Алабуга нуры

Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү

“Безнең күпмилләтле хезмәт сөючән халкыбыз белән уңышка ирешергә мөмкин”, – дип белдерде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зона семинары вакытында. Киңәшмә 28 ноябрьдә Алабугада үтте.

Чараның пленар өлешендә авыл җирлегенең активлыгын, хуҗалык алып баруның кече формаларын үстерү буенча фикер алыштылар. Аннан алда шәһәр Мәдәният сарае янындагы мәйданда үзенчәлекле күргәзмә оештырылган иде. Биредә фермалар һәм кыр техникасын,  крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен яңа җиһазларны күрергә мөмкин булды. “Тере почмак” махсус игътибарны алды, анда: киң маңгайлы бозаулар, заанен токымлы нәфис кәҗә бәтиләре, тыныч мәһабәт казлар, алардан аермалы буларак үзләрен алай ук тыйнак тота белмәгән тавыклар, шактый тазарган атлар һәм хәтта кечкенә понилар, алар янәшәсендә баһадирдай күренгән тәкәләр. Боларның барысын да алабугалы терлекче фермерлар  – өлешчә, Тимур Вахитов, Ольга Фалалеева, Динарис Заманов күрсәтүгә куйган.

Күргәзмәдәгеләргә тиешле бәя биргәннән соң, кунаклар  – 13 муниципаль район башлыгы, аларның авыл җирлекләре өчен җавап бирүче урынбасарлары, җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалык, гаилә фермасы  җитәкчеләре, фермерларның район ассоциациясе, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм җәмәгатьчелеге  вәкилләре – Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә барлыгы 312 кеше Мәдәният сараена килеп керде. Анда алар күз алдына тагын бер тамаша ачылды. Сүз дә юк, алабугалылар үз товарын күрсәтә белә. Монда бу көнне – шул ук КФХ продукциясе, райпо, ит-консервлар, “Алабуга Сөте”, “Рассвет” җәмгыяте… Өстәвенә барысы да зур фантазия белән урнаштырылган. Төрле яшелчә  өеме янәшәсендә утырган хуҗасы белән бергә җигүле “ат” үзе генә дә ни тора!

Кунаклар Мисгать Шакирҗанов, Евгений Марков, Сергей Шалин, Раиса Трофимова, башка эшмәкәрләр продукциясе янында тоткарландылар.  Кулланма сәнгать эшләнмәләре зур кызыксыну уятты, аларның төрлелеге гаҗәпләнерлек. Лекареводан Лариса Самарканова үзенең оста чигүләрен, Морттан Гөлфинә Гаффанова һәм Фәрдия Шаһидуллина татар авыл ашларын тәкъдим итте, түрдә тәмле икмәк, бәлешләр, арасында баланныкы да бар, чуенда пешкән бәрәңге, ә “өй”нең почмагында кәрҗиннәргә оста ясалган тавык һәм казлар урнашкан, беренчеләре чын йомыркалар ягына текәлгән. Алабугалыларның булдыклылыгына һәм осталыгына чикләр юк – семинар-киңәшмәдә катнашучылар шундый фикергә килде.

***

Киңәшмәнең пленар өлешен ачып, Фәрит Мөхәммәтшин: “Кагыйдә буларак, мондый очрашуларда җитди һәм эшлекле сөйләшү барышында, кимчелекләр һәм мөмкинлекләр ачыла, җитмәсә, авыл халкының кимүе һәм картаюы күренеп тора. Аларның санын саклап калу өчен генә булса да, мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк.”

Алга таба ул, Татарстан Президенты фикеренә таянып, республика икътисадында авыл хуҗалыгы роленең үсүен билгеләп үтте. ТР авылда гражданнарның иҗтимагый мәсьәләләрен чишүдә үзара салым өлкәсендә алда бара.

Аннан соң Татарстанда авыл хуҗалыгы, өлешчә, крестьян-фермер хуҗалыклары үсеше турында фильм тәкъдим ителде, анда Сарман, Мөслим. Минзәлә һәм башка район башлыклары эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Алабугалы Андрей Фалалеев чыгышы кызыксындырырлык булды, аның хуҗалыгы элекке “Алабуга” совхозы нигезендә корылган. Мөгезле эре терлек, сарык һәм кәҗәләрне барысы сигез кеше карый. КФХның үзендә мал сую урыны бар. Сыер сөте күрше Яр Чаллыга сатыла, анда аннан сыр ясыйлар. Сыер сөтен килограммы  24 сумнан, кәҗә сөтен – 80ешәр сумнан саталар.

***

Район башлыгы чыгышында авыл хуҗалыгына районда мөмкин кадәр зур игътибар бирергә тырышалар, дип билгеләп үтте. Бу өлкәдә,  9 эре авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны санамаганда, 35 КФХ эшли. Быел гектардан 36 центнеров ашлык җыйган фермерлар бар, район буенча уртача күрсәткеч – 31,1. Быелның 10 аенда 20 мең тоннадан артык сөт савып алынган, бу үткән елгы дәрәҗә белән чагыштырганда, 104 процент тәшкил итә. Сөтнең күп өлеше хуҗалыкның кече формаларында җитештерелгән. Алабугада ел барышында  КФХ тарафыннан 15 грант отылган. Барлыгы 329 сыер, дуңгыз, кәҗә, умарта күче, 146 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.

Авылларда (Танайка һәм Иске Күклектә) этнотуризм җәелә, Мортта Татарстандагы бердәнбер умартачылык музее бар.

***

Татарстан премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хуҗалыкның кече формалары эшчәнлегенө югары бәя бирде. Алар авыл хуҗалыгы продукциясенең 53 процентын җитештерә. Кайбер районнарда, шул исәптән Алабуга районында күрсәткечләр тагы да югары. Кече авыл эшмәкәрлеге үсешенә ел да 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә. Аларның бер төре – мини-фермалар, аларда җиде меңнән артык сыер исәпләнә. Гаиләнең айлык кереме 300 мең сумнан да арта торган шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар.

Бүген терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр ота. Продукцияне яхшы эшкәртеп читкә чыгару кирәк. “Гаилә фермаларын үстерү”, “Эш башлаучы фермерларга булышу” федераль финанслау катнашындагы программалар  үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Кулланучылар кооперативларына берләшү шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кереме артуга китерә.

Сер түгел, 50 мең гектардагы йорт яны кишәрлекләре файдаланылмый кала бирә. Кооперация – ул югары элекле активлык.

***

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигый байлыклардан файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек буенча сәясәт комитеты рәисе Таһир Хадиев “түгәрәк өстәл”ләр эшенә йомгак ясады. Алар: “Авыл эшмәкәрлеге проблемаларының авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү аркылы чишелеше”, “Хуҗалык алып баруның кече формаларына дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге” һәм “Шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру” темаларына узды.

 “Казань” Агросәнәгать паркы” җәмгыяте үзенең эшчәнлегенең төп максаты дип авыл хуҗалыгында кече эшмәкәрлеккә булышуны саный. Аның генераль директор Олег Власов әйтүенчә, предприятие үзенчәлекле структурага ия. Анда меңнән артык эш урыны, эшкә җәлеп ителгәнлек 95 процент тәшкил итә.

***

Йомгаклау өлешендә иң яхшы авыл җирлеге, шәхси ярдәмче хуҗалык, орлыклык фермасына республика конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде. Шулар арасындаМалореченскидан Анатолий Бурдин, аның хуҗалыгы Татарстанда иң яхшыларның берсе дип табылган.

Семинарда катнашучылар һәммә сорауларына тулы җавап алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!