Алабуга нуры

Арабыздан китә ветераннар...

21 майда 95нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Иванович Грановның йөрәге тибүдән туктады.

Николай Гранов 1925 елның 30 октябрендә Аксубай районының Югары Баланда авылында дөньяга килә. Гаиләдә җиде бала булалар. Әтисе сугышның беренче елында ук һәлак булган. Ике абыйсы — Николай һәм Михаилга — фронт юлларын узып сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Машина-трактор станциясендә тракторчы булып эшләгән 17 яшьлек Николай Грановны 1942 елның гыйнварында армия сафларына алалар. Казанда алты айлык курсларда танк белән идарә итәргә өйрәнгәч, ул 14нче аерым танк батальонына механик-шофер итеп җибәрелә.

Беренче бәрелеш яшь солдатның хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Бу сугыш 1943 елның август ахырында Смоленскидан төньякка таба була, анда 20 танкта пехотачы-десантчылар катнаша. Әлеге бәрелештә немецлар 6-7 танкны яндырган. Солдатлар, кем ничек булдыра ала, шулай котылган, сикереп чыгарга өлгермәүчеләр һәлак була. Фронтовиклар шул вакыттан броняланган машиналарга «гроб с музыкой» дигән исем бирә.

Бу бәрелеш нәрсәсе белән истә калган соң? Иң мөһиме — боерык үтәлгән. Һәм, әлбәттә, сугышчылар үзләре исән калган. Соңрак Николай Грановны Белоруссиягә күчерәләр. 1нче Белорус фронтында командование юлламасы буенча Николай Иванович үзйөрешле пушкаларга хезмәт күрсәтү буенча офицерлар мәктәбенә эләгә. Сугыш азагына хәтле Смоленскидан Ораниенбаумга кадәр (хәзер Ломоносов шәһәре) совет территорияләрен азат итәләр. Соңгы сугышта аларның экипажына янә уңыш елмая. Янәшәдә генә немецлар утка тоткан танклар яна, ә алар әйтерсең лә «бәхетле күлмәк киеп туган» — бу коточкыч бәрелештән дә исән-сау чыгалар. Җиңү көнен дә шунда каршы ала сугышчылар. Тантаналы шартларда тынлы оркестр яңгыравы астында алар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугышчан бүләкләрне Советлар Союзы Герое генерал-майор Дубов тапшыра.

Артистлар белән кыска гына очрашулар да күтәренке кәеф бүләк иткән — артистка Лидия Русланова, киноактриса Любовь Орлова, язучы Илья Эренбургның килүен искә ала Николай Гранов. 1946 елның июнендә Николай Ивановичны демобилизациялиләр. Ул янә машина-трактор станциясенә эшкә кайтып, Т-2Г газ генератор тракторына утыра.

Соңрак, 1948 елның июлендә 1нче Аксубай нефть-газ разведкасының разведка бораулау конторасына күчә. Янә дизель, моторлар, двигательләр...

Элекке танкист нефть эзләүчеләрдә күп хезмәт куйган. Чирмешән, Шөгер, Әлмәт районнарында бораулау эшләрен башкара. 1957 елда аны Алабуга эзләнүчеләренә җибәрәләр...

Николай Грановның биографиясеннән әлеге өземтәләр 1995 елның 13 октябрендә «Новая Кама» газетасында, ветеранның 70 яшьлек юбилее елында басылып чыккан. Ул чакта мәкаләнең авторы, фронтовик белән әңгәмә корган А.Фәрхетдинов аның пиджагында Бөек Ватан сугышы орденын күреп ала, ветеран исә бу сугышчан бүләк турында дәшми калган. «Бүләкләр турында сөйләве ничектер уңайсыз шул», — ди ул вакытта Николай Иванович. Менә шундый алар, сугыш һәм хезмәт ветераннары. Көчле рухлы, кыю һәм искиткеч тыйнак кешеләр.

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе ихлас күңелдән Николай Иванович Гранов гаиләсенең кайгыларын уртаклаша...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: