Алабуга нуры

Балчы кулыннан бал тама

Алабуга районында, мөгаен, берәү дә бал һәм умарта кортлары турында танылган Трофимовлар-Жегулиннар умартачылар династиясе әгъзалары кадәр сөйли алмый торгандыр.

Алар бу эш белән инде 1982 елдан бирле шөгыльләнә. Татлы гаилә бизнесының җитәкчесе һәм идея рухландыручысы — Раиса Роман кызы Трофимова. Нәкъ менә ул быелның язына кадәр районның умартачылык буенча әйдәп баручы белгече дә булып тора иде. Ә агымдагы елның маенда ул «эстафета таякчыгын» үзенең кече улы — Юрий кулына тапшырган.
Умартачы булу идеясе Раиса Трофимовага балачакта ук килгән, мөгаен, кызыксынучанлыгы һәм бунтарь характерлы булуы аркасындадыр.
— Абыем элек умарта тота иде, ләкин ни өчендер минем белән һөнәр серләрен уртаклашырга теләмәде. Моңардан минем теләгем көчәйде генә. Шулай итеп, Минзәлә техникумына умартачылык бүлегенә укырга кердем. Соңрак умартачылык институтын, аннан соң академияне тәмамлап, аннары 15 ел дәвамында Минзәлә техникумында дәүләт имтиханнарын кабул иттем.
Танылган умартачылар «баллы» бизнес белән башта Святой Ключ территориясендә урнашкан дәүләт умарталыгында шөгыльләнә башлый. Соңрак, илдә шәхси эшмәкәрлек рәсми рәвештә рөхсәт ителгәч, Морт авыл җирлеге территориясендә үз умарталыкларын оештыралар.
Елына бер умарта гаиләсе (ә Трофимовлар-Жегулиннарда алар йөзгә якын) 25-30 килограмм бал бирә, һәм бу әле умартачылыкның башка продукциясен исәпләмәгәндә: бал, балавыз, прополис, корт анасы сөте һәм башкалар. Бал җитештерү процессы — җиңел эш түгел. Файдалы бөҗәкләр махсус якын килүне таләп итә. Бу умартачының костюмына да кагыла — бит челтәре кию мәҗбүри, шулай ук умарталыкта булган вакытта һәр умартачының үзе белән төтен чыгаргыч булырга тиеш, ди Юрий Жегулин.
− Безнең умарталыктагы барлык бал кортлары гаиләләргә бүленгән, аларның һәркайсы 60 меңгә якын умартадан тора. Менә бу безнең егерме икенче гаилә, — дип аныклый умартачы, бал аертуга керешеп.
Аертудан соң Трофимовлар белән бергә без бал әзерләү өчен махсус бүлмәгә күчәбез. Монда процесс махсус җиһаз — медогонка ярдәмендә дәвам итә. Соңгы этап — балны махсус савытка җыю.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә Юрий Жегулин хәзер Татарстан Республикасының Алабуга районы буенча Аквакультура һәм умартачылык идарәсенең умартачылык буенча әйдәп баручы белгече булып тора. Һәм бу закончалыклы да — Юрий инде туганнан бирле үк умарталыкта эшләргә өйрәнгән дияргә була.
— Мин декрет ялына китмәдем, умарталыкны калдырмадым, — ди Раиса Трофимова. Баланы да, юрганга төреп, умарталыкка алып килгән чаклар күп булды, ул йоклый, ә без эшлибез. Күрәсең, бал кортларына булган мәхәббәтне улым шул яшьтән үк сеңдергән булса кирәк. Хәзер Юрийга 30 яшь, әмма ул инде 10 яшендә үк ун умартага ия булды.
Яшь умартачы үзе сөйләгәнчә, Алабуга районында хәзер 200гә якын умартачы бар (ике-өч умартага ия булган вак умартачыларны да кертеп). Баш умартачы сыйфатында үз эшен Юрий социаль челтәрләрне актив файдаланудан башлый. Нәкъ менә бу өлкә аның әнисенә җиңел бирелмәгән. Ә ул, хәзерге заман кешесе буларак, мондый яңа күренешләргә җиңел яраклашкан.
— Беренче эш итеп мессенджерда Алабуганың барлык умартачылары булган төркем булдырдым. Ул «Алабуга умартачылары» дип атала. Анда кырларны, мәсәлән, рапс басуларын агулау һәм эшкәртү турында оператив мәгълүмат урнаштырабыз, шулай ук тәҗрибә уртаклашабыз. Бу умартачылар куркыныч турында белеп торсын һәм үз бал кортларын саклап кала алсын өчен эшләнә. Без 2008 елны әле дә бик яхшы хәтерлибез, ул вакытта рапс басуларын эшкәртү аркасында районда умарталарның күпләп үлүе теркәлгән иде.
Әйтергә кирәк, бу өлкәдә эшләүчеләр өчен сезон яздан ук башлана һәм көзгә кадәр дәвам итә. Кышка бал кортлары махсус бинага озатыла, анда алар язга кадәр тора. Умартачылар исә сату мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: