Алабуга нуры

Ана көче

Безнең барыбызның тамыры бер - Ана! Әни - без әйткән иң беренче сүз. Ул яңгырашы ягыннан иң нәфис hәм мәгънәсе ягыннан иң күпкырлы сүз булып санала.

Әни - дөньяга эндәшү, танып-белүгә омтылу, яклауга чакыру ул. Балачак елларыбызда безнең барыбызга да әни әйткән сүз иң дөрес, иң зирәк, кире каккысыз сүз булып тоела иде hәм бу чыннан да шулай, аны тормыш раслый. Чөнки ананың зирәклеге табигатьнең үзеннән килә, аның лаеклы алмаш тәрбияләү бурычыннан килә.

Я иҗтимагый башлыклар буларак, я төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр буларак, күп кенә аналар актив тормыш позициясендә торалар. Еш кына алар аңлый hәм кеше хәленә керү белү аркасында ирләрнең көче җитмәслек эшне уңышлы башкара алалар.

Ана көченнән дә ныграк көч юк. Төрле хәлләрдә йорт җылылыгын ул гына саклый ала. Безне дә ничек бар - шулай гына кабул итә ала, теләсә кайсы минутта ул гына яклый ала. Ул кылган игелек hәм ул биргән өмет безне гомеребез ахырына хәтле җылытып килә.

Фәрзәния ШӘРИФУЛЛИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: