Алабуга нуры

Ана күңеле балада

Чечня сугышында һәлак булган Ленарга багышлап.

Мин сезне Чечня сугышында катнашкан, үзен батырларча тоткан һәм камалышта соңгы сулышына кадәр бирешмәгән энем — Ленар Илшат улы Тимергалиев белән таныштырам.

Яз! Урамда гөрләвекләр ага башлаган вакыт. Кояш үзенең язгы нурларын тирә-юньгә тарата. Юлда яткан кар өемнәре күзгә күренеп эри. Шул карлы, юеш юлдан студентлар шатлана-шатлана имтихан бирергә ашыгалар. Әйе, әйе, имтихан, чөнки егетләр алдан биреп хәрби хезмәткә китәргә җыена. Әлеге студентлар арасында минем язманың төп каһарманы Ленар энем дә бар.


12 июнь 1981 ел Казан шәһәрендә Тимергалиевлар гаиләсендә Илшат һәм Разияны сөендереп беренче уллары дөньяга килә. Аңа Ленар дип исем кушалар. Ленар акыллы, уңган, тырыш, әти-әнисенә гел ярдәм кулы сузучы егет булып үсеп җитә. Тормыш җилләре гаиләне башта Яр Чаллы, аннары Алабуга шәһәренә илтә. Ул вакытта Ленарның ике сеңлесе дә була.


Ленар Алабуга шәһәренең 8нче урта мәктәбен тәмамлый һәм 8нче һөнәри белем бирү уку йортына укырга керә. 1999 елның 7 маенда кулына диплом ала, ә 15 июньдә аны армия сафларына озату кичәсе була. Ленар рядовой, наводчик-оператор булып хезмәт итә. 1999 елның 4 декабрендә ул үз теләге белән Чечня сугышына юл тота. Ләкин 2000 елның 21 февралендә 19 яше дә тулмаган егет камалышта калып, һәлак була.


Бүгенгедәй күз алдымда, 2000 ел 29 март (игътибар итегез, 21 февральдә үлгән, 29 мартта кайтты. — Авт. иск.), хәрби киемнән егетләр цинк табутны озата кайттылар. Табут бик кечкенә һәм тар, өстендә, кеше башы күренерлек, тәрәзәсе дә бар иде. Башымда мең сорау, баһадир гәүдәле егет шушы табутка ничек сыйган? 

Ана күпме генә өзгәләнсә дә, табутны ачтырмадылар.
— Кулларын, аякларын гына карыйм, — диде Разия апа, ләкин хәрби киемлеләр кымшанмады.
Соңгы юлга Ленарны ярты шәһәр озатты, туганнары, дуслары, иптәшләре, бергә укыган сыйныфташлары, укытучылары, хәтта бер белмәгән кешеләр белән ишегалды тулы иде.

Ленарны Алабуга шәһәренең татар зиратына җирләделәр. Аның истәлегенә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында мемориаль такта урнаштырдылар. Алабуга шәһәренең 8нче урта мәктәбе янында да стенд ясадылар. 2001 елның 7 апрелендә ул Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Фото: Ленар Тимергалиев Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Разия ТИМЕРГАЛИЕВАНЫҢ гаилә архивыннан.

Бүгенге көндә әтисе — Илшат гүр иясе, әнисе — Разия улының хәтирәләрен искә алып яши. Авыр, бик авыр аналарга.
— Балам, балам, — дип төн йокыларын калдырып, өзгәләнгән чаклары күп булды Разия апаның.
Ленарны искә алган саен (ә бу бик еш була. — Авт. иск.) ананың йөзеннән кайнар яшьләр тама.
— Быел балама 40 яшь тулган булыр иде, — дип әйтеп куйды апа. — Кызганыч, еллар барган саен безне, солдат аналарын, оныталар. Элекке елларда сәхнәгә чакырып: 
— Сез солдат аналары! Без сезнең белән горурланабыз! — дип әйтсәләр, соңгы елларда, кызганычка каршы, онытыла.
Минем шунда тыным кысылды, солдат аналарына бер җылы караш, бер елмаю бүләк итәргә ярамыймы? Газиз уллары кем өчен башларын салган? Ни өчен шундый мәрхәмәтсезлек?
Резедә ҺАДИЕВА, Лекарево мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: