Алабуга нуры

Авыл хуҗалыгында яшь белгечләргә һәрвакыт ишекләр ачык

Алабуга районы һәм шәһәр мәктәпләренең 9-11 сыйныфларында белем алучылар шәһәр мәдәният сараена җыелды. Бу көнне алар Татарстандагы иң дәрәҗәле аграр уку йортлары вәкилләре белән очрашты. Алар әлеге уку йортларында алырга мөмкин булган һөнәрләр, уку һәм яшәү шартлары белән таныштырды.

Бүгенге көндә үзеңә якын булган һөнәрне сайлау, тормышта үз юлыңны табу бик җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шул максаттан шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә бу өлкәдә һәрдаим эш алып барыла. Бу көнне дә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирелде, аларга кайда укып булуы, белем алганнан соң булган мөмкинлекләр турында сөйләшү алып барылды.

Чараны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов башлап жибәрде.

– Бу залда һөнәри юнәлеш бирү буенча уртак әңгәмә уздыру максаты белән җыелдык. Бүген биредә аграр югары уку йортлары вәкилләре. Без сезне авыл хуҗалыгы өлкәсе белән таныштыру һәм кызыксындыру өчен җыйдык. Хәзерге вакытта безнең район авыл хуҗалыгы җитештерү күрсәткечләре буенча республикада “алтын” урталыкта. Бүген 85 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләребез бар, шуларның 53 мең гектары – сөрү җирләре. Терлекчелеккә килгәндә, 8 меңгә якын мөгезле эре терлек, шуның якынча 2,5 меңе – савым сыерлары. Сарык һәм кәҗәләр – 3,5 мең, 60 меңнән артык кош-корт бар. Менә безнең эш фронты, – дип сөйләде ул.

Александр Владимир улы әйтүенчә, уку вакытында берничә стипендия алырга мөмкин, безнең районнан укырга кергән очракта, ул 10 меңгә якын. Институтны тәмамлап, үз районыңа эшкә кайтсаң, эшнең беренче аенда 300 мең, өч ел дәвамында төп хезмәт хакына өстәп 7,5 мең сум күләмендә акча бирелүен дә билгеләп үтте. Моннан кала, вакытлыча яшәү урыны да бирелә. Мәсәлән, “Нократ таңнары”, “Яшь көч”, “Морт” агрофирмасы һәм башка хуҗалыкларда яшь белгечләр өчен йортлар бар. Әгәр белгеч үзе, торак йортларын яхшыртырга теләп, социаль ипотека ала икән, аның 70 процентын дәүләт түли. Шулай ук “Яшь фермер”, “ Гаилә терлекчелек фермасы” кебек төрле грантлар бар.

Аграр уку йортлары вәкилләре нинди юнәлештә белгечләр әзерләүләре, уку йортларына кабул итү тәртибе, һәр белгечлек буенча нинди имтиханнар бирергә кирәклеге, керү баллары турында мәгълүмат бирде. Шулай ук сүз уку һәм яшәү шартлары, тулай торак белән тәэмин ителү, стипендияләр, өстәмә тагын нинди белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин булуы турында барды. Уку йортлары буенча презентация тәкъдим ителде.

Чара ахырында Александр Косов киләчәккә планнар белән дә уртаклашты. Аның сүзләренчә, эре инвестор безнең районда 1600 баш савым сыерга исәпләнгән, Татарстан Республикасындагы иң зур сөт комплексы төзергә ниятли. Монда елына 35 мең тоннага якын сөт җитештерергә планлаштыралар. Шулай ук ул бүгенге көндә зур уңышларга ирешкән “Яңа Юраш”, “Яшь көч”, “Морт” агрофирмаларын, “Якты үзән” ҖЧҖ, “Башак” Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм башкаларны искә алды.

Бу көнне укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алды. Алабуга шәһәренең 9нчы мәктәбендә белем алучы Тимофей Шорин да безгә үз фикерен җиткерде:

– 10нчы сыйныфта белем алам, әлегә нинди һөнәр сайлаячагым турында төгәл әйтә алмыйм. Бүгенге очрашу бик ошады, урынлы оештырылган. Әлеге уку йортлары турында күп мәгълүмат алдым, – диде ул.

Булачак профессияне сайлау җиңел түгел, чөнки җаныңа якын һөнәр белән генә зур уңышларга ирешеп, югары үрләр яуларга мөмкин. Кеше һөнәр сайлаганда үзенең язмышын да сайлый дип юкка гына әйтмиләр. Хәзер белгечлекләр бик күп, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен кирәкле. Иң мөһиме – үзеңә якынын сайлап, аңа тугры калу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: