Алабуга нуры

Авария безне берләштерде

Алабуга районы һәм шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов авария нәтиҗәләрен бетерү турында интервью бирде.

- Вәзгыятьне мин беренче көннән, вакыйга уртасыннан күзәттем, - диде Геннадий Егорович. - Грунт хәрәкәте авариянең төп сәбәбе булды, ә бу - табигый катаклизм һәм ул кеше факторына бәйле түгел. Суүткәргеч сафтан чыкты. Барлык хезмәтләр тәүлек буе эшләде. Чираттагы авария икенче көнне, барлык системаны су белән тутырып бетергәч булды. Басым башта 7,5 атмосфер булса, соңыннан ул төшә башлады. Су белән тәэмин итүне туктатып, басым төшү сәбәбен эзли башладык.

- Әлеге су белән тәэмин итү системасы ничәнче елдан эшли?

- Челтәрләр 1986 елда төзелгән, куллануга алар 1989 елда тапшырылган. Моннан ике ел элек бикләү арматурасын алыштырганда ук ул инде кабырчыклар белән капланган иде. Чистарту корылмалары эксплуатациягә тулысынча тапшырылмаган, 46 су бикләгеч арматураның бүген берсе дә эшләми.

Республика Президенты суүткәргечне реконструкцияләү турында карар кабул итте. Җылыту сезоны тәмамланганнан соң, "Водоканал" һәм ПТСны запас су белән тутырганнан соң без ике көн эчендә 46 бикләгеч арматураны алыштырачакбыз. Бу июнь аенда булыр дип ниятләнә. Авария бүген башланган процесска тизлек бирде.

- 2010 елның коры җәендә дә реконструкция турында сүз барган иде.

- Исегездә булса, башлык итеп билгеләнү белән мин эшне судан башладым. "Водоканал" - социаль әһәмияткә ия объект - ПТС системасында иде. Беренче чиратта без аны монополистлардан алдык һәм муниципаль предприятие оештырдык, хәзер акционерлаштырабыз. Соңыннан Президент белән берлектә инвестор билгеләнәчәк. Бәлки ул ПТСтагы кебек үк "КЭР-холдинг" булыр. Су белән тәэмин итү системасы кимчелекләрсез эшләсен дисәк, иң оптималь фикергә килергә кирәк.

- Кайбер алабугалыларның авария турында тәнкыйтен ничек кабул иттегез?

- Мин халык белән аралаштым, күпчелек проблеманы аңлый. Кемдәдер ниндидер тәкъдим бар икән - безнең ишекләр һәрвакыт ачык, без диалогка әзер, хәтта эш тәкъдим итә алабыз! - диде район башлыгы. - Эшләгән эшне тәнкыйтьләп өйдә утыру бик җиңел, салкын төндә басуда эшләп каравы - бөтенләй икенче. Авария булган беренче ике көндә кар яуды, эшчеләр чыланып бетте. Тик авария урынын табарга һәм анда үтеп керергә кирәк иде. Техника батып кала. Шулай да без кыска вакыт эчендә хәлне төзәттек.

Гомумән, әлеге авария барлык предприятиеләрнең, шәһәр һәм республика структураларының бердәмлеген күрсәтте. Шуңа күрә без югары бәяләмә алдык.

Налия Касыймова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: