“Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәмгә килә
Бүген Интернет тел өйрәнүнең бер юлы булып тора. Язмышы куркыныч астында булган туган телебез – татар телен хәзер, дөньяның теләсә кайсы почмагында булып та, өйдән чыкмый гына тиз арада өйрәнеп була. Сүзебез “Ана теле” онлайн-мәктәбе турында булыр.
“Ана теле” онлайн-мәктәбе – 2013 елның февраль аенда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм EF Education First белән бергәләп гамәлгә куелган проект. Ул Татарстан, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче, татар теле белән кызыксынучы ватандашларның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләнгән. Бүген бик тә кирәкле булган әлеге онлайн-мәктәптә уку бушлай, һәм ул тәүлек буе эшли.
Дөньяда 7 миллионга якын кеше татар телендә сөйләшә. “Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәмендә бу сан үсәр, дип уйлыйм. Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә http://anatele.ef.com сайтында теркәлергә кирәк, ел саен февраль аенда мәктәпкә яңа укучылар кабул ителә. Дистанцион белем бирү программасының эчтәлегенә килгәндә, ул һәрберсе үз эченә 8 бүлекне алган 9 баскычтан гыйбарәт. Димәк, барысы бергә 72 бүлек, 288 дәрес тәшкил итә.
Монда шулай ук Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле укытучылары компьютер аша җанлы аралашу дәресләре дә алып бара, шуңа күрә кулланучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү шартлары булдырылган. Аралашу дәресләрендә алар төрле темаларга диалоглар төзеп сөйлиләр, үзара әңгәмә коралар, сорауларга җавап бирәләр, ягъни татар телен гамәли кулланырга күнегәләр.
КФУ ның “Ана теле” онлайн-мәктәбе үзәге җитәкчесе, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова сүзләренә караганда, әлеге мәктәп татар телен саклап калуга, аны дөньяда тарату һәм танытуга хезмәт итә, туган телен өйрәнергә теләүчеләргә рухи ярдәм күрсәтә.
Быел “Ана теле” онлайн-мәктәбендә 10 мең 7 кеше белем ала. Шуларның 119 ы Алабуга шәһәреннән. Алабугалы Светлана Прохорова белән күрешеп сөйләшергә булдым.
– Светлана, “Ана теле” онлайн-мәктәбе сездә нинди тәэсирләр калдырды?
– Бу проект миңа бик ошады. Мин аны март аеннан алып августка кадәр үттем.
– Әлеге проект турында кайдан белеп алдыгыз?
– Эш урынымда тәкъдим иттеләр. Мин үзем татар булмасам да, эштә еш кына татар телендә сөйләшергә туры килә. Нәтиҗәдә, мин канәгать калдым, “Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәме белән хәзер татар телендә аралашу җиңел бирелә.
– Кем булып эшлисез?
– Мин балалар бакчасында мөгаллим-психолог.
– Светлана, сез татар кешесе булмагач, биремнәр авыр булып тоелмадымы?
– Проект биремнәрнең катлаулануы арта баруны исәпкә алып төзелгән, шуңа күрә соңгы өч баскыч минем өчен бераз авыр булды, биремнәр арасындагы тестларны 2-3 тапкыр эшләгәннән соң гына уза алдым.
– Материалны үзләштерү ничек барды?
– Дәрестә, мәсәлән, яңа сүзләр ятлау, үткән материалны ныгыту өлешләре бар. Сүзлек тә бар иде. Мин барлык биремнәрне дәфтәргә язып бардым һәм аннары шуның буенча өйрәндем.
– Аралашу дәресләре ошадымы?
– Әйе, бигрәк тә башка шәһәрләрдә яшәүчеләр белән аралашу ошады. Яңа дуслар таптым. Башкаларга да “Ана теле” онлайн-мәктәбен узарга киңәш итәм, татар телен тиз һәм җайлы өйрәнүнең бер юлы дип саныйм бу проектны. Аны оештыручыларга зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев