Алабуга нуры

Арзанлы төнәтмәнең кыйммәтле бәясе

Иркутскида дүләнә концентраты белән йөздән артык кеше агуланган. Көн узган саен, алар арасындагы үлүчеләр саны арта.

21 декабрь бу шәһәр өчен матәм көненә әйләнде. Белгечләр дүләнә төнәтмәсе составында гадәттәге этил спирты урынына метанол тапкан. Үтергеч эчемлек яшерен цехта Иркутскидан 25 километр ераклыкта урнашкан Шелехов шәһәрендә, элекке сөт заводы территориясендә тутырылган. Тагын бер шундый урынны Иркутскиның Ленин районында ачыклаганнар.
Агуланучыларның барысы да бер үк сыеклыкны эчкән, һәм бу ялган аракы да түгел, ә юыну өчен концентрат, аның составында экспертлар агулы метил спиртын тапкан да инде.
Кырыктан артык кешене дәваларга салганнар. Аларның иң яшенә 28 яшь, иң өлкәне - 62 яшьтә. Нигездә алар социаль яктан түбән дәрәҗәле кешеләр, әмма араларында шәфкать туташы һәм балалар бакчасы тәрбиячесе дә бар.
Ни өчен юу чарасын алар төнәтмә урынына эчкән? Җавап ачык: андый сыеклыклар бер шешә аракы бәясеннән ике тапкыр ким тора. Кайбер шәһәрләрдә махсус автоматлар да урнаштырылган. Косметик лосьонга "Боярка" дип язылган, тик сатып алучылар язу астында ни ятканын белгәннәр. Кризис шартларында күпчелек эчкечеләр очсызлы спиртлы эчемлек алырга тырыша, ләкин барысы да исән калмый шул. Очраклымы бу? Ни өчен кешеләр шундый адымга бара һәм андый эчемлек организмга ничек тәэсир итә? Аңлатуларын сорап, без белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Экспертлар фикере
Табиб-нарколог Вячеслав Голубев:
- Метанол, яки метил спирты - югары токсикацияле агу. Берничә тамчысы организмга эләгүгә, канга үтеп керә һәм йөрәк-кан тамырлары системасында, бавырда, бөердә кайтарып булмаслык күренешләр китереп чыгара. Агу тарала башлагач, аның тәэсирен туктатып булмый диярлек. Агулану билгеләре: күңел болгану, туктаусыз косу, башның кискен авыртуы, әйберләрнең күзгә ике булып күренүе - бер-ике сәгатьтән үк башлана. Кайвакытта кеше ашыгыч ярдәм чакыртырга да өлгерми. Иркутскидагы очракта -өйләрендә дүртәү үлеп киткән.
Һәркемнең үз иммунитеты. Сыеклык ач карынгамы, ашаганнан соң эчелгәнме, анысын да исәпкә алырга кирәк. Этил спирты метил спиртының зарарын юкка чыгара. Алкоголь белән агуланган кеше очраклы рәвештә метил спиртын эчкән икән, этил спирты аны нейтральләштерә, һәм кеше үлемгә дучар булмый. Дөрес, ул реанимациягә эләгергә мөмкин, әмма тернәкләнәчәк. Метанолны пластмасса һәм антифриз җитештерүдә, бары тик тышкы куллану өчен генә файдаланалар. Медицина максатларында метил спирты кулланылмый. Ялган продукциягә килгәндә, андагы арзанлы метанол, төсе һәм исе белән этил спиртыннан аерылмый.

Алабуга районында ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе башлыгы Сергей Вдовин:
- Криминаллы хәл. Бу спиртлы сыеклык эчәргә яраклы түгел. Җитмәсә, завод шартларында түгел, рөхсәтсез эшләнгән. Теләсә кайсы продукцияне җитештерү аерым бер шартлар таләп итә. Автоматлар бөтенләй булырга тиеш түгел, чөнки алар балаларның да кул җитемендә бит.

Психолог Раушания Щукина:
- Алкогольгә ияләнгән, төрле спиртлы төнәтмәләр кулланучылар - яшәү шатлыгын югалткан кешеләр. Алар тирән депрессиягә бирелүчән. Тормышлары төзек булмаудан алар алкоголь дозасы белән онытылып тормакчы. Яшәү шартларының начар булуы, үзләрен тәртипкә китерү турында уйларга теләмәү, ихтыр көче бозылу аларны очсызлы спиртлы эчемлеккә тарта. Хәтта гаилә дә алар өчен һәрвакыт куркынычсызлык һәм ярдәм чыганагы була алмый. Кызганыч, гаилә әгъзалары үзләре еш кына алар белән бер бәйлелектә, хәтта эчкечелеккә этәрүчеләр булып тора. Эчкән кеше үзе турында гына уйлый, аңа тизрәк тагын доза кирәк. Арзан эчемлекләре дә кул астында гына.
Алабугада ванна чистарту өчен чыгарылган сыеклык сатуда табылмады. Шул ук вакытта, спиртта төнәтелгән дүләнәне теләсә кайсы даруханәдә сатып алырга мөмкин. 25 миллилитрлысы - 15 сум. Аны алкоголь урынына кулланырга ярамый, җитештерүчеләр аллергия, кан басымы төшү, брадикардия (озак вакыт файдаланганда), күңел болгану, косу, эчәкләр чәнчү (ач карынга эчкәндә), йокы килү кебек күренешләр мөмкинлеге турында кисәтә.
Бездә исерткеч эчемлек яратучылар башка спиртлы төнәтмәләр дә ала. Мәсәлән, каен бөресенекен. Аның 90 проценты этил спиртыннан тора. Бәясе иң арзан бер шешә аракыныкыннан җиде тапкыр ким. 250 миллилитрлысы 30 сумга якын гына. Кибетләрдә анысы киң сәүдәгә куелмаган, әмма сатучылар "даими клиентлар"ын буш җибәрми. Хәер, соңгы көннәрдәге вакыйгадан соң, алар белән сату итү тукталып торыр. Әйтергә кирәк, Алабугада "фанфурик"лы кибетләрнең берсе ябылды. Җирле хакимият һәм полиция аларга күптәннән игътибар итә иде. Ни сәбәпле япканнары гына билгесез.

Бозаулар һәм этләрдә йөрәк һәм бөер эшчәнлеге какшаганда, ашказаны-эчәк авырулары булганда, һәм шулай ук тышкы куллану өчен чыгарылган антисептик чара дозасы - терлек яисә хайванның 10 килограмм авырлыгына 7 тамчыдан алып 2 миллилитрга кадәр. Аны 5 миллилитр күләмдәге суга кушып бирәләр. Җитештерүчесе: "Эко-Фарм" ҖЧҖ; Владикавказ шәһәре, РСО-Алания.
Каен бөресеннән төнәтмәдә, тәэсир иткеч матдә буларак, 1 проценттан да ким булмаган эфир мае (сесквитерпенлы спирт бетулол һәм бетулолның серкә кислотасы белән катлаулы эфиры) һәм 90-100 процентка кадәр ярдәмче матдә - этил спирты бар.

Менә ул - үтергеч шешә. Эре хәрефләр белән "Боярышник" дип язылган. Тик ул даруханәдәге төнәтмә түгел, ванна керү өчен концентрат. Санкт-Петербургта җитештерелгән. "КУРКЫНЫЧ!" дигән кисәтү язуы бар. Аны алучылар бер генә нәрсәгә игътибар иткән" составында - этил спирты. Моңа кадәр дә эчкәннәре булган. Тик бу юлы этил спирты урынына метил спирты салганнар, ә ул -агу! Моннан тыш, җитештерүчеләр аңа гадәти антифриз өстәгән. Язу кәгазендә ТУ 9158-007-46931608-01 нормалары буенча диелгән, ләкин андый санлы техник шартлар юк. Бер чәй кашыгы метанолдан кеше сукырая, 20-50 миллилитр метил спирты - үлемгә китерә торган күләм.

Белешмә өчен
Алабуга районы буенча алкогольгә бәйлелектә булган 700дән артык кеше исәптә тора. Аларның күбесе 30-60 яшьтәге ирләр. Гадәттә, аларның даими эш урыны, кайберләренең тору урыны да юк.
2016 елда районда спиртлы сыеклык сатуның 8 очрагы ачыкланган. "Янтарь" һәм "Секрет" кибетләрендә сату тәртипләрен бозу кабатланган.

Җәза
РФ Административ хокук бозулар Кодексының 14.16. маддәсе "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу", 1 пункты нигезендә этил спиртын яисә спиртлы хуш исле биологик өстәмәләр яки шәраб ваклап сату (даруханәләр челтәре аша сатыла торган продукцияне исәпкә алмаганда) өчен вазифаи затларга спиртлы продукцияләрен конфискацияләү белән бергә,10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр; юридик затларга спиртлы продукцияләрен конфискацияләү белән бергә, 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Җинаять җаваплылыгы да бар. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган һәм ике яисә аннан күбрәк затның үлеменә сәбәп булган товар сату өчен иң зур җәза - 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: