Алабуга нуры

Аны җыр яшәтә

Быел туксан биш яшен тутырырга әзерләнгән Миңнесаимә әби күпне кичергән. Сугыш елларында биш ел торф эшендә дә катнашырга туры килгән аңа.

Истәлекләргә бирелеп, ул вакыт-вакыт җыр да көйләп ала:
— Үзең генә бүләк, үзең генә бүләк,
Миңа башка бүләк сайлама.
Сүзләрен хәтерләп тә бетермим инде, — ди ул көрсенеп.
Җырлы-моңлы Сарман ягының Чукмарлы авылында туган Миңнесаимә. Әти-әнисе Зәйнетдин белән Хәтирә биш бала үстергәннәр. Авыл тормышы һәркайда да бер, балалар яшьтән үк эшкә өйрәнә. 1926 елның 15 ноябрендә дөньяга килгән кыз, туган авылында җиде сыйныф белем ала, унөч яшеннән колхоз эшенә чыга. Үз гомерендә төрлесен башкара, тегермәнче дә була. 
Бөек Ватан сугышы башланганда, Саимәгә 15 яшь була. Тылдагы бөтен авырлыкны үз өстенә алган хатын-кызлар белән беррәттән, ул да фронтка дип оекбашлар, бияләйләр бәйли, бәрәңге киптерә...
Сугыш. Ул башланган көннән күпме генә еллар үтсә дә, без аннан һич кенә дә ераклаша алмыйбыз. Аның газаплары, михнәтләре Саимә әби кебек тыл ветераннарының җанында калган. Эшләп күнеккән кул бармаклары бертуктаусыз хәрәкәттә, күпереп торган кан тамырлары аның белән бергә хатирәләргә бирелеп, сулкылдап-сулкылдап ала төсле.
Гәүдәсен төз тотып, диван читенә урнашкан әбигә җайсыздыр дип уйлап:
— Аркасына терәлеп утырыгыз, — дим.
— Юк, мин гел шулай, — ди ул.
Нәзек җыерчыклар белән бизәлгән йөзе җитди.
— Бик авыр, бик авыр булды! Нишлисең, ил белән бит.
Илдәге электр станцияләрен, сәнәгать предприятиеләрен энергия белән тәэмин итүдә кытлык булмасынга, торф ягулыгы әзерләү мөһим бурычларның берсе була. Эре заводларны эшләтү өчен, вакытында һәм кирәк кадәр яхшы сыйфатлы торф таләп ителә. Тарихи мәгълүматка караганда, елына 200 мең тонна торф ягулыгы алына торган булган. 1942 ел аеруча кыенга туры килә. Сугыш чорында торф ягулык кына түгел, төзү чималына да әйләнә. Шуны күздә тотып, күрәсең, 1942 елның 13 февраленнән СССР Президиумы Югары Советының Указы чыга. Анда хезмәткә сәләтле гражданнарны җитештерү һәм төзелеш эшләренә мобилизацияләү турында сүз бара. Эшкә 16 яшьтән 55 яшькә кадәр ир-егетләрне, 16дан 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар җибәрелгән. 
Чукмарлыга да вербовщиклар килеп җитә. 
— Ә мин үзем киттем, — ди Саимә әби, — курыкмадым.
— Сезгә 16 тулган идеме?
— Юк. Яшемне арттырып әйттем.
— Әниегез риза булдымы?
— Риза булды. Мин эшкә ялларга килүчеләрне үзем өйгә чакырдым, идарәгә дә үзем барып әйттем. 
Әле уналтысы да тулмаган кыз, колхоз идарәсенә килеп, үзе теләп эшкә языла. Авылдан берничә кыз китәләр. Алар эшләгән урынның кайдалыгын сорагач, әби әйтми:
— Би-и-ик озак бардык, поездга утырып, — дию белән чикләнә.
Башка темаларга сүз кузгатып, байтак сөйләшеп утырганнан соң, Миңнесаимә әби яңадан исенә төшерә:
— Бик куркыныч урын иде. Берзаман яшен дә яшен. Бер хатынны яшен сугып, шундый атып бәрде, исән калды Алланың рәхмәте.
Төрле урыннарга эләгеп, бик начар шартларда тир түккәннәрнең истәлекләрен укыган бар иде, шуңа күрә әкренләп кенә сораштырам.
— Кием дә бирделәр. Яхшы ашаттылар, ашханәгә йөрдек. Үз күңелебезне үзебез күтәрдек, җырлый-җырлый эшләдек. Читен булды, түздек.
Кырда җәелеп яткан торфны махсус тракторлар кискәләп чыккач, аларның кипшергәнен көтәләр.
— Әй, ул торф плитәләренең авырлыгы! Аларны менә болай (ул куллары белән ишарәләп күрсәтә) кымшата-кымшата күтәрәсең. Кәрҗингә саласың да, җилкәгә күтәреп ташыйсың. Әле аларны киптерәсе дә бит, шуңа күрә «эскертләп» өясең.
Хезмәтләре өчен кызларга акча түләгәннәр. Ә бервакыт алар планны 250 процентка үтәгән, шуңа да бригададагы 25 кызның һәркайсына тегү машинасы бүләк иткәннәр.
— «Зингер» иде, — ди Миңнесаимә әби.
Бу мизгелдә аның йөзе яктыра, битендәге җыерчыклар язылып киткәндәй була.
— Нинди зур байлык! — дим мин дә исем китеп.
Аңлавымча, ул кыз чагында бик үткен һәм чая, аралашучан, ачык күңелле булган. Эш белән чыныгып үскәнгә, бернинди авырлык та куркытмаган аны. Чибәр Миңнесаимәне, сугышка кадәр, берничә тапкыр урларга килгәннәр. «Качтым!» — ди ул, көлеп. — «Качып калдым».
Ерак авылдан Мөнир Җиһаншин да аны урлап китәргә теләп килгән, кыз күршеләргә кереп качкан. Ахырда, барыбер алып китә егет Миңнесаимәне.
— Бием белән яшәмәдем. Өй салып кердек. Икебез төзедек, менә шушы куллар белән.
Ул заманда урманга керергә рөхсәт юк. Мөнирнең урманчы дусты агач юнәтергә булышкан. 
Аңа кадәр әле Миңнесаимә биш ел буе җәен торф эшендә, кышын колхозда эшли. Сугыштан соң прицеп та тага, урман кисүдә дә катнаша. Ат җигеп тә йөри.
— Анысына ничек өйрәндегез, катлаулы бит? — дим.
— Бик гади, бернәрсәсе дә юк...
Кул эшләренә оста була ул, тегә, чигә. Чигүле, челтәрле урын-җир әйберләрен, кашагаларын сокланып искә ала:
— Бик матур була торган иде!
Бәлкем, хәзер аның күз алдында яңа салып кергән йортлары торадыр. Олы кешенең хәтере, елга кебек, әле көчәеп, әле тынычлап, ага да ага...
1956 елда кияүгә чыга Миңнесаимә. Аның да гаилә корып яшисе, балалар үстерәсе килә. Биш бала туа Җиһаншиннар гаиләсендә. Кечкенәдән үк барысын да, бер малай һәм дүрт кызны, хезмәт белән тәрбияләп үстерәләр. Моның өчен балалар әти-әнигә бик рәхмәтле. Һөнәрле үлмәс, диләр бит. Кул эш белсә, беркайда да югалмыйсың. 
Егерме ел бергә торганнан соң, язмыш җилләре Миңнесаимә апаны яңадан туган якларына кайтара. Шулай, 1976 елда Чукмарлыда сыер савучы булып эшли. Ике елдан Әлмәт районының Яңа Кәшер авылына килеп төпләнә. Лаеклы ялга чыкканчы, шунда яши. Гомуми хезмәт стажы 43 елга тула. 
Хәзер кечерәеп калган булса да, Саимә әби әле нык. Тормыш кыенлыклары эзсез калмаган, күптәннән инде, аның күзләре күрми. Шулай да ул зарланучылардан түгел. Өй эчендә вагын-төяген үзе эшләргә ярата. Соңгы сигез елда безнең шәһәрдә, кызы Мөслимә гаиләсендә яши. Мин килер алдыннан олы кызында кунакта булып кайткан гына иде. 
— Ялгыз тору бик куркыныч, — ди ул. — Безнең анда йортыбыз нык иде. Алмагачлар, шомырт, миләшләр үсте. Бәрәңге бакчабыз зур иде. Маллар тоттык, бик рәхәт яшәдек, бар нәрсәбез дә җитеш булды. Үткәннәргә карасаң, болында шомырт җыярга да ярамаган көннәр бар иде. 
Сугыштан соң да авыр була шулай. Өйдә ут алырга да куркып утыра халык. Күреп алсалар, килеп җитеп, штраф салалар.
— Гомер уза, аккан сулар кебек,
Йөрәкләрдә кала ярасы...
Кызы белән мин дә Миңнесаимә әбигә кушылып җырлыйбыз. Җыр яшәтә бит аны! Буыннардан-буыннарга күчеп килә торган, әниләребез җырлаган бишек җырларыннан башлап, гомер буе безне озата барган, яшәешнең үзе кебек бетмәс-төкәнмәс куәте булган татар халык җырлары, милли моңнарыбыз яшәтә. Нәни кыз чагыннан җыр-биюгә ияләнгән Миңнесаимә апа, пенсиягә чыккач та, Сарман районы Җәлил поселогындагы Мәдәният йортының «Дуслык» ансамбленә йөри. 
Гармунда да уйнап караган әле!
— Бер бию өйрәнгән идем, «Дулкын» көен.
Көйләп күрсәтүенә, басу капкасы күз алдыма килеп баса. Татар авылының бөтен тормышын иләк аша үткәргәндәй күзәтеп торучы булып тоела ул миңа.
Басу капкасы ничек серләрен сакласа, минем әңгәмәдәшем дә шулай.
Миңнесаимә Зәйнетдин кызы Җиһаншина тормыш сынауларын үтеп, ачлык-ялангачлык елларында да балаларын саклап калган, үстергән, тәрбия биргән, кыенлыкларга бирешмәгән. 
Хатын-кызларны зифа каен белән чагыштыралар, ә мин аны мең яшәрлек имәнгә тиңлим. Холкы шундый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: