Алабуга нуры

Башлангычтан – югарыга таба

22 майда соңгы кыңгырау чараларын 4 сыйныф укучылары башлап җибәрде.

“1нче татар гимназиясе – Милли белем бирү үзәге”ндә дә шундый чыгарылыш кичәсе булды. Укучылар мәктәпнең беренче баскычын – башлангыч сыйныфны тәмамлады. Бәйрәмгә балалар һәм аларның укытучылары нык әзерләнгәннәр, концертта шигырьләр, биюләр, җырлар башкарылды.

– Бүген сезнең өчен чыннан да бик матур һәм истә кала торган зур бәйрәмнәрнең берсе. Мондый бәйрәмнәр сезнең тормышта әле тагын булачак, ләкин монысы инде, 1 сентябрь иртәсен санасак, икенче бәйрәм була. Сез шундый зур үскән, акыллы, тәртипле булгансыз, сезгә карап торуы  рәхәт. Нык әзерлегегез сизелеп тора. Сезгә укытучыларыгыз шундый бәя бирде: алар башлангыч сыйныф уку программасын чын мәгънәсендә өйрәнгән һәм бишенче сыйныфка күчәргә әзер дигән соңгы җөмләне әйтеп, нокта куйдылар, – диде укыту буенча директор урынбасары Рәмзия Нигъмәтуллова һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итеп,  дүрт ел буена  балаларны җитәкләп йөргән сыйныф җитәкчеләренә гимназия администрациясе исеменнән, директор Лилия Миргасимовна исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде, укучыларга бишенче сыйныфта ныклы алган белемнәр белән уң аяктан атлап керергә, 11 сыйныфны яхшы билгеләр белән кулларына өлгергәнлек аттестатлары алып, олы юлга озатырга насыйп булсын, дип теләде.

Тәрбия буенча директор урынбасары Ләюзә Вәгыйзова барлык катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм:

– Быелгы дүртенче сыйныфның чыгарылыш укучылары аеруча талантлы: һәммәсе җырлый, бии. Аларның шундый булуларында ата-аналарның өлеше зур. Башлангыч сыйныфта баланың сәхнәгә менүенә ирешмәсәң, ул ананары чыгыш ясарга кыймый. Балалар җыр һәм биюдә генә түгел, укуда да алдынгы, алар арасында артта калучы юк. Алда да шушы состав белән югарыга менеп, унберенче сыйныфны тәмамлап, матур итеп укырга, тәрбия чараларында катнашырга язсын – кыскасы, уңышлар сезгә, – диде.

– Бүген безнең брыбыз өчен дә бик тә дулкынландыргыч, искиткеч күңелле, истә калырлык көннәрнең берсе – соңгы кыңгырау бәйрәме. Шушы форсаттан файдаланып, мин иң беренче мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең мәктәптә эшләү дәверендә бик тә авыр, мактаулы, кызыклы көннәрегез булгандыр. Һәрвакытта да шундый ягымлы, мөлаем булып калыгыз. Һөнәри юлыгызда бары тик уңышлар, сәламәтлек, озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге телим. Бик зур рәхмәт. Дүрт ел элек без нәни балаларыбызны җитәкләп, беренче тапкыр мәктәпкә килдек. Бу бик шатлыклы көндә сөенеч белән беррәттән дулкынлану һәм курку хисе бар иде. Балаларыбызга зур мәктәп чит, ят булып тоелды, ләкин акыллы сүзләре белән яраткан укытучыбыз каршы алуга, барлык курку хисләре юкка чыкты. Сез чын мәгънәдә безнең балаларыбыз өчен икенче әни булдыгыз. Сабыйларыбыз күңеленә ачкыч таба белдегез. Аларны җыйнап, санарга, хәреф танырга, язырга, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез, аларның тормышы белән яшәдегез, һәрберсе өчен янып-көеп йөрдегез. Без чын мәгънәсендә сезгә искиткеч рәхмәтле. Киләчәк тормышыгызда сәламәтлекнең иң ныгын, бәхетле тормыш, эшегездә уңышлар телибез, – диде ата-аналар исеменнән Сания Мәрданова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: