Алабуга нуры

Балалар бакчасына кем эләгер?

Ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр балаларны бакчаларга туплау бара. Сабыйларның ата-аналары бу вакытны түземсезлек белән көтә. Байтак сораулар барлыкка килә, очрашуларда, социаль челтәрләрдә фикер алышулар башлана. Иң борчыган сорау – балам бакчага алынырмы?

Без бу хәлгә бераз ачыклык кертергә булдык һәм мәктәпкәчә мәгариф бүлеге башлыгы Татьяна Исламовадан: “Быел мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә кемнәр эләгер соң?” − дип сорадык.

Балаларның күпчелек өлеше юлламаны җәен алачак, 1 сентябрьдән туплап бетерү башлана.

− Төркемнәргә җыйганда, ата-ана урыннан баш тарткан очракта, калган буш урыннарга туплау үткәрелә, − дип аңлата Татьяна Исламова.

Баласы әлегә акчага барырга әзер түгел дип санаган ата-ана, мәсәлән, урыннан баш тарта. Килешү төзүгә килмәгән очраклар да бар. Билгеләнгән вакыты чыгуга, ул урынга башка бала алына.

“Беренче агым”га 1 сентябрьгә тиешле яше тулган 3-7 яшьтәгеләр эләгә. “Икенче агым” – 1 сентябрьгә 2 һәм аннан зуррак яшьтә булган 2-3 яшьлекләр.

Быел балалар бакчаларына 3-7 яшьтәге 155 бала, 2-3 яшьлек 738 сабый алыначак, алар 36 төркемгә җыела. Ике төркем, 40 бала, 1,5 яшьтән алып 2 яшькә кадәргеләрдән туплана. Бүген районда 282 төркем ачылган һәм эшли, шуларның 255е  – шәһәрдәге мәктәпкәчә учреждениеләрдә, 27се – авылларда. Барлык балалар бакчалары тулы куәткә эшли һәм, Мәгариф идарәсендә ышандыруларынча, быел өстәмә төркемнәр ачу планлаштырылмый.

Мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратка килгәндә, 1 сентябрьгә 3 яшькә кадәрге 2168 бала, 3-7 яшьтәге 155 бала юллама көтә. Әгәр балагыз алар арасында икән, ашыкмагыз һәм урын булган теләсә кайсы бакчага ризалашмагыз.

− Еш кына ата-аналар, урын алып калу өчен, нинди бакчага да риза, аннан соң башка бакчадан урын эзли башлыйлар. Күчерү мөмкин, әмма ата-ана теләгән бакчасыннан туры килә торган яшь төркеме буенча алыштырырлык урынны үзләре эзли. Шулай булмаганда, алар алган урыннан баш тартырга, Мәгариф идарәсенә килеп, үзләре теләгән балалар бакчасына яңадан чиратка басарга тиеш. Тик бу очракта алар исемлек ахырында булачак. Шул рәвешле, баштан ук үзләре теләгән бакчага чиратка язылу хәерле, − ди Татьяна Исламова.

Әйтергә кирәк, балаларны бакча исемлегенә теркәүдә быел бернинди үзгәреш кертелмәде. Ташлама белән алынучыларга карата да бары да шул килеш калды. Ата-ана баласын бакчага чиратсыз яисә беренче чиратта бирергә хакы булса, ташламаны раслый торган документларны һәм аларның күчермәләрен Мәгариф идарәсенә китерергә кирәк. Ташламалы гражданнарның балалары, бер бакчадан икенчесенә күчкәндә, РФ законнары белән билгеләнгән ташламалардан файдалана. Элегрәк ташламадан бер генә мәртәбә файдалансалар, үткән елдан башлап, баланы бер бакчадан икенчесенә күчергәндә, ташламадан кабат файдаланырга рөхсәт ителә.

Райондагы балалар бакчаларының, 1 сентябрьдән тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзерләнеп, яңаруларын дәвам итүе − куанычлы күренеш. Хәзер 24нче балалар бакчасында республика программасы буенча тулы төзекләндерү бара. Балалар әлегә башка бакчаларга йөреп тора. Җирле казна хисабына шәһәрдә 13, 35, 17, 14, 18, 12нче бакчалар төзекләндерелә. Күптән түгел генә 35нче бакчада яңа бассейнны ачу тантанасы булды. Янәшәдәге 36нчы бакчада да шундый ук тантана булыр дип вәгъдә итәләр.

Ата-ана колагына

Бакчада ияләшсенгә, балага ничек булышырга

1нче киңәш

Бакчада беренче көнтанып-белү чоры. Тирә-юньдә барысы да кызыклы: башка балалар, уенчыклар, бүлмә дә. Боларның һәммәсе баланың игътибарын әти-әнисеннән читкә юнәлтергә булыша. Күп кенә ата-ана моны баланы калдырып, мыштым гына чыгып китү өчен уңай мизгел дип саный, Аларның юклыгын искәрү белән, бала эзләнә башлый, тик әти-әнисен тапмый! Еш кына бу икенчеләй бала сезне яныннан бер адым да читкә җибәрмәс өчен сәбәп була, һәм бу инде кыен мәсьәләгә әйләнә. Бала белән алдан ук хушлашырга өйрәнегез. Әгәр бакчага беренче көннәрдә аны берәр туганыгыз йөртсә, бәлки, яхшырактыр, аның белән хушлашу балага авр түгел бит. Бу очракта сабый өйдә көтеп торган әнисе янына кайтачагынна шикләнми. Балага сәгать телләрен күрсәтеп, алар менә шулай торганда, сине килеп алырлар дип аңлатып карагыз, һәм беркайчан да соңга калмаска тырышыгыз! Бу баланы бакчада аны бөтенләйгә калдырмауларына ышандырыр.

2нче киңәш

Бала бакчага әкренләп ияләнергә тиеш – психологларның барысы да диярлек шул фикердә. Бакчада ул күпме озаграк булса, шуның кадәр яхшырак дип уйлау дөрес түгел. Баланы башта балалар мәйданчыгына алып килеп, башка нәниләр һәм тәрбияче белән таныштыру яхшы. Бер-ике көннән төркем бүлмәсенә дә килергә һәм анда озаграк тоткарланырга була.

3нче киңәш

Көн тәртибен саклагыз. Бала төнгә кадәр уйнап яисә мультфильмнар карап, йокларга соң ятарга күнекмәсен. Юкса, иртән торып бакчага барыр вакыт җиткәч, кыенлыклар башланачак. Йокысы туйган баланың гына күңеле күтәренке була һәм ул бакчага теләп бара.

4нче киңәш

Йокыдан иртәрәк торыгыз, югыйсә, үзегезнең дә, баланың да кәефе кырылыр, ашык-пошык юынырга, киенергә, ашап алырга кирәк булачак. Баланың бу ыгы-зыгыга бакча гаепле дип уйлап куюы бар. Аны иртәрәк уятсагыз, бераз иркәләнеп ятарга вакыты калыр һәм күңеле төшмәс. Юлда барганда, тирә-якны күзәтеп, гәпләшеп барыгыз. Баланың күңеле шат булыр.

 

Аларда ничек…

Германиядә бакча яисә яслегә йөрү мәҗбүри түгел, әмма теләгән бала бара ала. Балалар бакчалары төшкә кадәр эшли, сабыйны төнгә калдырып булганнары да бар. Ризыкны баланың үзе белән бирергә була, тик ул сәламәт туклануга туры килергә тиеш.

Италиядә балалар бакчага өч яшь тулгач бара. Аңа хәтле өйдә ата-ана, әби-бабай. апалар һәм абыйлар тәрбисендә. Бакчалар ике төргә бүленә: дәүләтнеке һәм хосусый. Ата-аналар беренчесен кулайрак күрә, тик аларга йөрү кыйммәт.  

Испаниядә дә балаларны бакчага өч яшьтән йөртә башлыйлар. Мәҗбүри түгел, ләкин кайвакыт, бала бакчага йөрмәсә, моның сәбәбен мэриядә аңлатып бирергә кирәк. Бакчага мәҗбүри  йөрү алты яшьтән башлана.

Швециянең балалар бакчаларында төп игътибар физик тәрбиягә бирелә. Алар күп шөгыльләнә һәм саф һавада уйный. Балаларга пычранырга, җиргә ятарга, күлләвектә йөрергә рөхсәт ителә. Пычрак сабый бәхетле санала. Кайчагында балалар урамда йокы капчыкларында йоклый, аларның шулай иммунитетын ныгыталар һәм табигатьне яратырга күнектерәләр

Финляндиядә бала бакчага барыр алдыннан, тәрбияче өйгә килә һәм, индивидуаль үсеш планын төзү өчен, аның көн тәртибе, гадәтләре, туклануы белән таныша. Бакчада шөгыльләр юк, тәрбияченең төп бурычы аларның үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә зыян итмәвен күзәтү.

Бөекбританиядәге балалар бакчасында сабыйны көненә 15 сәгатькә кадәр калдырырга мөмкин. Илдә рәсми рәвештә теркәлми яшәүчеләр дә балаларын дәүләт бакчаларына йөртә ала. Инглиз бакчаларында көндез йоклау каралмаган, әмма баланың йокысы килсә, аны теләсә кайда яткыралар, хәтта уен бүлмәсендә дә.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: