Алабуга нуры

Бөек Җиңүдә аларның да өлеше бар

Алабуга Балалар йортының беренче директоры Мәхмүт Сәйфуллинны замандашлары талантлы, югары белемле җитәкче буларак истә калдырган.

Үзенә иң яхшы сыйфатларны җыйган, кешелекле мөгаллим Мәхмүт Фәтхетдин улы ятим сабыйларның яраткан укытучысы була, аларны әтиләре кебек кайгырта.
Мәхмүт Сәйфуллинның ятим балаларны укыту һәм тәрбияләү эшенә керткән зур хезмәте РСФСР һәм ТАССР Мәгарифенең халык комиссариаты тарафыннан күп мәртәбәләр Мактау грамоталары һәм рәхмәт белдерүләр белән билгеләп үтелгән.
Мәхмүт Фәтхетдин улы Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм япон империалистларына каршы көрәшә. Бөек Ватан сугышы елларында Мәхмүт Сәйфуллин фашистларга каршы бөек бәрелешләрдә — Ленинград янында, Мәскәүне яклап, Курск Дугасында батырларча сугыша.1943 елның августында Мәхмүт Сәйфуллин каты яралана.
Курск Дугасында үзен каһарманнарча күрсәткән Мәхмүт Фәтхетдин улы «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Сугыш юллары буйлап, ул Польша, Венгрия, Чехословакияне үтеп, Германиягә барып җитә, Берлинны алуда катнаша. Дошманны җиңү шатлыгы бик югары бәһа белән бирелә: Ленинград өчен көрәшләрдә аның бердәнбер улы, Ленинград авиация институтының 5 курс студенты, 3нче укчы полктагы 145нче аерым миномет батареясының кыю командиры Мәсәгут Сәйфуллин һәлак була.
Мәхмүт Фәтхетдин улы Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен». «Японияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Мәхмүт Сәйфуллин истәлегенә
(Мемориаль такта кую уңаеннан)
Сөйлиләр аның турында
Үз итеп, якын итеп:
«Чын педагог иде» — диләр, — 
Яратты һәрчак тәртип.

Ул игътибарлы җитәкче,
Кайгыртучан, ярдәмчел.
Чын күңелдән тырышучы
Ятим балалар өчен.

Һәр баланы җылытучы
Ягымлы караш белән«.
...Ә еллар катлаулы булган,
Уңышлар авыр килгән.

Тыныч, матур яшәр өчен
Сугыш юлларын үткән.
Фашист оясын туздырып,
Берлинга барып җиткән.

Хөрмәт иткән һәр сабыйны,
Җирдә һәр җан иясен.
Мәхмүт абый исеме алдында
Килә башымны иясем.
Гөлзадә ӘХТӘМОВА


Кадерле Мәсәгут абыема 


Батыр ил сакчысына, Ватаныбызның данлы сугышчысы һәм кыю улы, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү хакына үзенең кадерле гомерен корбан иткән Мәсәгут Сәйфуллинга багышлана. Ул — Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградны немец-фашист илбасарларыннан саклаган 3нче укчы полктагы 145нче аерым миномет батареясының кыю командиры. Сугышларда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен батарея командиры итеп билгеләнә һәм дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә. Мәсәгут Сәйфуллин Ленинград янындагы каты бәрелешләрдә Ватанны саклап, батырларча һәлак була.

Синең матур зәңгәр күзләреңне
Ватан сугышы уты яндырды.
Баһадирдай көчле иңле абыем,
Алды сине сугыш давылы.

Арысландай кыю көрәштең син,
Ябырылганда фашист өере.
Син сугыштың газиз Ватаның өчен
Кыл өстендә булды гомерең.

Бер хатыңда яздың:
Әнием, бүген ике граната белән
Тугыз немецны дөмектердем.
Ә берсендә яздың: «Әнием, бүген
Командир булып күтәрелдем».

Ә аннан соң авыр хәбәр килде:
«Батырларча, улыгыз һәлак булды».
Газиз абыем! Ятасың син бүген
Ленинград җире куенында.
Мәңгелеккә батыр командир булып
Калдың син безнең күңелебездә.

Кадерле Мәсәгут абыем!
Син һәрчак безнең якты
Хыялыбыз булып яшисең.
Синең батырлыгың безнең йөрәкләрдә,
Беркайчан да истән чыкмыйсың.
Роза ШӘРИПОВА,
Җәүһәр ШӘРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: