Аларның батырлыгы – безнең өчен үрнәк

Үткән пәнҗешәмбедә шәһәрдә "Мәрхәмәтле эшләр марафоны"булып узды.
Алты сәгать буе Мәдәният сараеның мәрмәр залында барган чара вакытында 336 мең сум акча җыелды, сәламәтлеге чикләнгән 20 балага ярдәм итәргә мөмкинлек туды. "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" күпләргә хыялын тормышка ашырырга булышты. Шулар арасында - 10нчы мәктәп укучысы 16 яшьлек Юлия Смирнова. Аның диагнозы - ДЦП. Тимераякка басарга теләген тормышка ашыруда Юлиягә бу авыру да киртә булып тора алмаган.
− Беркөнне мин телевизордан фигуралы шуу карадым һәм бозга чыгасым килде, әмма табиблар башта аякларны ныгытырга кирәк диде. Бию, чаңгыда йөрү белән шөгыльләнә башладым.
Юлия максатына ирешү өчен 9 ел тырыша. Бу вакыт эчендә ул бик яхшы нәтиҗәләргә иреште - чаңгы ярышларында медаль һәм дипломнарга лаек булды, тимераяк һәм классик стильләрне өйрәнде. Кызның әнисе Наталья Юрьевна әйтүенчә, кызы үзе мөстәкыйль рәвештә чаңгы секциясенә язылган, бу турыда алар тренер үзләрен әңгәмәгә чакыргач кына белеп ала.
− Беркөнне Юля миңа: "Спорт белән шөгыльләнәчәкмен. Спорт - минем тормышым", − диде. Хәзер кызымның сүзләрен башкаларга үрнәк итеп китерәм, − ди Наталья Смирнова. Юлия шулай ук футбол уйнарга, музыка тыңларга, дуслары белән йөрергә ярата, ул көр һәм ачык күңелле кеше.
− Ничек кенә авыр булса да, мин барын да җиңеп, тимераякка басачакмын, − ди ул ышаныч белән.
Һәм аның хыялы тормышка ашты - марафон ахырында гала-концерт вакытында аңа махсус тимераяклар тапшырдылар. Юлия аларны киеп карады инде.
− Без ишегалдындагы шугалакка барып кайттык, Боз сараенда булдык, бу ялларда 6 микрорайон шугалагына барырга җыенабыз, − ди Наталья Юрьевна һәм бүләкнең көтелмәгән булуын әйтә. - Иң мөһиме - балам йөри, уйлый, яши. Бу иң зур бәхет.
Юлиягә сәхнәдә бу бүләкне Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Антон Кузнецов тапшырды.
− Мәгариф идарәсе вәкилләре тарафыннан олы эш башкарылды: кәгазь җыю буенча масштаблы акция үтте. Бар мәгариф учреждениеләре актив катнашты һәм 9350 килограмм макулатурыа җыелды. Бу чаралар ярдәмендә без Юлия Смирнова һәм Айваз Мотыйгуллинның хыялларын тормышка ашырдык, − дип сөйләде Антон Кузнецов.
Айвазга реабилитация велосипеды бүләк иттеләр. Малайның шатлыгына чикләр булмады.
− Мин велотренажерда шөгыльләндем, чынында йөрергә теләгән идем, − диде Айваз.
Бу көнне Ангелина Панкованың да теләге чынга ашты - райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова аңа интерактив курчак бүләк итте. Людмила Рыбакова - бу марафонны булдыру фикерен рухландыручы буларак, проект турында менә нәрсәләр сөйләде:
− Проектның төп максаты - сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" - ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясау, ул алга таба да дәвам итәчәк, инвалид яши торган гаиләләргә булышачакбыз. Беренче марафоннан соң ук, аларга булышырга теләүчеләрдән шалтыратулар артты. Бу иң мөһиме.
− Без шәһәр объектларының барысы да инвалидлар йөрерлек булсын, алар спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, барын да эшләргә, көнкүрештә очрый торган кыенлыкларын киметергә тырышабыз. Сезнең тормышны яратуыгыз, чыдам һәм түземле булуыгыз, балаларының үсеше өчен яхшы шартлар тудыручы әти-әниләрегез гаҗәпләнерлек. Алар - барыбыз өчен үрнәк, − дип мөрәҗәгать итте марафонга килүчеләргә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина. "Милосердие - Мәрхәмәт" депутат хатын-кызлар берләшмәсе исеменнән ул Виктория Чижик өчен Гросс тренажерына сертификат тапшырды.
Виканың әнисе Александра Чижик бүләккә бик шат, Вика басып торырга һәм атларга өйрәнәчәк.
Моның белән генә эш бетми әле, чөнки тирә-юнебездә ярдәмгә мохтаҗлар бик күп.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачакӨмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.3900
-
19 апрель 2021 - 17:00Татарстан эшкуарлары «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 миллион сум акча алды Хәзерге вакытта 3 процентлы «ФОТ 3.0» яңа ташламалы программа буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларына 721,3 миллион сумлык 272 гариза канәгатьләндерелгән.9700
-
19 апрель 2021 - 12:56Район газетасына языл һәм ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат от «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.9400
-
19 апрель 2021 - 11:43Алабугада Җиңү көненә әзерлек башланды Май башында бөтен шәһәр буенча ветераннар портретлары төшерелгән билбордлар урнаштырылачак.8300
-
19 апрель 2021 - 11:48Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.8000
-
19 апрель 2021 - 15:24Алабугалылар өмәдә 100 капчык чүп-чар җыйды Өмәгә җыелучылар сугышчы-интернационалистларга куелган мемориал янындагы мәйданны тәртипкә китерделәр.7900
-
19 апрель 2021 - 09:09Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт ала Табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан инде 11 ел үткәрелә.7400
-
19 апрель 2021 - 14:05Алабугада ял көннәрендә исерек килеш машина белән идарә итүче 5 шофер тотылган Закон бозучылар административ җавап бирәчәк.7300
-
19 апрель 2021 - 09:15Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 миллиард сум тотылачак Татарстан Республикасы казансыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.7000
-
21 апрель 2021 - 17:15Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар Нәселле терлек конкурсы Казанда 1-3 июльдә үтәчәк АГРОВОЛГА агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырыла.6600
-
20 апрель 2021 - 10:16Алабугалылар «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала Быел технологик якын килү үзгәрде.6400
-
19 апрель 2021 - 09:41Алабугада юл-транспорт һәлакәте булган Чит ил машинасын йөртүче шофер район Үзәк хастаханәсенә озатылган.6200
-
19 апрель 2021 - 16:46Алабуга җитәкчелеге өмәдә катнашты Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк.6100
-
20 апрель 2021 - 09:26Алабуганың Sollers заводы май аенда Аurus серияле производство эшләтеп җибәрәчәк Беренче автомобильләр май аенда сатып алучыларга тапшырылачак.6100
-
20 апрель 2021 - 11:52Алабуга полициясендә атна эчендә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр кабул ителгән Әлеге мәгълүмат белән полициянең җирле бүлекчәсендә уртаклаштылар.6100
-
19 апрель 2021 - 16:00Алабуга тхэквондочылары бүләкләр копилкасын тулыландырды Ярышлар Яшел Үзәндә узды.6000
-
20 апрель 2021 - 13:13Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.6000
-
20 апрель 2021 - 15:54Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды Шулай ук Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра.5400
-
20 апрель 2021 - 11:09Алабуганың беренче газеталарына язылу дәвам итә 1 апрельдән «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.5300
-
21 апрель 2021 - 16:45Алабугада шәһәр төзелеше советы утырышында 16 гаризаның 6сы хупланды Утырыш район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.5300
-
20 апрель 2021 - 15:40Татарстанда кара еланнар уянган Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.5100
-
20 апрель 2021 - 17:30Татарстанда яңгыр һәм 16 градус җылы көтелә Җил көньяк-көнчыгыш юнәлештә исә һәм урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.5100
-
20 апрель 2021 - 09:03Рөстәм Нуриев киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды Бүләкләү тантанасы «эшлекле дүшәмбе»дә узды.5000
-
21 апрель 2021 - 11:34Татарстанда бүген көчле җил һәм урыны белән яңгыр көтелә Җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән ул 15-20 метрга җитәргә мөмкин.4700
-
21 апрель 2021 - 13:45Йөкле хатын-кызлар 6 мең 350 сум күләмендә айлык түләүләр алачак Авыр матди хәлдә һәм йөклелекнең иртә срокларында булган хатын-кызларга ай саен акчалата ярдәм биреләчәк.4700
-
19 апрель 2021 - 16:35Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе коронавирустан прививка ясатты Алабуга җитәкчеләре арасында #япривился челленджы дәвам итә.4600
-
21 апрель 2021 - 07:30ТР бизнес-омбудсмены онлайн-сәүдә үсеше һәм Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәк Турыдан-туры эфир 21 апрельдә 13.30 сәгатьтә була.4500
-
21 апрель 2021 - 16:00Леонид Якубович «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган Данлыклы алып баручы «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.4400
-
21 апрель 2021 - 08:19Татарстанда кичә коронавирустан өч кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 449 кешегә җиткән.4200
-
21 апрель 2021 - 11:02Алабугада «Осталар ярминкәсе» үткәрү вакыты үзгәрде Хәзер ул ял көннәрендә сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр үтәчәк, ә 1 майдан ярминкә көн саен эшли башлый.4200
-
21 апрель 2021 - 13:05Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.4000
-
22 апрель 2021 - 08:10Алабугада елга трамвае 30 апрельдән йөри башлый Кама буенча беренче рейска М-8 пассажир теплоходы 30 апрельдә кузгалачак.4000
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачак Өмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.3900
-
20 апрель 2021 - 14:44Алабуга суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карады Фаҗига 2020 елның сентябрендә булган иде.3800
-
20 апрель 2021 - 16:42Алабугада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү турында килешү имзаланды Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.3800
-
21 апрель 2021 - 08:05Татарстанда 2021 ел урман культуралары сезоны ачылды Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә башланды.3700
-
21 апрель 2021 - 13:23Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк Түләүне август урталарында бирә башларга мөмкин.3600
-
21 апрель 2021 - 10:23Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды Морт авылында үткән киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар чакырылган иде.3500
-
21 апрель 2021 - 15:30Татарстанлыларны май аенда берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.3400
-
21 апрель 2021 - 15:02Алабугалыларга яңартылган территория проектын тәкъдим иттеләр Алабугада 4 микрорайондагы Георгий паркының икенче чиратын төзекләндерү турында фикер алыштылар.2800
-
22 апрель 2021 - 13:30Алабугада «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабы узды Конкурста шәһәр һәм районның 18 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.2000
-
22 апрель 2021 - 14:30Район газетасына язылучылар арасында ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат уйнатыла «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.1800
-
22 апрель 2021 - 12:23Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.1700
-
22 апрель 2021 - 15:58Алабугада пирамидаль тирәкләр утырталар Бүген эшләр Яр Чаллы шоссесында бара.1600
-
22 апрель 2021 - 17:12Чаллыда милли матбугат үзәге оештырыла «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларын заманча эшләргә өйрәтәчәкләр.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика