Алабуга нуры

Һаман дәшми калыйкмы?

Россия киңлекләрендә яшәүче урыстан кала башка халыклар өчен чын мәгънәсендә кара көннәр килде: якындагы берничә дистә ел эчендә аларның туган телләренә бетү куркынычы яный. Патша заманнарында, тиран Сталин хакимлек иткәндә һәм аннан соңгы совет хакимияте чорында да "кече" халыкларның Ана телләрен үгисетү җәһәтеннән хәзерге кебек аяусыз басымның ясалганы булмагандыр, мөгаен....

Россия киңлекләрендә яшәүче урыстан кала башка халыклар өчен чын мәгънәсендә кара көннәр килде: якындагы берничә дистә ел эчендә аларның туган телләренә бетү куркынычы яный. Патша заманнарында, тиран Сталин хакимлек иткәндә һәм аннан соңгы совет хакимияте чорында да "кече" халыкларның Ана телләрен үгисетү җәһәтеннән хәзерге кебек аяусыз басымның ясалганы булмагандыр, мөгаен. Мәгариф өлкәсендә яманаты белән даны таралган 309нчы номерлы боерыкның БДИне бары тик урыс телендә генә бирдерүне күздә тотуын тәнкыйтьләп бик күп галимнәр; язучылар һәм,гомумән, интеллегенция вәкилләре гаммәви мәгълүмат чараларында күп белдерүләр ясадылар, ошбу гамәлнең милли мәктәпләр тамырына балта чабу икәнен дәлилләп күрсәттеләр. Кызганычка, милли республикаларның җаваплы дәүләти урыннарын биләүче чиновниклар, йомшаклык күрсәтеп, җәмгыяви фикер биеклегендә вакытында үз сүзләрен кистереп әйтә алмадылар (рәсми рәвештә, кулуарларда түгел). Нәтиҗәдә, федераль үзәктәге, үзләрен халыклар язмышы белән уйнарга хаклары бар дип санаган, "дөнья тоткалары" азынуларында тагын да ераккарак киттеләр. Аларга уку-укыту системасын бертеллелеккә калдыру гына җитмәде, инде хәзер ясалма "россиян" дигән милләт уйлап чыгару идеясе белән яналар, алай гына да түгел, аны чынга ашырачаклары турында иң югары мөнбәрләрдән лаф оралар. Власть вертикале хакимлек иткән унитар дәүләттә яшибез, җәмәгать. Табигый ки (хәер, нишләп табигый булсын ди), өлкә-республика, крайларның вәкаләтләре нык чикләнгән дәүләттә.Нәрсә яшереп торырга: икемеңенче еллар башында ТР Дәүләт советы (ул чагында Югары Совет) дөньяныц төрле почмакларында яшәүче татарлар һ.б. төрки халыклар белән аралашу җиңелрәк булсын өчен латин имласына күчү турындага карарны РФ дәүләт думасы ил бөтенлегенә куркынычлы дигән сылтау белән юкка чыгарды (нәрсәсе белән куркынычтыр инде, көлке ич бу). Аннары федератив дип исемләнгән, билгеле бер дәрәҗәдәге автоном хокукларга ия булган республикаларны һ.б. субьектларны үз эченә алган державада, бөтенесен бер йодрык астына туплау нияте белән, аларның болай да йолкынган хакларын дүрткә бер нисбәтендә генә калдырып (узган гасырның туксанынчы елларынында берара Татарстанда алынган табышның яртысы Мәскәүгә озатылса, яртысы үзебездә калды), үзәккә җыю сәясәте башланды. Гаделсезлек күз алдында булса да, кем әйтмешли, икътисади гаделсезлегенә әле ничек тә түзәр идең, ә менә хокукый, милли-мәдәни багажыбызга дистә ел эчендә (юк - мең ел буена) бөртекләп туплаганнарны (1990-2000еллар) федераль үзәкнең дистә ел эчендә ТР Конституциясен РФ Конституциясе белән тәңгәләштерергә дигән әмере нигезендә, чынлыкта ярык тагарак янында калуыбызга ничек түзәргә. Хәер, башка чараң булмагач, район прокурор вә судьяларын да Русия президенты билгеләп куюына түзәргә туры килә; хәтта соңгы полиция сержантының МВД РТга түгел, ә при МВД РФ га буйсынуы белән килешми чараң юк. Шулай да, җәмәгать, күз алдында татар милләтенең геометрик порогрессия тизлегендә бетүгә баруы белән һич кенә дә килешәсе килми. " Юк, алай түгел бит!" - дияр кайберәүләр. "Авылларда тел барыбыер сакланып калачак", - дип өстәүчеләр дә булыр. Яңалык ачмыйм, шулай да әйтәм: хәзер татар авылы мәктәпләрендә дә укыту урысчага күчеп бара, моннан бер-ике ай элек бер таныш укытучы белән сөйләшеп тордым. Ул алабуга районының Иске Юраш урта мәктәбендә укытуның әлегә тарарча икәнлеген, тик шулай да байтак сыйныфларда урыс телле укучылар булу сәбәпле (бик күп татар авыллары татар телен белмәүче гаиләләрнең үзләренә күчеп килү "афәтен" кичерә) мөгаллимнәрнең еш кына дәресләрен урыс телендә уздырырга мәҗбүр булуын бәян итте. Рвйонда иң зур татар авылы саналган Морт тугызеллык (ике ел элек, балалар аз булу сәбәпле, тугызеллыкка калдырылды) мәктәбендә дә шул ук хәл. Алай гына да түгел, хәтта балалар бакчаларында да урыс телле нәниләр пәйда булаганлыктан, тәрбиячеләргә "бөек" туган телендә алып барырга туры килә.

9 декабрь кичендә "ТНВ" каналының "Белем дөньясы" тапшыруында 86 процент татарлар яшәүче Азнакай районының саны 6 меңнән арткан татар укучыларының бүгенге көндә нибары 25 проценты Ана телендә белем ала диделәр. Тикшерү шуны күрсәткән. Әгерҗе, Буа районнарында да шул ук хәл икән .Татарлар күпләп яшәгән башка районнарда да вәзгыятьнең шуңа охшаш икәнлегенә шикләнмәскә була. Татарстанның мәгариф министрлыгы һәм аның җитәкчесе Энгель Фәттахов татар телле мәктәпләрне саклап калу җәһәтеннән нык тырышлык куя, министрлык вәкилләре һәм шәхсән министрны еш кына район вә калаларга чыгуы шуны күрсәтә (югарыда телгә алынган "Белем дөньясы" тапшыруында да Энгель Нәвап улы Чаллының татар мәктәбендә булып, сыйныфларда белем алучы балаларның Ана телендә укулары белән кызыксынды). Тик, кызганычка, ТР Конституциясе буенча республикада икетеллелек саналса да, чынбарлыкта татар теленең рәсми кулланыштан кысрыклап чыгарылуы аңа ихтыяҗны юкка чыгара (нигездә авылда яшәүче татарлар гына үзара тулысынча Ана телләрендә аралаша) һәм мәгариф министрлыгы, милли вә иҗтимагый оешмаларның туган телне яшәтү өчен куңган тырышлыкларының саллы өлеше комга сеңгән су кебек юкка чыга.

Гади халык (тупас итеп әйтсәк: массалар) иҗтимагый-сәяси тормыштан ерак тора, ул илдә-көндә барган вакыйгаларны рәсми пропаганда аша беркадәр күзалласа да, асылда һәр төрле процессларга катышмый. Шуңа күрә, миңа калса, мәгъләм бер сәясәтченең: "Народные массы - инертны", дигән сүзләрендә хаклык күп. Тик шулай да гади халыкны сүлпәнлектә, иәтимагый процесссларга катышмауда гаепләү дөрес булып бетмәстер. Аны моңа тормыш авырлыгы; очны-очка чак ялгап бару; күпләрнең торак өчен ипотека кредиты алып, аны ничек түләп чыгарга дигән уйдан башка (эш урыныңнан очырсалар нишләрсең) читкә борылып карарга да җае булмау мәҗбүр итә дип әйтергә тулы нигез бар. Боларга өстәп, күпләрнең башына "илдә урнашкан тәртипләрне (әллә тәртипсезлекләрнеме?), котырынган коррупцияне барыбер берничек тә үзгәртеп булмый" дигән фикернең кереп оялавын да исәпкә алырга кирәк.

Халыкның кәефен, рухи хәл-халәтен күзаллау өчен, аның иҗтимагый аң югарылыгы 1989 ел башында нинди дәрәҗәдә булуын һәм чирек гасырдан соң (2013-2014 елларда) ничек түбән төшүенә генә игътибар итик. Ошбу уңайдан, җәмәгать эшчәнлеге алып баручы буларак, ике мисал китерәм. Аның беренчесе әле Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәге оешу уңаеннан беренче оештыру корылтаена әзерлек барган көннәрдә СССрР хөкүмәтеннән Татарстанга союздаш республика статусы таләп итү исемлеккә үзебезнең төбәктән 1000 имза җыеп китерергә йөкләмә алуыма бәйле. Ул чагында халык арасындагы күтәренке рухны күрсәтегез сез - гаҗәпкә калырлык. Оешма-предприятиеләрдә, колхоз-совхозларда, фатир вә йортларда кешеләр кочак җәеп каршы алалар, имзаларын куеп, рәхмәт әйтеп озатып калалар иде. Нәтиҗәдә, ике-өч атна эчендә, 1000 култамга җыелып та бетте һәм тиешле адресатына тапшырылды. Ә инде 24 елдан Мәскәү тарафларында республика-край-өлкәләрне бетереп, бары тик эреләндерелгән губернияләр генә калдыру турында сөйләшүләр башлангач һәм милли республикалларның президентларын ихтияр мәҗбүри "глава" итеп калдыргач, бериш катлау гавамның ризасызлык шаукымына ияреп, мин фәкыйрегез дә кайбер фикердәшләрем берлә республика статусын һәм Татарстан җөмһүрияте президенты постының калдырылуын таләп иткән исемлек белән халык арасына чыктып. Тик шул чагында мине инсандардагы чирек гасырдагы кәеф белән хәзергесе арасындагы аерма таң калдырча: аерма - җир белән күк арасы! Милли күтәрелеш вакытындагы күтәреңкелекнең кешеләрдә инде эзе дә юк диярлек, күпләр "булса-булды, булмаса юк", дигән шикелле көрсенебрәк кул куя, кайберәүләр хәтта имза сырлаудан баш тарта. Ә берәүнең йортына кергән уңайга йодрыкларын йомарлап "йөрисез шунда, фетнә кузгатырга!" дип өскә ташлануын һәм чак кына исемлекне ертып ташламавын ачынып әйтмичә булдыра алмыйм. Сиксән тугызыны елдагы кебек бусында да кайбер фикердәшләремнән имза җыюда булышлык итүләрен сорадым. Гөнахысына кермим: булышучылар һәм икесендә дә табылды. Тик аерма барыбер бар: беренчесендә йөкләмә алган һәр кеше үзенә тиешлесен үтәсә, икенчесендә кайберәүләр башы гына язылган өндмәне ничек алсалар, шул килеш "чиста- итеп кире кайтардылар. (сәбәпне табып була бит аны). Ни хәл итәсең, йөрәгеңне учлап күбрәк үзеңә чабуга кала инде. Кәеф тә төшә. Шулай да башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәклеген уйлап, 2013 елда кайбер сәбәпләр аркасында тукталып торган хәрәкәтне 2014 елда тәмамлап, 900ләп култамганы 28 ноябрьдә ТР Дәүләт Советына тапшырырга насыйп булды. Аның берәр файдасы тигәндерме (гомумән игътибарга алганнардырмы) ансы безгә караңгы. Шулай да безнең тарафтан Татарстан дәүләтчелеген һәм президент постын саклау җәһәтеннән аз булса да файдалы эш эшләнде кебек, бусы да начар түгел.

2013-2014 елларда Кырым автономияле республикасы һәм Украина территориясендә үзгәртеп оештырылган "ДНР", "ЛНР"лар барлыкка килү; танырга кирәк, әлегә кадәр милли республикаларны саклап калды. Тик сорау туа: кайчанга кадәр? Мәскәү тарафларында регионнарны республика статусларыннан мәхрүм итү турында янә сңйләнүләр башланды. Менә монсы инде бик начар. Әгәр дә эреләндерелгән "землячество"ларны оештырсалар, республикабызда автоматик рәвештә президент посты юкка чыга һәм аңлашыла ки - милли азчылык булып калган татарлар кәгазьдә генә булса да сакланган туган телләренең дәүләт статусыннан мәхрүм калалар, ул чагында Кремль хуҗаларына һәм аларның иярченнәренә "россиян" дигән ясалма милләт проектын гамәлгә ашыру юллары да күпкә җиңелләшә. Тагын шунсы аяныч (өстән ясалган басымга бирешептер инде): үзебездәге дәүләт тотучы ирләрдән кайңберәүләрнең "моның бернинди куркынычы юк, татарлар милләт буларак барыбер сакланачак ," дигән сүзләре ишетелә башлады. Юк, җәмәгать, алай түгел, берүк алдана күрмик! Ана телле мәктәпсез калдыра яздылар инде, телсез-милләтсез калдырулырына юл куя күрмик. Без колбиләүчеләр дәүләтендә яшәмибез, ТР һәм РФ Коституцияләренә нигезләнеп, үзебезнең фикеребезне кистереп әйтергә тулы хакыбыз бар. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы да ныклы карар кабул итәргә тиеш дип беләм, РФ Дәүләт Думасы "закон" кабул иткәч кенә соң була ул. Ауропаның кеше хокукларын яклау комитетына, БМОның аз санлы халыкларның мәнфәгатьләрен яклау оешмасына һ.б. безләрне яклардай дөньяви нинди оешма-комитет бар - һәммәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү максатка ярашлы булыр. Соңга калмасак иде.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: