Алабуга нуры

Балалар хакына

Олы тормыш дип аталган тормыш сукмагына һәркем дә үзенчә кереп китә бу фани дөньда.

Берәү тырыш хезмәт куеп яши, башкасы кемнәргәдер ярарга тырыша, икенчеләрнең оясында ни күрсә, очканында шул була. Мәсәлән, 1904 елда Төмән шәһәре янындагы Казар исемле кечкенә генә татар авылында мулла гаиләсендә туган фольклорчы, галим Хәмит Ярминең әтисенең мулла булып китүе - үзе бер тарихи вакыйга.

Булачак язучының туган ягы Себердә Нигъмәтулла хаҗи Карымшаков дигән бер бай яши. Бай үзе укый-яза белмәгән, шулай да аңлы, прогрессив карашлы кеше була. Якын-тирәдәге ятим балаларны үзенә тәрбиягә ала, ә инде бала бераз аягына баскач, бай аңа өч сум акча биреп Казан, Уфа якларына укырга җибәрә торган була. Хәмит Ярминең дә әтисе ятим бала була, аны да әлеге Нигъмәтулла бай тәрбиягә ала. Бераз вакыттан соң өч сум акча биреп аны да укырга җибәргән. Бала мәдрәсәдә белем ала һәм үзенең туган ягына кайтып мулла була һәм балалар укыта. Язучы үзе дә беренче ике елны әтисендә белем ала. Алга таба тормышта яңадан-яңа белемнәр алып, язучы булып китә һәм инде үлгәннән соң булса да Габдулла Тукай премиясе лауреаты була.

Беренче карашка, теге Себер бае артык зур хезмәт тә куймаган, ләкин вакытында сузган ярдәм киләчәк тормышка яхшы нигез салырга булыша.

Бу - үткән еллар тарихыннан бер игелек турында искә алу. Ә бүгенге көндә, безнең арада кеше хакын хаклап, игелек кылучылар бармы? Язмам шуның турыда.

Пермь өлкәсе Кизел шәһәрендә шахтер ир һәм урман хуҗалыгы хезмәткәре булган хуҗабикә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга Равил исемле малай туа. Бу 1955 ел була. Башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган малай, иптәшләре кебек уйный, мәктәптә белем ала, егет чагы җиткәч үзе белән бергә уйнап үскән күрше кызы Вәлиягә өйләнә. Бер-бер артлы кызлары Венера белән Флера туа. Үз агымы белән аккан тормышка үзгәртеп кору дулкыннары килеп бәрелә. Илдә зур үзгәрешләр, заводлар төзелә. Шул вакытта Алабуга шәһәрендә дә "АлАЗ" заводы аякка баса. Халык өметләр баглап шул тарафка омтыла. Гаилә башлыгы Равил дә әти-әнисенең туган ягына - Татарстанга, Алабуга шәһәренә кайтып төпләнергә уйлый. Тик кая барырга, кайда барып төпләнергә? Равилнең туганнары үзләренең буш торган йортларыннан урын бирә. Өлкәннәр киләчәккә якты өмет белән эшкә урнаша. Тора-бара заводта эшләүчеләргә фатир, бүлмә бирә башлыйлар. Равилгә дә, өлешенә тигән көмеше дигәндәй, ике фатирлы бүлмәнең берсен бирәләр. Тик, ни аяныч, бергә эшләгән иптәшенең хатыны, өч баласын ятим калдырып, якты дөньядан китеп бара. Гаиләнең торыр урыны юк, чөнки алар күптән түгел җылы яктан күчеп кайтканнар. Ирнең башка туганнары да алар белән яши. Кыскасы, бар уңайлыклары булган фатир чиратын Равил дустына бирә. Ә үзләре бары тик берничә елдан соң гына түбәле булалар. Беренче карашка күкрәк көче дә сарыф итмәгән, җан тәслим дә кылмаган. Бары тик иптәшенә юл биргән. Акча һәм мөлкәтне беренче урынга куймый, адәм баласы хакына саваплы эш кылучылар безнең арада әле дә бар.

Бүгенге көндә Равил абый тормыш иптәше белән ике кызларын да башлы-күзле итеп оныклар үстерешә, тәртипле тормыш алып бара. Җәй көннәрендә эшеннән биргән бакчасында яшелчә үстерә, дуслары белән балыкка йөри.

Инде лаеклы ялга чыгуына карамастан, эшләп киткән эшеннән һаман да чакырып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Аларга барган көнне дә кичке сәгать җидедә әле өенә кайтмаган, һаман да яратып эшләгән эшендә иде. Миңа бары тик кызы Венера белән генә очрашып сөйләшергә туры килде:

- Әти һәрвакыт кешегә ярдәм итәргә әзер, үзенә дә гел булышалар. Дустына фатир чиратын бирсә, бергә эшләгән иптәше Субботин (кызганычка каршы исемен хәтерләми) үзенә эштән бирелгән бакчасын әтигә бирде. Анда алмагач, чия һәм башка агачлар утыртылган, тик карамаганлыктан кыргыйланган иделәр. Әти ул агачларны тәрбияләп тора бүгенге көндә шуларның җимешләрен ашыйбыз. Гомумән бакчада энәсеннән җебенә кадәр барысы да тәртиптә, бер генә чүп тә үстертми ул, - дип сөйләде кызы әтисе турында.

Гөлназ РӘХИМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: