Алабуга нуры

Атнабай туган ягында

Язмабыз иң көчле татар шагыйрьләренең берсе, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев туып үскән якларга сәяхәт турында.

Китап җене кагылган кеше булганга, мин шактый татар әдипләренең әсәрләрен укып барам, шагыйрьләрне дә хөрмәт итәм (әнием — китапханәче). Шулар арасында аерылып торганнарының берсе — Әнгам Атнабаев. Ул — Башкортстанда туып-үскән әдип, иң көчле татар шагыйрьләренең берсе (әсәрләрен тик татар телендә генә язган), Башкортстанның халык шагыйре. Китап кибетләренә кереп, яңа чыккан китаплар алгалыйм. Атнабай китабы нишләптер очрамый иде. Китап сату белән шөгыльләнүче сыйныфташым Алсуны да аптыраттым инде бу турыда. Менә шулай бервакыт җае чыкты. Ялга чыккач, дөньялар әзрәк тынычлангач, Башкортстанда яшәүче кодаларга киттек. Кода, миһербанлы җан, минем теләкне белеп, Атнабай туган якларга алып китте.
Башкортстанның гүзәл табигатенә сокланып бара торгач, Күрдем авылына килеп җиттек. Туган нигезе авыл башында гына урнашкан икән. Бертуган энесе Мәгъдән абыйны чакырып чыгарып күрештек. Татарлар килгән дип, шатланып, ул музейны күрсәтергә булды. Мәгъдән абыйга 88 яшь бирмәссең, җиңел машинада күрше авылга барып музей хезмәткәрләрен алып килде.
Музей шагыйрь исемендәге мәктәп бинасында ачылган. Безгә шактый күп экспонатлар, шагыйрьнең шәҗәрәсен күрсәтеп сөйләделәр. Шагыйрьнең бюсты мәктәп ишегалдына куелган икән, аны тәртиптә тоталар.
Мәгъдән абый безне үзе имам булып торган мәчеткә алып кереп догалар да укыды. Аннары "Хәзрәт чишмәсе«нә алып барды. Әле аны «Җиде күз» чишмәсе дип тә атыйлар икән.
Соңрак без, Мәгъдән абыйга рәхмәтләребезне әйтеп, юлга кузгалдык. Ул безне елмаеп, кул болгап озатып калды. Изге күңелле кеше булып истә калды үзе.
Шулай итеп, Атнабай китабын эзли торгач, шагыйрьнең туган якларын барып күрергә Ходай насыйп итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: