Алабуга нуры

Алдакчылар акча аулый

Соңгы вакытта мәгълүмәт чараларында кеше хисабына баерга теләүчеләрдән чираттагы зыян күрүчеләр турында хәбәрләр күренә башлады. Күпчелек ысуллар инде таныш, шулай да аларга алданучылар табыла.

Уяулык һәм тагын бер кат уяулык

Якын араларда редакциягә алабугалы хатын-кыз борчылып шалтыратты. Аның сөйләвенә караганда, алдагы көнне иртәнге сәгать биштә аңа улының кеше кыйнавы һәм кичекмәстән акча күчерергә кирәклеген хәбәр итәләр. Ул әңгәмәне дәвам итеп тормый, чөнки аның ике кызы гына бар. Ә менә 62 яшьлек ир-ат март аенда полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган, алдау юлы белән аның 20 мең акчасын үзләштергәннәр. Безгә эчке эшләр бүлегендә аңлатуларынча, ул улына даими рәвештә алимент түләгән, әмма аның белән аралашмаган. Бу иргә бер билгесез кеше үзен юстиция майоры Җданов дип тәкъдим итеп, улының юл фаҗигасендә гаепле булуын белдерә. Эшне зурга җибәрмәс өчен, акча түләргә куша. Әти кеше терминал аркылы 20 мең сум акча күчерә. Соңыннан гына алдануына төшенә. Улына шалтыраткач, бу хәл раслана. Андый очраклар җитәрлек.

Алабуга ЭЭБ мәгълүмәт чаралары белән бәйләнеш буенча инспекторы Любовь Бикмуллина сүзләренә караганда, 2016 елда полициягә төрле алдау төрләре буенча 341хәбәр килгән, быел 1 квартал эчендә - 114. Интернет һәм мобиль телефоннар белән бәйле ялган үткән елда 42, быел - 8 очрак теркәлгән. Җинаятьләрне тикшерүчеләр инде берничә тапкыр билгеләп үткәнчә, безнең районда яшәүчеләр белән күбрәк Самара өлкәсендә төрмәдә утыручылар бәйләнешкә керә.

− Алар сим-карта белән эшләүне җайга салган. Гражданнардан акча килү белән, алар картадан котыла. Аннан кем файдаланганын исбатлау бик катлаулы, шуңа күрә үзең турында телефон аркылы билгесез кешеләргә берни дә хәбәр итмәү бик мөһим, − ди Любовь Анатолий кызы.

Әйтергә кирәк, алданган кешеләрнең барысы да полициягә мөрәҗәгать итми. Кайберәүләр, ялганга ышанып, соңгы акчаларыннан колак кага, ләкин, гаепләүләреннән яисә көлүләреннән куркып, бу турыда беркемгә дә сөйләми.

Алабугалыларны ничек ялганлыйлар

Кагыйдә буларак, якын кеше катнашындагы вакыйга, банк картасы белән килеп чыккан кыенлыклар турында смс-хәбәр җибәрелә. Алдакчыларга хәзер мәгълүмәти технологияләр ярдәм итә. Интернет кулланучылар үзләре һәм гаиләләре хакында мәгълүмәтне социаль челтәрләргә куя бит.

1. Якын кешегез сезнең булышуга мохтаҗ

Иртәнге сәгатьләрдә карлыккан, аянычлы тавыш белән якыныгыз шалтыратып, полиция белән каршылык килеп чыгуын хәбәр итә. Аннары трубканы "полиция хезмәткәре" ала, "туганыгыз"га булышу өчен билгеле бер күләмдә акча кирәк булачагын әйтә. Ул гади бер кеше яки төрмәдә утыручы булырга мөмкин. Аның һәрвакыт ярдәмчеләре бар. Сез ризалашуга, акча күчерү ысулын атыйлар.

Нәрсә эшләргә:

- туганыгыздан икегезгә генә билгеле әйбер турында сорагыз;

- туганыгыз сезнең тышкы кыяфәтегезне тасвирласын;

- кизү бүлегенең номерын белешеп, мәгълүматның дөреслеген тикшерегез;

- туганыгыз белән бәйләнешкә керегез.

2. Ярдәм сорау

Ярдәм сорап, якыныгыз язганга охшаган хәбәр килә. Шалтыратуыгызны, яки шул номерга билгеле бер күләмдә акча күчерүегезне сорыйлар.

Нәрсә эшләргә:

- җавап бирмәгез һәм туганыгызга яисә аның янәшәсендә булырлык кешеләргә шалтыратып, хәлне белешегез.

3. Кәрәзле элемтә операторы шалтырата

Операторыгызның техник ярдәм вәкиле шалтыратып, ниндә дә булса хезмәт күсәтү төрен тоташтыруны тәкъдим итә. Риза булсагыз, телефонга кертү өчен код атыйлар. Әлеге код сезнең исәптән алдакчы исәбенә акча күчерә.

Нәрсә эшләргә:

- код кертмәгез, "кайнар элемтә" телефоны буенча кәрәзле элемтә операторыгызга шалтыратыгыз.

4. Мобиль күчерү

Сезгә баланс тулылану турында хәбәр килә, аннары шалтыратып, моның хата булуын белдерәләр һәм мобиль күчерү юлы белән акчаны кайтарырга кирәклеген әйтәләр. Билгеле, сезгә акча күчмәгән, үзегезнекен җибәрәчәксез.

Нәрсә эшләргә:

- балансыгызны тикшерегез.

5. Банк картасына куркыныч яный

Банк картагызның ябылып торуын хәбәр итәләр, тулырак мәгълүмәт алу өчен, шалтыратырга кирәк. Сез шалтыратуга, банк эшендә үзгәрешләр яисә кыенлыклар турында әйтеп, крта номерыгызны, аны яңадан теркәү өчен дигән булып, карта пин-кодын сорыйлар. Нәтиҗәдә, бөтен акчагыз алдакчылар кулына күчә.

Истә тотыгыз: картагыз турында белешмәне беркемгә дә әйтергә ярамый, хәтта банк та моны сездән таләп итә алмый!

Нәрсә эшләргә:

- банкның ярдәмче хезмәтенә шалтыратыгыз.

Акчасыз, әмма чиста… карма белән

Еш кына безнең гражданнар төрле сихерче, күрәзәчеләрнең тормышыгызны җайлыйм дигән вәгъдәләренә ышана. Бозымнан котылу яисә яраткан кешеләрен үзләренә карату өчен, соңгы тиеннәренә кадәр чит кешегә тапшыра. Могҗиза буласына өмет өзелгәч, үзләре бурычка баткач кына, хокук саклау органнарына киләләр, тик тир түгеп тапкан акчаларын кайтару һәр очракта да мөмкин түгел шул.

2013 елның ноябрендә 42 яшьлек алабугалы хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, сөйләвенчә, октябрь урталарында ул телевидение тапшыруы караган вакытта, "йөгерек юл"да Ксения исемле экстрасенсның кыен хәлдә калучыларга ярдәм итүе турында белдерү күреп алган. Күрсәтелгән номерга шалтыратып, мәгълүмәт калдыра. Бер атнадан, аңа бер ир-ат шалтырата, үзен язмышны парапсихологик коррекцияләү үзәге хезмәткәре дип, шәхси тормышына кагылышлы берничә сорау бирә. Аяк киемнәрен салып, уңайлы итеп тыныч утыруын, аның проблемаларын ачыкларга мөмкин булсын өчен, кул учларын өскә каратуын сорый. Кыенлыкларның күп булып чыгасына шик тә юк. Аларны бетерү өчен, 20 мең хәйрия акчасы җибәрергә кирәк икән. Соңрак тагын 10 мең сум акча чыга. Шуннан соң бу хатынга гел шалтырата башлыйлар. Акча каналы ачарга тәкъдим итәләр, башта 11 мең, аннан 17 мең сум акча күчеререргә туры килә. Алар ярдәменнән баш тарта башлагач, дәвалануны туктатсаң, аякларың йөрми башлар, диләр. Нәтиҗәдә, танышларыннан әҗәткә алып, кредит рәсмиләштереп, ул әлеге үзәккә 400 мең сумнан артык акча озата. Үз иреге белән биргәнгә, аларны кире кайтара алмый. Кибеттә сатып алган товар сыйфатсыз, вакыты чыккан булганда, кире бирергә мөмкин, ә бу очракта күрсәтелгән хезмәтләрне ничек тикшерергә? Бәлки, күрәзәчеләр чынлап та кармасын чистарткандыр.

"Бер көнлек" фирмалар

Салым хезмәтендә сөйләүләренчә, 19-24 яшьлекләр шикле финанс операцияләре үткәреп, пластик карталардан акча алу ярдәмендә 1 миллион сумнан артык акча үзләштергән. Тикшерү ачыклаганча, ул акчалар "бер көнлек" фирмаларга күчкән.

− Әлеге мәгълүмәт буенча 35 салым түләүче эләккән, алар Татарстан буенча 9нчы районара салым инспекциясендә исәптә, − диләр салым хезмәтендә.

Бу кешеләр үз исеменә пластик карталар рәсмиләштергән һәм, пин-кодлары белән бергә башкаларга тапшырган, шуңа күрә бу карталарга керә торган акчалардан алар файдаланмаган. Тик бу алар сүзе буенча шулай, дәлилләр юк. Салым хезмәткәрләре фикеренчә, карта ияләре акчаны үзләре теләгәнчә тоткан. Шул ук вакытта физик затлар керемнәре турында декларация тутырырга һәм бюджетка түләүләрен башкарырга тиеш.

- Бу ТР Югары Судының Апелляция билгеләмәсе белән дә раслана, анда судьялар түбәндәгене күздә тоткан: банк картасын алганда, физик зат картаны ясау, аннан файдалану кагыйдәләре белән ризалаша. Килешү шартлары буенча, клиент картаның саклануын, ПИН-код һәм (яки) карта реквизитлары турында белешмәнең конфиденциаль булуын тәәмин итәргә бурычлы. Банкка картаның югалуы яисә аны законсыз кулланулары турында язма гариза кергәнгә кадәр, карта белән операцияләр өчен, клиент үзе җавап бирә. Ни булса да, аңа картаның пин-код һәм махсус номерын башка затларга әйтү тыела, - диләр салым хезмәтендә.

Хәзер әлеге кешеләр "кара" исмлектә. Алар ил территориясендәге банкларда исәп ача, ипотека рәсмиләштерә, ссуда ала алмый.

Экспертлар фикере

Любовь Бикмуллина, Алабуга Эчке эшләр бүлегенең мәгълүмат чаралары белән бәйләнеш буенча инспектор:

− Алдау очраклары күп, акча үзләштерү ысуллары камилләшә. Шунысы куанычлы, алар мәгълүмат чараларында актив яктыртыла, халык хәбәрдар булып тора. Иң мөһим кагыйдә: шалтыратучылар үзләрен кем дип таныштырса да, ят кешеләргә ышанмаска. Әти-әниләрне дә кисәтеп торырга кирәк, чөнки өлкәннәр тиз ышанучан. Сайтлар ярдәмендә төрле товар сату-алуда ялганлау очраклары күбәйде. Алдан түлибез дигән булып, карта номерыгызны сорыйлар икән, шикләнегез. Уйламыйча алынган кыйммәтле әйберне кире кайтарырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр бар. Монысы продукцияләренә презентациягә халыкны чакыра торган компанияләргә кагыла. Алар, гамәлдә, закон бозмый, товарын күрсәтә генә, аласызмы-юкмы - сезнең эш.

Равиль Салихов, адвокат:

− Банк картасында акча булмый, ул − карта иясенең исәбендә. Пластик кисәге - шул акчаларны алу чарасы гына. Скимминг (скиммер тибындагы җайланма банк карталары ярдәмендә алдау өчен кулланыла. - авт.) юлы белән банкоматта урнаштырылган махсус җайланма ярдәмендә мәгълүмәтне күчерәләр. Интернет-кибет серверларында карта хуҗасы турында белешмә калырга тиеш түгел, әмма еш кына ул үтәлми. Моннан алдакчылар оста файдалана. Бераз гына шик булганда да, тизрәк картаны блокировкаларга, банкта сездән башка үткәрелгән операция турында гариза язарга кирәк.

Карта пин-кодын беркемгә дә әйтмәгез, блокнотка язмагыз, шәхси кодны җыйганда, клавиатураны кулыгыз белән каплагыз, карта югалган очракта, телефоныгызда картага юлны яба торган номер булсын.

Светлана Корочкина, психолого-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге "Шанс" җитәкчесе:

− Интернет һәм мобиль телефоннар алдау өчен кулай чыганак булып тора, шуңа күрә һәрвакыт саклык чараларын күрү әһәмиятле.

Алдакчылар кешеләрне иртән борчый, бу вакытта тәнкыйди фикерләү түбән, бу психофизиологик үзлек. Кагыйдә итеп алыгыз - телефон, электрон элемтә аркылы кергән хәбәрләрне башта тикшерегез, алар дөреслеккә туры киләме. Туганнарыгыз белән аралашып торыгыз.

Сезнең карта исәбенә акча күчәсе булганда, карта номерыгызны, паспорттагы исемегезне әйтергә мөмкин, фамилияне әйтергә кирәкми.

Телефонга код белән раслана торган хәбәр килергә тиеш түгел (әгәр мобиль банк хезмәте тоташтырылган булса). Код килгән икән, сез ятьмәдә дигән сүз.

Бердәнбер мөмкин хәбәр - ул сезнең исәпкә билгеле бер күләмдә акча күчерелүе!

Интернет-кибеттә түләгәндә яисә сайт аркылы тимер юлга билет алганда, бернинди мәгълүмәт тә хәбәр итмәгез.

Кирәк мәгълүмәтне сез үз кулыгыз белән тутырырга тиеш: карта номерын, исем-фамилияне картада язылганча, латин хәрефләре белән,

- картаның икенче ягындагы CVC-код.

Карта мәгълүмәтен кулга төшергән кеше ни эшләргә мөмкин?

Карта номерын, иясен, гамәлдә булу вакытын белгәндә, Интернет-кибетләрнең кайберләрендә алган товар өчен түләргә мөмкин.

CVC-код яисә смс хәбәреннән кодны белгән очракта − Интернет аркылы теләсә кайда түли, сезнең картаны үз исәбенә куша, бөтен акчагызны күчерә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: