Алабуга нуры

“Авылда ял итәргә яратам”

Шәһәр мәдәният йортында Татарстанның халык артисты, композитор, оештыручы һәм "Моңлы Чаллы" җыр театрының җитәкчесе Виталий Агапов катнашында "Кышкы моңнар" исемле концерт программасы булды.

Алабугада нинди генә чараның Виталий Агаповтан башка узганы бар икән? Бу бик сирәк күренеш. Концерт алдыннан узган пресс-конференциядә күп кенә сорауларга җавап табылды.
- Алабугага сезнең карашыгыз нинди?
- Алабуга - Яр Чаллы халкы һәм минем өчен, күрше шәһәр буларак якын, чөнки безнең арада нибары 25 чакрым гына. Күршеләрнең дә төрлесе була, ә Алабуга - мәрхәмәтле күрше. Шуңа күрә мин сезнең район һәм шәһәр белән берлектә һәрвакыт эшләп торам: балалар бакчасы, авылда клуб ачканда да чакыралар, авыл халкы алдында концерт кую үзе бер рәхәт. Мәдәният хезмәткәрләрегез белән бергә Санк-Петербургка Сабан туена йөрим. Читтән карап тору бер хәл, ә инде чарада үзең дә катнашсаң, бөтенләй икенче төрле.
- Бүгенге концертыгызның асылы?
- Бу концерт программасы - яңа проект, ел фасыллары белән бәйле, аның язгы, җәйге, көзге, кышкы моңнары бар. Димәк, елына 4 программа. Бүгенгесе - кышкы моңнар. Концертыбызда фонограмма дигән нәрсә юк. Барлыгы 15ләп җырчы, Татарстаның халык, атказанган артистлары да, Башкортстаннан да ике атказанган артист бар. Араларында - Мөнир Рахмаев, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Диләрә Мироваева, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев.
- Үзегезгә кайсы ел фасылы якын?
- Җәй, аерып әйткәндә июнь ае, чөнки мин 1 июньдә туганмын. Дөнья белән беренче танышуым иртә җәйдән башланды, бар жиһанның уянган, чәчәк аткан вакытыннан. Халык телендәге "Һәр ел фасылы үзенчә матур" дигән гыйбарә белән дә килешәм.
- Җыр - тормышыгызның бер өлеше икәненә кайчан төшендегез?
- 7-8 сыйныфларда гармун һәм гитарада уйный башладым. Ул вакытта мин музыка белән тирәнтен шөгыльләнермен, композитор, шагыйрь булырмын, Татарстанның халык артисты исемен йөртермен дип уйламадым. Бабам скрипкалар ясаган, әнием такмаклар җырлаган, әтием баянда уйнаган... Алардан да нәрсә дә булса күчкәндер дип уйлыйм. 1994нче елда сәхнәдә җырлый башладым, ул вакытта мина 34 яшь иде. Беренче җырым "Сәвәләй"не 1987 елда яздым, өйдәгеләргә җырлап күрсәттем, әти-әнигә ошады (Көлә. - Автор). 1988 елда Сабан туенда җырладым шуны, күпләр, туган авыллары хакында беренче тапкыр җыр ишеткәнгәдер инде, елап та алды, мин аны әле хәзер дә искә алам. 1994 елдан сәхнә тормышым башланып китте, елына 120-170ләп концерт куя идек. Минем беркайчан да администраторым булмады, һәрвакыт үзем оештыра идем.
- Сезнең җиһазлар ясаганыгыз да билгеле. Бу һөнәргә кемнән өйрәндегез?
- Бабамның кулыннан бар эш килә иде, скрипка ясаудан тыш, җиһазлар ясады, мичләр чыгарды. Мин аның эзеннән китеп, җиһазлар ясый башладым, ләкин күпләр шикелле йомшак җиһазлар түгел, ә корпуслыны: аш бүлмәсенә шкафлар, шифоньерлар, прихожийлар. Моңа сорау күбрәк иде. Бу һөнәргә үзем өйрәндем. Бераз акча туплагач, аппаратура сатып алып, шоу-бизнеска беренче адымнарымны ясадым.
- Сезгә күбрәк кайда концерт кую ошый?
- Миңа авыл халкы якын, мин аларны яратам. Сезнең районда Күклүк, Дөм-Дөм, Шүрнәк авылларын үз итәм.
- Җырчылар арасында сезгә үзләре өчен җыр язуларын сорап килүчеләр бармы?
- Теләүчеләр күп, ләкин мин җырларны бик өләшмим. Үз театрым, яшь талантлы җырчыларым бар. Җырларымны сатуга караганда, алар җырласын дип, үземнекеләргә бирәм, концертларымда чыгыш ясарга рөхсәт итәм. Бар нәрсә дә акчага корылырга тиеш түгел дип саныйм.
- Хәйрия концертлары белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?
- Хәйрия концертлары минем һәрвакыт булды һәм бар, алар шәһәрдә дә, авылларда да үтә. Чыгышларымның ун проценты - хәйрия максатында. Моннан тыш, концерттан кергән керемнәрдән балалар йортларына, инвалидларга, өлкәннәргә өлеш чыгарам.
- Кайда һәм ничек ял итәргә яратасыз?
- Авылда ял итәргә яратам! Башка җиргә барыр мөмкинлегем булса да, теләгем юк.
- Хыялыгыз бармы?
- Бар. Хыялым - авылымда чиркәү төзү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!