Алабуга нуры

Анна Фирсова: “Геолог буласым килгән иде”

Безнең шәһәр һәм районда яшәүче хатын-кызлар арасында Анна Фирсованы белмәгән кеше бар микән? "Бу безнең иң әйбәт, игелекле, тәҗрибәле докторыбыз", - диярләр аларның күпчелеге.

Күпме хатын-кыз дәваланып чыккан аның янында, ничәмә-ничә дистә гүзәл зат ана булу бәхете белән Анна Никандровнага бурычлы.

ИКЕЛӘТӘ ЮБИЛЕЙ

Декабрь аенда Татарстан Республикасының Атказанган табибы Анна Фирсова икеләтә юбилеен билгеләп үтә. 16 декабрьдә - 80 яшьлек юбилей, ә 22 декабрьдә аның "Мактаулы алабугалы" исемен алуына нәкъ 20 ел була. Шунысын да әйтергә кирәк, бу мактаулы исем Алабугада беренче булып нәкъ менә Анна Фирсовага бирелә.

ГЕОЛОГ БУЛАСЫМ КИЛГӘН ИДЕ...

Табиб булу теләге белән әллә ни янмый Анна. 9 нчы класста укыганда ул геолог булырга хыяллана, шул юнәлеш буенча укырга барырга ниятли, тик язмыш башкача хәл итә.

- Бер вакыт миңа иптәш кызым белән бер хатын-кызның җеназасында булырга туры килде. Хатынның дүрт баласы ятим калган иде. Мәрхүмәне күмәргә алып киткән кешеләр артыннан карап калдым һәм шунда медик булырга, кешеләргә ярдәм итәргә дигән теләк туды. Туганым Роза Николаевна да ул вакытта хастаханәдә эшли иде, минем табиб булуымны бик теләде, - дип искә ала Анна Никандровна.

КРАСНЫЙ БОРДАН - АЛАБУГАГА

1957 елны Анна Фирсова "Лечебное дело" белгечлеге буенча Казан медицина институтын бишлегә тәмамлый һәм билгеләнү буенча Әгерҗе районының Красный Бор авылында акушер-гинеколог булып эшли башлый. Аның беренче остазы - Иван Маненок. "Анна Фирсовада - тумыштан килгән табиблык таланты бар", - дигән кайчандыр остаз укучысы турында.

Ике елдан соң Анна үзенең булачак ирен - Евгений Петровичны очрата. Матур гына яшәп киткән яшь гаиләдә бер-бер артлы кызлары Ольга һәм Антонина дөньяга килә.

Алабугага Фирсовлар гаиләсе 1960 елда күченеп кайта. Анна Никандровна ординатор булып эшли башлаган хастаханә шәһәрнең иске өлешендә урнашкан. Тик ул вакытта әле Алабуганың бу өлешен "иске" дип түгел, ә "шәһәр" дип кенә йөртәләр. Коллективта ике дистәдән артык тәҗрибәле, яхшы табиблар хезмәт куя. Алар арасында Леонид Нечаев, Алексей Каллистов, Антонина Андреева бар.

1963 елда иске хастаханә базасында бала табу-гинекология бүлеге ачыла һәм Анна Никандровнаны бу бүлеккә мөдир итеп билгелиләр. 1974 елда бүлек үзәк район хастаханәсенең яңа бинасына күчә.

АНЫ "ХАТЫН-КЫЗЛАР АЛИҺӘСЕ" ДИП АТЫЙЛАР

Анна Никандровна медицинаның акушерлык һәм гинекология тармагында 40 елдан артык эшли. Хезмәттәшләре әйтүенчә, Анна Фирсова - сәләтле, игътибарлы, кешелекле табиб. Ару-талуны белмәс бу кешедә совет врачының иң яхшы сыйфатлары тупланган. Шуңа да Анна Фирсованы бу профессиядән тыш күз алдына китереп тә булмый, ә шәһәр һәм районның гүзәл затлары аны "хатын-кызлар алиһәсе" дип атый.

- Миңа Анна Никандровна белән озак еллар янәшә эшләү бәхете эләкте. Менә ул җитез адымнар белән отделение буенча бара: хәрәкәтләре - тиз, күрсәтмәләре - төгәл. Кисәтүләрен дә эшлекле һәм кешегә каты бәрелмичә ясый. Аны барлык катлаулы бала табуларга, кесарев операцияләренә чакыралар иде. Шундый бер очрак минем хәтеремдә аеруча нык сакланды. Беркөнне мине Анна Никандровна үзе янына чакырды: "Сезнең ярдәм кирәк булачак", - диде ул. Мин, баласын таба алмыйча яткан хатын-кыз янына килдем. Анна Никандровна миңа сәгать угы буенча хатынның эчен сыйпарга кушты: "Башта кечкенә, соңрак уртача һәм аннан соң зур әйләнә буенча сыйпарга кирәк", - диде ул. Бәбиләүче хатынның авыртуын басар өчен мин Аннан Никандровна әйткәнчә сыйпый башладым. Берникадәр вакыттан бу хатын сәламәт бала тапты. Хәзер бала табу йортында яңа туган сабыйларны карау өчен төрле җиһазлар бар. Ә элек без мондый сабыйларны коткарып калганда төрле ысуллар кулландык. Анна Никандровна яңа туган сабыйга маска аша һава өрә, ә мин, бала кычкырып җибәргәнче, аны чиратлап әле салкын, әле кайнар сулы ваннага тыгып алам.

Ул елларда республика буенча яңа туган сабыйлар үлеме саны бездә иң азы иде, - дип искә ала Нина Рохлина.

- Эшкә урнашырга дип килгәч, баш врач Вазыйх Сабиров миннән: "Ә сез табут белән килдегезме?" дип сорады. Мин югалудан телсез калдым: "Ничек инде - табут белән?" Бераз эндәшми торганнан соң: "Гелгә каласызмы, әллә китәргә уй бармы?", - диде. Мин: "Ирем беркая да алып китмәсә, шушында эшлим", - дип җавап бирдем. Мине ординатор акушер-гинеколог итеп эшкә алдылар. Ул вакытта махсус бүлек юк иде әле. Хәзер өяз медицинасы музее урнашкан бинада гинекологик авырулар өчен өч палата бирелгән иде. Бүлмәләр мич ягып җылытыла. Кабул итү бүлмәсендә пациентлар бик яхшы санобработка уза. Анда суы гел кайнап торган зур бак тора, авыруны теләсә кайчан юындырып чыгарга мөмкин. Шәфкать туташлары искитеч яхшы, белемле иде. Алар - сугыш елларын үткән, үз эшләренең чын осталары булдылар. Хирургия бүлегендә мөдир булып Леонид Нечаев эшләде. Кесарево операциясен ул елларда урынлы анестезия белән ясадылар. Үзең операция ясыйсың, үзең: "Хәзер, тагын аз гына сабыр ит, хәзер баланы алабыз" дип, өстәлдә ятучы хатын белән сөйләшәсең, - дип сөйли Анна Никандровна.

АТА ВАСЫЯТЕН ҮТӘП

Анна Никандровна Алатырь шәһәрендә туып үскән. Аннан тыш, гаиләдә тагын дүрт бала тәрбияләнә. Балаларының белемле булуын теләгән атаның хыялы тормышка аша. Иң өлкән абыйсы Василий тимер юл техникумында, соңрак партиянең югары мәктәбендә һәм академиядә укый. Николай да шул ук техникумда белем ала, соңрак ул юл-транспорт институтын тәмамлый. Клавдия - азык-төлек институтын, ә Раиса - фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый һәм хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Озак еллар эшләү дәверендә Анна Никандровна күпсанлы бүләкләргә ия була:

- "Сәламәтлек саклау отличнигы" билгесе;

- "В.И.Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен" медале;

- "1975 елгы социалистик ярышлар җиңүчесе" билгесе;

- "ТАССРның атказанган табибы" исеме;

- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале;

- Халыклар дуслыгы ордены.

Алия СИРАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: