Аварияләр саны артты
Законнарны санга сукмый торган, әхлакый-этик нормаларның ни икәнлеген белмәгән 90 нчы елларда туган яшьләр рульгә утырды. Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган брифингта әнә шуны танырга мәҗбүр булдылар.
Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм анда зыян күрүчеләр санын киметү буенча максатчан федераль һәм республика программалары эшләнүгә карамастан, аларның саны кимемәде, киресенчә узган елга карата арта төште. Алабуга районы да бу мәсьәләдә искәрмә була алмады.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының транспорт бүлеге җитәкчесе Евгений Николаев һәм ЮХИДИның теркәү-имтихан алу бүлеге баш инспекторы Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, быелның җиде аенда гына да 94 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 27 кеше һәлак булган, 131е төрле җәрәхәт алган. Җитмәсә үлүчеләр саны икеләтә артып киткән - күңелсез, җан әрнеткеч статистика әнә шундый. Юкса юллар асфальтланган, юл билгеләре куелган, ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган.
Шәһәрдә аварияләр еш кабатлана торган урыннарны да искә төшереп үтәргә кирәк: алар - Чапаев урамы белән Әйләнеч шоссе кисешкән урын (АТП янында),Тынычлык проспекты белән Нефтьчеләр урамы чаты (ГДК), Төзүчеләр урамы белән Т.Гыйззәт урамы чаты (ЖБИ заводы). 4 нче микрорайонда соңгы тукталыштагы борылыш та куркыныч урыннарның берсе булып тора. Казан трассасында Мурзиха тирәсе (992-997нче км), Поспелово авылы яны (1004-1008 нче км), Морттан Лекаревога кадәрге арада аварияләр еш кабатлана.
Аварияләр санының һаман арта баруына шәһәр эчендә генә түгел, бәлки аннан читтәге юлларда хәрәкәт тыгызлыгы зур йогынты ясый, чөнки ел саен машиналар саны арта һәм алга таба да шулай булырдыр, мөгаен. Юл-транспорт һәлакәте вакытында кайсы да булса бер машина йөртүченең тизлекне дөрес сайламавы һәм машина белән идарә итә алмыйча авария ясау очраклары шактый. Җитмәсә "лихачлар"ның кайберләре исәбендә 20дән артык кылынган "гөнаһлар исемлеге" кара сакал булып сөйрәлә: болар беренче чиратта штрафларны түләмәү, исерек килеш руль артына утыру, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәч тә руль артына утыру. Сүз уңаена шунысын да әйтергә кирәк, машина номерын буяп, икенчесен ясау шаукымы да киң таралып бара. Шуңа күрә башкалар игътибарлырак булсын иде (кирәк булса ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда закон бозучы машиналар рәсеме бар).
Беренче чиратта боларның барысы да шоферларның, шулай ук җәяүлеләрнең дә хокукый наданлыгына бәйле. Бу бәладән котылуның бердәнбер юлы: үсеп килә торган буынны - мәктәп укучыларын һәм мәктәпкә керергә әзерләнә торган балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә төшендерү.
P.S. 2013 елның 1 апреленнән халыкара коммерциячел йөк ташучы транспорт чараларын тахографлар белән (машина йөртүченең эш режимы һәм ялын күзәтү приборы) тәэмин итмәгән өчен җаваплылык кертелә. Ә шәһәрара пассажир автобуслары тахографлар белән генә түгел, бәлки иминлек каешлары белән дә җиһазланырга тиеш. Кайбер төр транспорт чараларына әлеге җиһазларны кую мәҗбүрилеге быелның 23 гыйнварыннан ук кертелде инде.
Наилә Баязитова
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.