Алабуга нуры

Александр Максютин: бокс, тренер эше һәм үз укучылары турында

Александр Максютин инде 43нче ел тренерлык эше белән шөгыльләнә. Ул — Алабуга бокс мәктәбенә нигез салучы.

Тренерлык эшчәнлеген Александр Максютин 1978 елда ук, «Кама буе нефте» нефть-газ чыгару идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгәндә башлый. Башта бөтен эш җәмәгать башлангычларында бара, аннары Александр Михайлович, хезмәт хакының кимүенә дә карамастан, бөтен вакытын тренерлык эшенә багышларга карар кыла.
«Ул вакытта нефтьчеләрнең „Иптәш“ („Товарищ“) клубы бар иде һәм мин шунда балалар белән шөгыльләнә башладым. Әйе, мин 350 сум урынына 100 сум хезмәт хакы алдым, аның каравы яраткан эшем бар иде — балаларны өйрәттем. Барчасы гаҗәпләнде, чөнки ул вакытта минем бер секциямдә 180 бала шөгыльләнде. Барысы да яхшылар иде!» — дип искә ала ул. 
Александр Максютин фикеренчә, балаларны бокска биргәндә, ашыгырга кирәкми. Малайларны әлеге спорт төренә 3-5 яшьтә китерә торган ата-аналар нык ялгыша.
«Мин 10 яшьтән боксчылар әзерләү буенча үземнең авторлык программамны булдырдым. Исәпләвем буенча, 12 ел эчендә спортчыны халыкара класслы спорт мастерына кадәр әзерли алам. Алар баскыч буйлап хәрәкәт итә — башта 3нче разряд, аннары — 2 нче, 1нче яшүсмерләр разряды, 1нче өлкәннәр разряды. Барысы да тәрбияләнүченең хезмәт сөючәнлегенә бәйле. Тырышмаганы акрынрак „үсә“. Әгәр балаларны кечкенә яшьтән үк алсаң, аларның сәламәтлеген какшатырга мөмкин. Алар бит курку белми һәм чын-чынлап сугыша башлыйлар,» — ди тренер.
Хәзер ул күнегүләрнең тагын бер программасын эшләгән, әмма инде 10 яшьлекләр өчен түгел, ә кечерәк — 7-9 яшьлек балалар өчен. Александр Михайлович үзе белдергәнчә, бу үзенчәлекле әзерлек төркемнәре, анда егетләр һәм кызлар тренерның кем икәнен, ничек дөрес йөгерергә, сикерергә кирәклеген беләчәк, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнәчәк.
«Бу программа әле расланмаган, тик мин тренерларга — үз укучыларыма — һәрвакыт әйтәм: ашыкмагыз. Бала дөрес йөрергә, хәрәкәт итәргә өйрәнергә тиеш. Алардан спорт осталарын ясарга ашыкмаска кирәк,» — дип билгеләп үтә Татарстан Республикасының атказанган тренеры.
Шунысы игътибарга лаек, аның фикеренчә, үз эшендә тренер балаларның физик әзерлегенә генә игътибар биреп калмыйча, аларны тәрбияләү белән дә шөгыльләнергә тиеш. «Тәрбиясез кешегә корал бирергә ашыкма», − ди ул, дөньякүләм танылган тәрбияче һәм педагог Антон Семенович Макаренко сүзләренә таянып. Александр Михайлович кайчагында тәрбияләнүчеләрнең дорфалыгы һәм тупас кыюлыгы белән очрашырга туры килгәнен таный.
«Бервакыт минем секциягә шөгыльләнергә бер егет килде. Күнегүләр вакытында ул бокс кагыйдәләренә игътибар да итмичә, сугыша башлады. Бу бернинди кысаларга да сыймый. Мондый хәл берничә ай буе дәвам итте, миңа хәтта мәктәп директоры шалтыратып, аны куып чыгарырга киңәш итте, чөнки ул малай бөтен җирдә сугыша торган булган. Ул вакытта мин директорга болай дип җавап бирдем: «Бу малайның ике юлы бар: яки ул миннән качачак, яки мин аны „сындырачакмын“, ул әле отличник булыр, һәм аның белән мәктәптә дә горурланырлар, ләкин секциядән куып чыгармаячакмын», дидем. Өч ел үткәннән соң, ул инде чыннан да "5"легә генә укый иде, тик аңа кадәр, әлбәттә, җитди эш башкарып чыгарга туры килде," — дип сөйли тренер.
Тәрбияләнүчеләренең Александр Михайловичка бик рәхмәтле булуы гаҗәп тә түгел. Алар хәзер дә тренер белән аралашуларын дәвам итә, һәм еш кына күнегүләргә инде үз балалары белән киләләр. Тренерның аларга мөнәсәбәте Александр Максютинның Алабуга бокс мәктәбенең 40 еллыгына язган китабында күренә.
«Китапны мактаныр өчен язмадым. Кайвакыт без элеккеге тәрбияләнүчеләрем белән бергә җыелабыз, һәм мин кемнең кем белән парда шөгыльләнгәнен, нинди ярышларга йөргәнен искә алам. Егетләр миннән „Сез боларның барысын да ничек хәтерлисез?“ дип сорыйлар. Ә мин бөтенесен дә төнлә төштә күрәм. Алар өчен һәрвакыт чын күңелдән, бөтен йөрәгем белән борчылгач, ничек онытыйм?» — ди ул.
Бу басмада Александр Михайловичның спортта үз юлын башлавы һәм, әлбәттә, аның укучылары турында язылган, китапның исеме дә алар хөрмәтенә куелган — «Минем укучыларым». Алар тренерның иң зур горурлыгы. Ул халыкара дәрәҗәдәге спорт мастерлары — Сергей Рожин, Игорь Галимов, Сергей Кобелев, Игорь Спиридонов, Алексей Артамонов, Әмир Әмирханян һәм башкалар турында елмаеп сөйли. Барлык фамилияләрне санап та бетереп булмый, бокс һәм үз тәрбияләнүчеләре турында Александр Максютин көне буе сөйли ала. 
Александр Михайловичның кайбер шәкертләре аның эзләреннән китәргә карар кылган һәм шәһәрдә танылган тренерлар булуга ирешкәннәр. Бу Айрат Әсхамов, Рамил Бариев һәм Константин Балобанов. Хәзер үз укытучылары белән янәшә алар булачак боксчылар белән шөгыльләнә һәм үзләренең яңалыкларын да кертеп, тренерларының зур тәҗрибәсен кулланалар.
«10 яшемнән Александр Михайловичта шөгыльләнә башладым һәм менә 34 ел инде мин бокста. Бу спорт төре миңа тормышка юллама бирде һәм хәзер минем эшем дә булды,» — ди Рамил Бариев.
Хәзерге спортчылар арасында да өметлеләре шактый. Иң нәтиҗәлеләрнең берсе — бокс буенча республика җыелма командасы составына кергән Ринат Хәйруллин. Башта ул сугышчан көрәшләр белән шөгыльләнгән, ә аннары боксны сайлап алган. Һәм аның өчен бу дөрес карар була, чөнки хәзер ул — Россиянең спорт мастеры.
«Бүгенге көндә минем максатым — ил җыелма командасына эләгү, ә анда инде башка перспективалар да ачылачак,» — дип саный ул.
Әлбәттә, моның өчен спорт формасын сакларга һәм даими рәвештә күнегүләр ясарга кирәк. Бу эшне, сүз уңаеннан, Алабуга боксчылары хәзер дә, барлык спорт заллары пандемия аркасында ябылган вакытта да калдырмый. Секциягә йөрүче балаларның күбесе өчен күнегүләр көзгә кадәр гамәлдән чыгарылган, әмма югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләр бүген дә шөгыльләнүләрен дәвам итә. Моның өчен алар Танай урманына, 5нче мәктәп янындагы паркка һәм башка урыннарга йөри. Хәер, боксчылар моңа күнеккән, чөнки аларның үз заллары юк. Үзләре әйтүенчә, гадәти вакытта алар Тынычлык проспектындагы физкультура-сәламәтләндерү комплексында «бадминтонда кунакта» шөгыльләнә. Әмма шуңа да карамастан, Алабуганың бокс мәктәбе бөтен республикага билгеле һәм аның тәрбияләнүчеләре еш кына Казан спортчыларыныкыннан да югарырак булган яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: