Алабуга нуры

Балачак кая китә?...

Балачак – ул һәр кешенең тормышында иң якты һәм гамьсез чагы. Ул вакытта кояш яктырак балкый, туңдырма тәмлерәк, ә һәрбер күңелле вак-төяк зур шатлыклы вакыйга итеп кабул ителә. Әмма, кызганыч, балалык еллары тиз үтә һәм бары тик җылы истәлекләр генә кала. Балаларны яклау көне алдыннан без берничә алабугалының үз хәтерендә калган иң ачык хатирәләре турында сөйләвен сорадык.

Айгөл Таипова, Мәдәният идарәсе башлыгы:

− Әле мәктәпкә дә йөрмәгән чагымда минем белән шундый очрак булды: 4-5 яшьләр тирәсендә булганмындыр. әйтергә кирәк, әниемнең муенсалы шкатулкасында казынырга, аның биек үкчәле түфлиләрен һәм матур кофталарын киеп карарга ярата идем, ләкин барыннан да бигрәк әниемнең косметичкасына исем китә иде. Һәм менә мин чираттагы тапкыр “ревизия” ясарга теләп, анда яңа ислемай савытын таптым (барлык дефицит әйберләр  кебек, ул заманда шул француз ислемаен әти бик зур авырлык белән алганын соңыннан гына белдем).  Әлбәттә, әнидән сорарга уйладым, чөнки савыты бик ошады. Әнием, ислемай беткәч, бирермен дип җавап бирде. Һәм мин аны түгәргә булдым, ләкин ачуы бик җиңел түгел иде, булдырганча тырыша торгач, ниһаять, ачтым, савыт кулымнан төшеп китеп, иң элек диванга, ә аннан соң келәмгә тәгәрәде. Әлбәттә, анда берни дә калмады диярлек. Әни бик борчылды, өйдә әле озак вакыт хуш исләр килеп торды.

 

Дания Сәлимова, филология фәннәре докторы, КФУның Алабуга  институты профессоры:

Балачагымның иң истә калган хатирәсе – ул 1965 елда Казанга бару. Миңа бары 7 яшь, безнең әни – рус теле укытучысы, педагогия техникумыннан соң, читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый иде. Әти белән әни җәй көне безнең өчен бүләк ясарга булды: өч баланы да Казанга алып барды, төгәлрәк әйткәндә, Бөгелмәлән очтык, чөнки туры автомобиль трассасы юк иде әле. Ул еллар өчен Казанга бару – хәзер Австралиягә барган кебек. Циркка бару, Иделдә коену, зоопарк – болар барысы да әкияти фильмдагы кадрлар сыман  истә калды. Циркта чагында, мин артта утырган һәм бертуктаусыз туңдырма ашаган малайга борылып караганымны хәтерлим. Мин чынлап ул вакытта аның турында, малайның кеме булса да авырса да, көндәлегендә икелеләре күп булса да, ә минем бары тик бишлеләр генә, ләкин ул бу минутта шундый бәхетле, чөнки ул туңдырма ашый, ә мин – юк, дип уйладым. Әти, малай белән ихлас кызыксынуымны күреп, урыныннан торды һәм каядыр китте. Биш минуттан ул берничә туңдырма белән әйләнеп килде. Менә бу чын бәхет мизгеле иде! Мин бала чагымны һәм әтиемне искә төшергәндә, аның елмаюлы йөзен һәм шул вакытта тирләгән бите һәм салкын туңдырма тоткан җылы кулларын хәтерлим...

 

Ирина Сушилова, “Алабуга -24” телеканалы алып баручысы:

Балачак һәр кешенең тормышында иң асыл вакыт! Минем бала чагымны әти-әнием гүзәл итте. Барлык “алтын вакыт”тагы ачык мизгелләр алар белән бәйле. Мәсәлән, илебезнең башкаласы – Мәскәүгә баруыбызны бик яхшы хәтерлим. Миңа ул вакытта 10 яшь иде. Без әни белән Кызыл мәйданда йөрдек, Чыпчык тауларына сугылдык, Останкино телеманарасына, “Лужники” стадионына бардык һәм Мәскәү дәүләт университетын карадык. Танып белерлек һәм бик кызык булды!

 

Таңсылу Хөснуллина, 4нче ТОС рәисе:

− Иң якты кичерешләр әби һәм бабай янына барудан калган. Иртән без сөт аерткан  тавышка уяна идек. Иртәнге ашка яңа каймак белән чәй. Сүз уңаеннан, берничә урамнан әбинең генә кул сепараторы бар иде, кайвакытларда аңа чират урамга кадәр була иде. Ә без пәрдә артыннан күзәтеп торабыз. Фил рәсеме төшкән каплы һинд чәе дә истә калган. Бабай белән болдырга чыгып, өрек төшләрен ватканда, алар шундый күп җыелган кебек тоела иде. Тагын, карга алып китмәсен дип, кечкенә каз бәбкәләрен карадык, әзрәк үскәч, аларны буага йөртә идек.

 

Николай Мельников, Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы:

Мин Алабуга районы Черкас авылында туганмын. Балачактан күбрәк җәй искә төшә: ул чагында туйганчы велосипедта йөрергә, көн буе елга ярында югалып торырга яки урамда уйнарга мөмкин иде. Җәйге каникулларда безнең ишек алды балалар минем дусларым белән тулы булды. Көн дәвамында без бар уеннарны уйнап бетерә идек. Иң яратканнары: “12 таякчык”, сугышлы, качышлы һәм, әлбәттә, футбол. Без җәяүләп күрше авылга туңдырма ашарга бара идек; атка утырып, печән чабарга, җиләк җыярга йөри идек; елга буйлап ясалма салларда йөздек. Сыерлар көткән истә калган. Элек авылда һәр кешедә диярлек сыер бар иде, кайсыларында икешәр. Һәр гаилә аларны чиратлашып көтә иде. Абый һәм апаларым белән,  көтү чиратын ничек көтеп ала идек! Иртәнге алтыда сыерларны җыеп, кырга куалар. Бу иртәнең искиткеч мәле, табигать уянып үз тормышы белән яши башлавын күрәсең. Күзләрне кояш чагылдыра. Йокы аралаш тургай тавышын ишетәсең. Аның нечкә тавышы үзенең иртәнге гүзәл җырын башлый. Үләнгә ятасың да, чикерткәләрнең коры кәгазь кебек кыштырдашуын тоясың. Көтүлеккә безнең янга дуслар килә иде, без гәпләшеп, планнар корып, киләчәк турында хыяллана идек.  Җәйге кызу көннәрдә сыерлар качып кайтып китәргә теләгән вакытлар булгалады, без аларны җибәрмәскә тырыштык. Кич белән өйгә кайта идек. Ашаганнан соң яңадан урамга иптәшләр янына ашыктык. Өйгә соң гына кайтып, арыганлыкны да сизмичә, иртән тагын көтүгә чыга идек, чөнки бу иң гаҗәеп  һәм ваемсыз чак иде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: