциягә каршы көрәшә, террорчылыкны кисәтү буенча яхшы эш алып бара һәм нәтиҗәләргә ирешә, − диде ул.

Шулай ук ул хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алды һәм барлык хезмәткәрләргә дә алабугалыларның иминлеген тәэмин итә  торган шәһәр чараларын үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Бүген полиция хезмәткьрльре берничә дистәләгән мең алабугалының тынычлыгын саклый, елдан-ел җинаятьләрне ачу күрсәткечләрен яхшырта. Агымдагы елның 9 аенда Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 484 җинаять ачылган.  Җинаятьләрне ачу 80 процентны тәшкил итте.

Район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән бу көнне күп кенә полиция хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан соң, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: